Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы гуманитар ярдәм җыю буенча республикада өченче урында

Алабугалылар махсус хәрби операция зонасы өчен окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрүне дәвам итә.

«Барс» яшьләр үзәге бусагасында — буш банкалы каплар: аларны бүгенге көнгә битараф булмаган алабугалылар алып килә, чөнки биредә, махсус операция урынына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю буенча шәһәрнең үзәк штабы урнашкан бинада, окоп шәмнәре ясыйлар. 

Хәбәрчебез әлеге штаб кураторы, Алабугадагы «Яшь гвардия» бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников белән очрашты.

Качакларга булышудан солдатларга ярдәмгә күчтеләр
Мобилизация башланганчы ук, Алабугада Донбасс һәм Украинадан эвакуацияләнгән кешеләргә булышу өчен, штаб эшли башлаган иде. Гуманитар ярдәм дә җыйдылар, безнең шәһәргә күченергә теләүчеләрне шәһәр белән таныштыру буенча мәдәни чаралар да оештырдылар. Махсус хәрби операция башлангач, хәзер «Барс» яшьләр үзәгендә урнашкан штаб махсус операция урынында көрәшүче алабугалылар өчен посылкалар әзерли башлады. 

— Хәрби частьләр белән бергә эшләү ярдәм итте, без сугышчыларга нәрсә кирәген ачыкладык, — ди Роман. — Якташларыбыз булган хәрби частьләр белән генә чикләнмибез, госпитальләргә дә йөрибез. Шәһәрдәшләребездән һәм предприятиеләрдән гуманитар ярдәм җыю гына түгел, кул белән дә эшлибез. Без дә бөтенрәсәй хәрәкәтенә кушылып, маскировка челтәрләре бәйли башладык.

Йорт җылысы, йорт яктысы
Үткән елның декабреннән башлап, «Барс» яшьләр үзәге волонтерлары 1,5 меңнән артык блиндаж һәм окоп шәмнәре ясап җибәргән. Бервакыт егетләр бер сменада 50 шәм әзерләү бурычын куйган һәм планны арттырып үтәгәннәр — 50 урынына 150не ясаганнар. Әйтергә кирәк, бу үзе бер фән.

— Без блиндаж һәм окоп шәмнәре ясау буенча бөтенроссия чатына кердек, анда безнең илдән 3500 кеше тора, кушылучылар арта. Төрле шәмнәр бар — китап сыман, «кар бөртеге», «зынҗыр», аларның януы төрлечә, функцияләре дә төрле. Иң уңайлысы — «кар бөртеге», чөнки барысыннан да озаграк яна һәм җылыну өчен дә, ризык җылыту өчен һәм яктырту өчен дә файдаланыла, — дип сөйләде Роман.

Кечкенә шәмнәр беренче сафтагылар өчен, алар янып торганда игътибар җәлеп итми. Окоп шәмнәре 5 сәгатьтән 8 сәгатькә җитә, иң зурлары — блиндаж өчен уңай.

Фронт шәмнәренең филтәсе булып сырлы катыргы хезмәт итә, ул йомшак һәм рәсемсез булырга тиеш, югыйсә буявы корымланачак. Катыргы нигезле банкага 80гә 20 нисбәтендә парафин һәм балавыз тутыралар. Чималны плитәдәге чәйнекләрдә эретәләр, һәрберсе биш сәгать кибә. Шәһәр гыйбадәтханәләре иске шәмнәр, шәм төпләре белән булыша. Филтәләрнең дә кирәге чыга, аларны җыеп барып, йомыркадан бушаган катыргы капларга салып чыгалар һәм балавыз белән каплыйлар — тимер мичләрне ягу өчен брикет барлыкка килә.

Тегү алдынгылары 
Биредә, штаб залында, алты тегү машинасы урнаштырылган. Беренче карашка, аларның кайберләре музей экспонатына охшаган. Беренче кул машинасын бирегә Роман Епанешников алып килгән — аның әбисе һәм дәү әбисе кайчандыр теккән машиналар. Аның үрнәгенә башка волонтерлар да ияргән. Биредә бер солдат өчен ике «пятиточечник» тегәләр, аны каеш белән арттан да, алдан да беркетәләр. Алар юеш окоптан дым үткәрми, металл пластина белән тәэмин ителгән очракта, пулялардан саклый. 

— Совет чорында ярый әле күбесе көнкүреш машинасы белән таныш булган. Безгә «көмеш» волонтерлар килә — алар эштән курыкмый, хата китсә, сүтеп, яңадан тегәләр, сыйфатка бик җаваплы карыйлар, — дип мактый Роман теләктәшләрен.

Өлкән буынга яшьләр дә кушыла, бәлки, кызларга бу күнекмә киләчәктә кирәк булыр. Тегү машиналарын җайлап-көйләп торучы остага — Әхмәткә аерым рәхмәт, иреклеләр өчен ул машиналарны бушлай ремонтлый. 

Һәрбере кирәкле
Эшнең тагын бер юнәлеше — маскировка челтәрләре. Аларны гади тукымадан да, ультрафиолетны үткәрми торган махсус тукымадан да тегәләр, андый челтәр капланган объектларны тепловизор ярдәмендә табу авыр. 

Мобилизацияләнгәннәр белән «Барс» яшьләр үзәгендә очрашулар булды. 

— Безнең волонтерлар моның куәтле этәргеч булырын уйламаган иде. Һәркемнең үз шикләре, үз кайгысы — «әй, болай түгелдер кебек», ә көрәшчеләр бары да яхшы дигәч, иреклеләр булдырганнарын аңлый! Челтәр үргәндә кул чуклары камилләшә, акыл сәләте үсә — бизәкне санап эшләргә кирәк бит. Аралашу да кешеләрне берләштерә.

— Хәзер илдә шундый чак, вәзгыятькә һәркем катнаша. Кызганыч, үзләреннән зур өлеш кертә алу мөмкинлеген барысы да аңлап бетерми. Бер ел диярлек вакыт эчендә, штаб эшләгән вакытта, 500гә якын кеше бәя биреп бетергесез хезмәт күрсәтте, — ди Роман Епанешников. 

Фронт ризыгы
Гуманитар ярдәм җыюның икенче урынында, «Мәрхәмәтлелек планетасы» базасында, фронт өчен коры аш әзерләү фикере туган. Бу эшкә Юлия Аверьянова рухландырган. Юлия Александровна алгы сызыктагы егетләребез өчен аш һәм ботка әзерләп күрсәтте. Башка теләктәшләр носилкалар, госпитальләр өчен эчке кием, җылы киемнәр тегә. Аверьяновлар гаиләсе көрәшчеләр өчен барын да эшләргә әзер.

— Һәрвакыт менә шундый кешеләр аркасында ышаныч нык: без җиңәрбез. Көрәшчеләребезгә ярдәм итү өчен, без тылда мөмкин булганның барын да эшләрбез, — ди Таңсылу Хөснуллина, «Мәрхәмәтлелек планетасы»нда гуманитар ярдәм җыюны оештыручы.

Фронт ризыгы өчен өй токмачы, чөгендер ашы, кәбестә ашы бар. Яшелчәне киптереп яисә аларны чи килеш алып килүчеләр булса, иреклеләр куаныр. Шулай ук кипкән тәмләткеч, гөмбә, өй токмачы, майсыз-сеңерсез ит яисә тавык түше китерергә дә ярый. Боткалар әзерләргә ният бар. Иреклеләр тырышлыгы белән, махсус операциядә катнашучы көрәшчеләребезгә юеш окопта да кайнар өй ашы белән тукланырга мөмкин булыр. Моның өчен киптерелгән яшелчәләр, тәмләткечләр, иткә кайнар су гына коясы.

Якташларыбыз кыр шартларында чиста йөрсенгә, «коры» душ уйлап табылган. Махсус эремә сеңдерелгән губканы юешләп, берничә тапкыр кыссаң, ул күбекләнә, тәнне ышкырга мөмкин. Аннары су коярга кирәкми, чөнки гель составына пантенол кергән.

— Бер тапкыр кулланыла торган сөлге белән сөртенәсе генә. Мондый комплект турында уңай фикерләр алынган инде, әлеге гигиена чарасын сорыйлар. 

Җиңүне якынайтабыз
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Алабуга районыннан 127 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Гуманитар ярдәм җыю буенча, Казан һәм Яр Чаллыдан кала, безнең район өченче урын алган. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре кураторлары белән узган киңәшмәдә шәһәр җитәкчелеге шундый мәгълүмат китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев