Алабуга районы башлыгы студентларны котлады һәм студент еллары фотосын күрсәтте
Бүген Татьяна көне — Россия студентлары көне билгеләп үтелә.
Үзенең телеграм-каналында Алабуга районы башлыгы барлык студентларны бәйрәм белән котлады.
"Барлык студентларны да бәйрәм белән котлыйм! Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны, яңа дуслар табуыгызны, барлык башлангычларда уңышлар телим. Хыялланыгыз, яңа үрләр яулагыз!",- дип язды район башлыгы.
Моннан тыш, Рөстәм Нуриев үзенең студент елларындагы фотосын да бастырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев