Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга район башлыгы Лисичанск укучыларына паспортлар тапшырды

Алабугада Россия Федерациясенең 50 яңа гражданины барлыкка килде.

«Созвездие» мәдәни үсеш үзәгендә Лисичанскидан килгән укучыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

Бу уку елы дәвамында кызлар-егетләр «Университет мәктәбендә» белем алды. Алар шәһәр белән танышырга, дуслар табарга, киләчәккә планнар корырга өлгергән. 

— Шәһәр бик кызыклы, тарихи, музейлар һәм һәйкәлләр күп. Безгә бик күп экскурсияләр үткәрделәр. Уку да яхшы бара, безнең белән барысы да аралаша, без бер-беребезгә ярдәм итәбез һәм өстәмә шөгыльләнәбез. Укытучылар безнең белән бар көчләрен биреп шөгыльләнә, — дип уртаклашты Егор.

Мәктәпне тәмамлагач, егет Казан федераль университетының юриспруденция факультетына укырга керергә планлаштыра. Ә әлегә Егор рәсми рәвештә Россия гражданины булуына шат. 

Мәктәп укучылары тормышындагы мөһим тантанада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты. Ул укучыларга җәмгыятебезнең бәхетле әгъзалары булып, эшләргә, укырга, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчән булып яшәүләрен теләде, шулай ук аларны югары уку йортларын тәмамлаганнан соң Алабугада калырга чакырды.

Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов ассызыклаганча, бу мөһим көн — укучылар өчен олы тормышка юллама. 
— Сез төп документ — Россия гражданины паспортын аласыз. Хәзер бу җитди, аңлы тормыш, ул сезнең алга махсус бурычлар куя, — дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Геннадий Петрович балаларга Ветераннар советының лекторлар төркеме белән очрашырга тәкъдим итте. Укучылар аны бертавыштан хуплады. Хәзер укучыларны өлкән буын белән кызыклы әңгәмәләр көтә. 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеевадан Россия Федерациясенең яшь гражданнары адресына бик җылы сүзләр әйтелде:

— Белеп торам, хәзер сез Дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан борчыласыз, ә без сезнең һәрберегез өчен борчылабыз. Тормыш юлы буенча янәшәдә атларлык дуслар, тормыш иптәше табуыгызны, хыялларыгызны, сәләтләрегезне тормышка ашыруыгызны телим. Бүген мөһим көн, ул лаеклы һәм данлы юлның башы булсын, — диде ул.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко паспортлар тапшыру датасының әһәмиятен ассызыклады. Тормыштагы иң беренче һәм иң мөһим документта шушы көн күрсәтелгән һәм ул һәрвакыт безнең шәһәрдә узган тантаналы чара турында искә төшереп торачак. 

— Безнең институт, республика һәм Рөстәм Мидхәт улы сезнең өчен бик күп эшләр башкарды. Минемчә, мондый бәйрәм хәтердә озак сакланачак. Бүген сезнең хөрмәткә бик күп матур сүзләр яңгырады. Алар алга таба сезнең өчен стимул булсын иде. Мәктәпне тәмамлагач, Татарстан югары уку йортларына, бигрәк тә КФУның Алабуга институтына укырга керүегезне телим. Мин ышанам, сез — планетабызның тыныч тормышта яшәвен теләүче лаеклы Россия гражданнары булачаксыз, — дип ассызыклады Гөлзада Рәкыйповна.

Җавап сүзендә укучылар яңа урында үзләренең беренче кичерешләре турында сөйләделәр. Әйтүләренчә, аларны бик җылы кабул иткәннәр, шуңа күрә бар булган тискәре хисләре бик тиз юкка чыккан. 

— Күптән түгел миңа әни шалтыратты. Минем монда уңайлы, җылы һәм рәхәт яшәвемне белгәч, бик сөенде. Безгә гражданлык рәсмиләштерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Хәзер мин горурлык белән әйтә алам: мин Россия Федерациясе гражданины. Шулай ук Рөстәм Мидхәт улы һәм Елена Ефимовнага безгә игелек белән, аңлап һәм яратып караганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип уртаклашты «Университет мәктәбе» укучыларының берсе.

Егетләр һәм кызлар остазлары йөзенә кызыллык китермәскә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев