Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы башлыгы хезмәт коллективлары белән очрашты

Узган атнада ул «Эссен Продакшн АГ» АҖ хезмәткәрләре белән очрашты.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кайбер шәһәр предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрде. Узган атнада ул «Эссен Продакшн АГ» АҖ хезмәткәрләре белән очрашты. Рөстәм Мидхәт улы бу предприятиенең район икътисадында һәм, гомумән, тормышында ролен билгеләп үтте. Хезмәт коллективы теләсә нинди шартларда да, тынычлык саклап эшләргә тырыша, бу муниципалитет өчен бик әһәмиятле дип белдерде ул.

Район башлыгы районда барган вакыйгалар һәм шушы елга планнар турында сөйләде, һәр өлкәгә аерым тукталып үтте.

Мәсәлән, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә. Удмуртиядән килгән инвестор «Мир» ҖЧҖ актив үсештә, шул ук вакытта, Иске Юраш, Морт, Яковлеводагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә эш бара. Анда да яңа технологияләр кертелә. Районда спорт юнәлеше үстерелә.

Шәһәрнең аскы өлешен су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Төзелеш һәм төзекләндерү буенча былтыр 70 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, район өчен куелган планга караганда, бу 10 мең квадрат метрга артык. Шәһәрне яшелләндерү буенча эш дәвам итә. Алабуга үзәк район хастаханәсендә ремонт эшләре булачак. 

Рөстәм Нуриев әйтүенчә, әлбәттә, районда проблемалар да бар. Мисалга, сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар җитми. Авылларга газ кертеп бетерү буенча зур эшләр көтә. Бу юнәлешкә күбрәк игътибар кирәк, ди ул. 

− Төбәктә башкаручылар, депутатлар буларак, безнең бурыч — хезмәт ресурсларына җитмәүчелек кичергән кече шәһәрләрнең кыенлыкларына игътибар итү. Торак төзүдән тыш, безгә монда кешеләр яшәсен, укысын, балаларын тәрбияләсен өчен, уңайлы шартлар да тудырырга кирәк. Эш бирүчеләр буларак, без кешеләрне эш һәм югары хезмәт хакы белән тәэмин итәргә, ә муниципалитет — чиста юллар, яхшы иҗтимагый шартлар, мәктәпләр булдырырга тиеш. Республикада тормышка ашырыла торган программаларны күреп торабыз, алар эшли. Соңгы өч елдагы үзгәрешләр — биниһая, без аларга игътибар да итеп бетермибез, − диде ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев.

Бу атна район башлыгының «Август-Алабуга» заводы коллективы белән очрашуыннан башланды. Анда ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Ул мондый очрашуларның республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрдә узуын билгеләп үтте.

— 2022 елда махсус хәрби операция үткәрү сәбәпле килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өстенлекле булды. Февраль аеннан безнең ил моңарчы күрелмәгән басым белән очрашты. Россия базарыннан чит ил компанияләре китте, бөтен дөнья дәрәҗәсендә Россия мәдәниятен бетерергә омтылдылар. Әлбәттә, безнең икътисад аеруча зур кыенлыклар белән очрашты. Бу катлаулы вәзгыятьтә барлык тармакларга үз эшләрен үзгәртеп корырга туры килде. Илебез Президенты, Хөкүмәт, Дәүләт Думасы, Үзәк банк кабул иткән карарлар тотрыклылыкны саклауга ярдәм итте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан илебез үсешенә өлеш кертүен дәвам итә. Республика традицион рәвештә макроикътисади күрсәткечләр буенча төбәкләр арасында алдынгы урыннарны били, — дип уртаклашты ул һәм шулай ук кыскача һәр тармакка аерым тукталды.

Очрашу ахырында хезмәткәрләр үз сорауларын бирә алды. Әйтик, Алабугада яңа микрорайоннар төзү мәсьәләсе яңгырады. Быел «Адымнар» торак комплексында һәм Болгар урамында йортлар төзү дәвам итә, шулай ук «Жемчужина» һәм «Южный» микрорайоннарын булдыру планлаштырыла. Предприятие хезмәткәрләре игътибар иткәнчә, иң мөһиме — бу тораклар кеше алырлык булсын. 

Шулай ук максатчан укыту мөмкинлеге турындагы сорау да яңгырады. Җаваптан аңлашылганча, мондый уку мөмкин, әмма моны студент кире белгеч булып кайтачак предприятие белән турыдан-туры сөйләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев