Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Ядегәр авылында яшәүче Нәсимә Кәримуллина: «Иҗаттан башка сүнәм»

Күп якташларыбызның соравы буенча без тормыш иптәшем Назир белән Ядегәр авылына — Кәримуллиннар гаиләсенә юл алдык.

Безнең белән янәшәдә яхшы күңелле, игелекле, барлык тормыш юлын Туган илебезгә, үз авылы халкына, хезмәткә багышлаган кешеләр яши. Аларга хөрмәт күрсәтү, кирәк чакта ярдәм итү — безнең изге бурычыбыз.

Күп якташларыбызның соравы буенча без тормыш иптәшем Назир белән Ядегәр авылына — Кәримуллиннар гаиләсенә юл алдык. Йорт хуҗасы Нәсимә апа безне ачык йөз, якты чырай, ипи-тоз белән каршы алды. Нәсимә апа шушы көннәрдә 74 яшен тутырырга җыена, ел да гомер бәйрәменә якыннары, авылдашлары, күршеләре җыела, гомер бәйрәмен бергәләп билгеләп үтәләр икән. Быел да шуңа хәзерлек барган вакытка туры килдек.

Бу алиһә — илаһи затны фәрештәгә тиңләрлек: матур озын күлмәк, кардай ак яулык... Йөзендә үзенә тартып тора торган самими елмаю... Аның янына килеп басуга, сине ниндидер рәхәтлек биләп ала, үзеннән-үзе сүз артыннан сүз ялганып китә. Без Нәсимә апа белән рәхәтләнеп, ихлас күңелдән фикер алыштык, тәҗрибә уртаклаштык. Бу очрашу безне рухи яктан күпкә баетты, безгә рухи азык бирде.

Сүз дә юк, аның да биографиясе меңнәрчә башка кешеләрнекенә охшаган. Шулай да аның үз ягы, ниндидер аерым үзенчәлеге, үзенә генә хас үзгәлеге бар кебек. Әйдәгез әле, шушы илаһи затның үткәненә күз салыйк. Башлангыч белемне туган авылы — Илмәт, урта белемне Юраш мәктәбендә ала ул. Шушы белем йортларында оештырылган беренче пионер отрядына кабул ителүләрен, кулдан тегелгән кызыл галстукны горурланып, муенына тагып, кызыл әләмнәр тотып, бәйрәмнәрдә строй белән йөрүләрен, комсомол оешмасына керүләрен әле бүгенгедәй хәтерли икән остазыбыз. Без аны йотлыгып тыңладык. 

«... Мин иң актив пионер, комсомол булганмындыр, уеннарда бик яратып катнаша идем. Мәктәбебез һәрчак искиткеч матур булды! Сирень, акация куаклары арасында гаҗәеп күренгән, ә язын алмагач чәчәкләренә күмелеп утырган мәктәп һәм шунда белем бирүче югары әхлаклы, мөлаем, итәгатьле, гыйлемле укытучыларыбыз авылыбыз эчендәге гүзәл утрауны хәтерләткән соклангыч үзгә бер дөнья иде! Кадрия апа Шамилевна, Тимерхан абый Сабирович, Фәйрүзә апа Арслановна, Әнисә апа Гыйльфановна (сыйныф җитәкчебез), Сәлимова Рәйсә апа һәм башка укытучылар пионер, комсомол оешмаларының чын дуслары, ярдәмчеләре иделәр. Никадәр эшләр йөкләнә иде пионер-комсомолларга, һәр эшне намус белән башкарырга тырыша идек: язын-җәен металлолом җыеп, мәктәп ишек алдына зур өемнәр куя идек. Кулга кәрзин я чиләк тотып, икешәрләп тезелеп басып, җырлый-җырлый басуга юнәлгәннәр, кырда җир өстендә алынмый калган бәрәңгеләрне җыеп кайтулар, саклагыч базларга бушатулар йөрәккә язылган. Сугыш һәм тыл ветераннарына һәртөрле хуҗалык ярдәмен күрсәтүне алдыбызга бурыч итеп куеп яшәдек һәм үтәдек, аларның йорт капкаларына кулдан үзебез ясаган кызыл йолдызларны кадаклап чыга идек.
Һәр отряд, альбом ясап, аны яклый, газеталар чыгарыла, республикаларны өйрәнү нинди киңлектә бара, халыкара дуслык тәрбияләүгә никадәр игътибар ителә иде бит!

Авыл хезмәте авыр, кул хезмәте зур иде элек. Шунлыктан, колхоз терлекчелегенә ярдәм күрсәтү дә оешмабыз эшенең бер тармагы булып торды. Фермага чыгып, тәрәзә юулар, терлекчеләргә багышланган стена газеталары чыгару, алар каршында концерт куеп кайтулар — барысы да чын күңелдән яратып башкарылган!» — дип искә ала ул балачак, яшүсмер чорларын.

Нәсимә апаның сүзен куәтләп, килендәше Рәмзия Кәримуллина да сүзгә кушылды: «Без — балачагы һәм яшьлек еллары Совет чорының нык аякка басып килә башлаган вакытларында үскән буын; кияр киемебез, ашар ризыгыбыз «чамалы», тик бер тиң булып, көнне төнгә ялгап эшләгән әти-әниләребезнең төп ярдәмчеләре булдык. Шулай булуга карамастан, бәхетле балачак, алдагы тормышка нык ышаныч, тулы өмет белән сугарылган яшьлек елларыбыз булган ләбаса. Октябрят булып, без — Ленин оныклары, диеп куанып йөрүләр, пионер булып, кечкенәләргә генә түгел, көчтән килгән кадәр өлкәннәргә дә ярдәм кулы сузулар, зур хәзерлек белән Ленин комсомолы сафына басулар...

Без, кечкенәләр өчен, комсомол сафындагылар һәрчак үрнәк булды. Балачак хатирәләренең күбесе хәтердә нык уелып калган. Беренче комсомол секретаре — Розалия апа (Галиева) Гобәйдуллинаның ышанычлы, нык адымнар белән атлап йөрүләре әле дә күз алдымда булса, таләпчән тавышы колакта яңгырый сыман.

Розалия ападан эстафета таягын алып калган Нәсимә (Вәлирахманова) Кәримуллинаның да 23 февраль һәм Җиңү көннәрендә, парторг һәм мәктәп директоры белән рәттән басып, трибунадан барлык мәктәп укучылары алдында чыгыш ясавы, һәйкәлгә чәчәкләр куюыбыз бүгенгедәй хәтеремдә.
Өлкәннәрдән үрнәк алып, укуда да, җәмгыять эшләрендә дә алдынгылардан булып, комсомол исемен горур йөртергә тырыштык».

Менә шулай искә ала мәктәп елларын Рәмзия апа. Күргәнебезчә, Нәсимә апа һәрчак алгы сафта, сәнгатькә, иҗатка гашыйк кеше булган балачактан ук. Менә шул өстенлеге аны Алабуга сәнгать көллиятенә алып килә. Вокал бүлеген тәмамлый ул. Сүз дә юк, анда да һәрчак алдынгылар сафында.

«Иҗаттан башка сүнәм, ансыз үземне корып барган агач кебек хис итәм. Хәзер дә җыр — минем юлдашым, бер җырласам ял итәм», — ди ул үзе турында. Җыр — аның гомерлек юлдашы. Көллияттән соң аңа Юраш мәдәният йортына юллама бирәләр. Шулай хезмәт юлы башланып китә.

Мәдәният — халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган мәдәният хезмәткәрләре халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә.

Мәдәният хезмәте күрсәтү — җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Ә Нәсимә апа — нәкъ шул өлкәнең чын остасы. Ул кыска гына вакыт эчендә авыл халкына, җитәкчеләргә үз осталыгын күрсәтә. Аны халык бик яратып кабул итә, матур итеп, уртак тел табып эшли ул авыл халкы белән. Шулай да аңа Юраш авылында озак эшләргә туры килми. Язмыш аны туган ягы Илмәттән берничә чакрым гына ераклыкта урнашкан Ядегәр авылына алып килә. Ул яраткан эшен Ядегәр мәдәният йортында, китапханәдә дәвам итә. Бу ике һөнәр бер-берсен тулыландыралар сыман.

Китапханә ул шулай ук — серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук бу — күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше — иң гуманлы һөнәр вәкиледер. Остазыбыз укучыларны китап укуга оста җәлеп итә, кызыксыну уята белә. Моның өчен төрле кичәләр, бәйгеләр оештыра. Үзе китап укырга яратучы кеше буларак, китап укучыларда да шундый файдалы сыйфат булдыра. Халык аның китапханәсеннән өзелми, сукмак суынмый.

Миңа, Нәсимә апа эшләгән дәвердә, аның китапхнәсендә берничә мәртәбә булырга туры килде. Бүгенгедәй хәтеремдә: китапханә бусагасын атлап керүгә үк, әкият геройлары дөньясына чумасың. Төрле мәгълүмати стендлар китап йорты тормышы турында сөйли. Шунда ук язучылар иҗаты, истәлекле даталар, китап яңалыклары белән танышырга мөмкин.

Энциклопедияләр, тематик почмаклар, яңа китаплар укучыга һәрвакыт ярдәмгә килә. Китапханәнең матурлыгы, андагы уңайлылык, мәгълүмат бирү тәртибе, китап укучыларның күплеге — болар барысы да китапханәченең зур тырышлыгы нәтиҗәсе бит.

Менә шулай язмыш кушуы буенча Нәсимә апа алдагы тормышын Ядегәр авылы белән бәйли. Олысы да, кечесе дә китапханәгә тартыла. Ул өлкән кешеләр белән дә, мәктәп укучылары белән дә бертигез дустанә аралаша. Барысы өчен китабын да, җылы сүзен дә, төпле киңәшен дә таба. Һәр баланың сәләтен күрә һәм аны ачарга ярдәм итә. Китапханә Ядегәр халкы өчен иң яраткан урынга әверелә. Өлкән буын кешеләре дә китап уку белән генә чикләнми, биредә үткәрелгән барлык чараларда теләп катнашалар. Нинди генә чаралар үткәрми алар бергәләп. Шулай авыл клубы белән китапханә тормышы бергә кушылып, Нәсимә апа белән Әлфәт абый тарафыннан оештырылган зур чаралар, тантаналар, Сабан туйлары тирә-юнь халкын әсир итә.

Язмыш шулай Нәсимә апаны Әлфәт абый белән очраштыра, кавыштыра, яңа гаилә туа. Гаилә — рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче, үзендә олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә. Менә шуны тулысы белән исбатлап, нык, матур, үрнәк гаилә формалаша Ядегәр авылында. Бер-берсен тулыландырып яшиләр алар. Урыннары һәрчак сәхнә түрендә. Халык әйтмешли, чиләгенә капкачы. Нәсимә апа үзенең сандугач сайравына тиң тавышлары белән җырын сузса, Әлфәт абый матур итеп гармунын сызып җибәрә. Гомерләре буе халыкка рухи азык биреп яшәделәр алар. Район, республика күләмендә оештырылган бик күп чараларда, бәйгеләрдә катнаштылар. Шундыйларның берсе — «Җырлыйк әле» тапшыруы. Анда да җиңеп чыктылар. Ядегәр, Илмәт авылы Мәдәният йортларындагы бер генә чара да аларның катнашыннан башка узмады.

Шушы үрнәк гаилә берсеннән-берсе акыллы балалар үстерде, тырыша-тырыша аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормыш юлына озаттылар. Көчләреннән килгәнчә, терәк булдылар. Шәхсән минем үземә аларның өч балаларына да ана теле һәм әдәбиятыннан белем бирергә туры килде. Бик тыйнак, сөйкемле, акыллы, тырыш, үзләре кебек үрнәк балалар булып хәтергә кереп калган алар. Бу гаиләне хезмәт тәрбиясе үрнәге дип әйтер идем мин. Кече яшьтән үк һәммәсе хезмәттә: бакча эшләре, күпләп мал асрау, кош-корт, җиләк-җимеш җыю һәм башкалар. Мондый гаиләдә балалар татулыкта, тигезлектә үсә, белем алып, олы тормыш юлына әзер булып чыга.

Тик менә көннәрдән беркөнне, бик иртә, бер ягы кителеп төште шул гаиләнең. Көтмәгәндә-уйламаганда мәңгелеккә китеп барды Әлфәт абыебыз. Урыны оҗмахта булсын! Нәсимә апага сабырлык, сәламәтлек бирсен Ходай.

Ә бит яшәгән дәвердә, тормыш авырлыкларына карамыйча, юкны бар итеп, тормыш йөген бергәләп тарттылар.

Ул гына да түгел, Ядегәр халкының төп терәге булды бу гаилә. Шушы бәләкәй генә авыл бер гаилә кебек тупланган. Бары-югы бергә, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклаша алар. Авыл халкы бу гаиләгә эш буенча гына түгел, бәлки шәхси тормышларында килеп чыккан теге яки бу четерекле хәлләрдә ярдәм итүне дә үтенеп киләләр. Алар гомер буе Ядегәр авылы халкының кайгы-хәсрәтен җиңеләйтергә омтылдылар, авырлыкларны бергәләп кичерделәр, һәрвакыт бер казанда кайнадылар, һәр гаиләдә булып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар. Ядегәрлеләр шуның өчен дә аларга зур рәхмәтле. «Без бу гүзәл ханым белән мәктәп елларыннан алып якын, дус. Язмыш безне тагын да якынайтты, без килендәшләр булдык. Бүгенге көндә ул минем сердәшчем дә, киңәшчем дә, таянычым һәм ышанычым да. Туганымнан артык. Аның белән рәхәт, бар темага да сөйләшеп, кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклашып була. Аның ишеге дә, йөрәге дә һәркем өчен ачык. Ядегәр авылы халкының төп терәге, ашыгыч ярдәмчесе ул. Бу авылда яшәүче апа-сеңел, энеләр аннан башка яшәешне күз алдына да китерә алмыйдыр, мөгаен», — дип дәвам итте сүзен килендәше Рәмзия апа.

Еллар үзенекен итә. Әлфәт абый инде шактыйдан мәрхүм булса, Нәсимә апа да гомер көзенә кереп бара. Инде маңгайдагы буразналар тирәнәйсә дә, ул яраткан эшеннән аерылырга теләми, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә, халык арасында, аларга кирәк-терәк, тормыш маягы булып тора. Әйе, әйе, тормыш маягы, ди аны Ядегәр авылы халкы.

Ядегәр авылы халкы гына түгел, Илмәт авылы җирле үзидарә җитәкчебез Рәзимә Тимерхановна да бу шәхес турында бик югары фикердә. Аның сүзләрен дә халыкка җиткерәсе килә. «Бүгенге көндә Нәсимә апа — Ядегәр авылының тормышына битараф булмаган илаhи зат. Илмәт авыл җирлеге белән бергә-бер булып эшли ул. Авылда башкарыласы эш беренче чиратта шушы апа белән киңәш ителә.

Алтын киңәшләре, авыл җирлегенә ярдәме өчен зур рәхмәтле без аңа», — ди җирлек башлыгы.

Көндезләрен авылдашлары, якыннары белән бергә булса Нәсимә апа, төннәрен аның төп ярдәмчесе, таянычы, күңеленә тынычлык иңдерүчесе — Коръән китабы. Пәйгамбәребез с. г. в. үзенең бер хәдисендә: «Бәндә Аллаһыга якынрак булган саен, Ул аны катырак сынар, сынауны уңышлы үткән саен, Аңа якынрак булыр» дип белдергән. Әйе, сынаулар да аз булмаган аның тормыш юлында. Әмма ләкин ул сынмаган, сыгылмаган, давылга табан давыл булып бара бирә. Икенче бер хәдистә мондый юллар бар: «Шундый заман килер, дин тоту утлы күмер тоткан шикелле булыр: тотсаң — пешерер, ташласаң — сүнәр, сөенеч шул кешеләргә — кемнәр шундый вакытта Ислам динен саклап, башкаларга җиткерә алсалар» дигән. Нәсимә апа — бүгенге көндә менә шушы аятькә һәм хәдискә туры килә торган абыстай. Ядегәр авылындагы Коръән ашлары гына түгел, Илмәт авылындагы ифтар ашлары да аннан башка үтми. Аның укыган һәрбер вәгазе күңелгә май булып ята. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Якташлары, авылдашлары күңелендә сокланулы тойгы калдырып яши алу — үзе бер талант. Бу зур талант иясе — безнең горурлыгыбыз. Горурланыр өчен ныклы нигез, хаклы сәбәпләр бар. Мондый шәхесләр еллар үткән саен, ЧЫН КЕШЕ буларак күтәрелә генә бара... Исем түгел, эш күтәрә аларны, Матурлык һәм Кешелеклелек елъязмасына керткән өлешләре күтәрә...

Нәсимә апа! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче гомер бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев