Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга психологы Яңа елны ничек дөрес итеп каршыларга кирәклеге турында сөйләде

Күпләр өчен ел ахыры нәтиҗәләр ясау белән бәйле. Без әлеге 365 көн (быел – 366) эчендә ниләр булуын анализлыйбыз һәм үзебезгә киләсе елга яңа бурычлар куябыз. Әлеге тема буенча психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина газета укучыларыбызга үз киңәшләрен бирә.

«Соңгы еллар аеруча ыгы-зыгыга бай булды. Без зур максатлар куеп, уңышларга ирештек. Кешеләр еш кына ашыга, тиз арада уңышка ирешергә омтыла. Бу ел чагыштырмача авыр булса да, ул халыкны бераз туктап тын алырга өйрәтте. Шул ук вакытта Көнчыгыш халкында шундый әйтем бар, ул нәкъ менә кечкенә адымнар турында сөйли — мең чакрымлык юл бер адымнан башлана. Әлеге әйтем бер адымның да зур хәрәкәт икәнен, шул ук вакытта кечкенә адымнар белән баруның тирәнлеген искәртә.
Юкка гына безнең зирәк әби-бабаларыбыз нинди авыр заманнарда да «ИншәАллаһ», «Аллага шөкер» дип яшәмәгән. Бүгенге көнгә шатланып, шөкер итеп яшәргә өйрәнмәсәң, уңышларның да тәмен татый алмыйсың. Минемчә, тизлекнең үз критерийлары бар. Сез дөньяның һәм тормышның матурлыгын күреп өлгерергә, тоеп калырга җитешергә тиеш. Күрә, ишетә, тоя, сизә, сулыш алырга өлгерми башласагыз, тизлекне киметергә, акрынаерга кирәк. Иң мөһиме — үзеңә күз салып исәнлегеңә инанырга һәм һәр көн белән хозурланып яшәү зарур. Җирдә яшәп тә, үзен исән итеп тоймаган кешеләр аз түгел бу заманда.
Киләсе елга планнарны ничек төзергә дигән сорауга, мин югарыда әйтелгәннәрдән чыгып планлаштырыгыз, дип җавап бирер идем. 
1. Хыяллана белү яхшы. Өлкәннәр балалардан аермалы буларак, бу хакта оныта. Хыялны нияткә әйләндерегез. Ният — адымнар ясарга әзерлек. Ниятләрегез якты булсын.
2. Үсеш юлын сайлагыз. Ничә яшь булуына карамастан, кызыксына белегез, яңа һөнәрләргә өйрәнегез. Шундый яктан бай булган, кызыклы кешеләр белән аралашыгыз.
3. Үзегезне һәм башкаларны кичерергә өйрәнегез. Хаталарыгызны таныгыз, аларны сабак кебек кабул итәргә өйрәнегез. Яшәү мизгелләрендә шатлык күрә башлагыз. Куанычлар көч һәм этәргеч бирә.
4. Бер зур максатыгызны берничә гадигә бүлегез. Зур булмаган адымнар белән атлагыз. Кечкенә җиңүләр сезне зурларына ирешүгә этәрер. Галәм белән бәйләнешне аңлагыз.
6. Эшчәнлегегезне ниятләп куегыз. Гамәлләрегез нәтиҗәлерәк булыр.
7. Уңыш юлында киртәләрне ачыклагыз, аларны төзәтегез. Эчке каршылыкларны табыгыз. Үзегезнең яшерен куркуларны табып, алар өстендә эшләргә кирәк, бу яңа юллар ачарга ярдәм итәчәк. Тәҗрибәле психологка мөрәҗәгать итә аласыз. 
8. Мактау һәм тәнкыйтькә бәйсез булырга өйрәнегез. Эчке үсешегезне башлагыз, үзегезне өйрәнегез.
9. Уңыш юлына баскансыз икән, киртәләргә һәм авырлыкларга бирешмичә, алга атлагыз.
10. Үзегезгә сораулар бирергә һәм эчке тавышыгызны тыңларга өйрәнегез: «Бу очрак миңа ни өчен бирелгән?» «Мин үземне ничек тотам?»
Тәҗрибәм буенча әлеге ел, кешеләр турында нәрсә әйтә алам? Бу ел кешелекне дер селкетте дияргә була. Качырылган хисләрне күтәрде, күп кешенең курыкканын белгертте. Шулай ук ул безгә әйләнә-тирәдәге дөньяның матурлыгын, алтын көзне, искиткеч һава торышын, табигать көчен күрсәтте. Кешеләргә үз тормышларына, үзләренең тәннәренә икенче төрлерәк итеп карарга кирәклеген искәртте. Дарулар белән авыруларны җиңәргә өйрәнгән, адым саен төзелгән күп санлы даруханәдән дару ташыган халыкны икенче төрлерәк уйларга этәрде... Кешелек дөньясына бирелгән тәнебезнең мәңгелек түгеллегенә күп югалтулар аша күз салырга мөмкинлек бирде... Кешеләр Аллаһы Тәгаләгә булган ышаныч турында күбрәк уйлана башлады дип әйтер идем.
Минемчә, бу елдан тәҗрибә алып, аңа рәхмәт әйтеп озатып җибәрү мөһим. Әбиләр әйткәндәй, гыйбрәт алыйк. Вакыйгаларны яхшы һәм начарга бүлү дөрес түгел. Без барыбыз да бүгенгә монда — без исән. Бар нәрсәгә рәхмәтле булып яшик.
Бу без булган һәм нәрсә дә булса үзгәртә ала торган бердәнбер урын. Үзебезне, бүгенгене кабул итү мөһим, «монда һәм хәзер» яшәргә өйрәнергә кирәк. Һәрберебез эчке дөньябызда ярату уята алса, ул тирә-юньгә дә күчә. 
Аллаһы Тәгаләдән куркып түгел, ә яратып, шөкер итеп яшик. Һәр йортка җылылык һәм яктылык телим".
Сезне яратып Рузилә Казанцева-Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев