Алабуга районы яшәүче тыл ветеранының кызы әнисенең туган көненә шигырь язган
Ветеран Иске Юраш авылында яши.
Алтын көзнең шушы матур, кояшлы көннәрендә безнең даими язылучыбыз, Иске Юраш авылында яшәүче хезмәт ветераны Гөлсем Закирова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан редакциябезгә Юраш авылыннан хат килеп иреште.
Тугызынчы дистәсен ваклап килүче Гөлсем апага аны белгән һәркем соклана. Алты бала тәрбияләп үстергән, тормыш иптәшенең җиде энесе һәм сеңлесен дә кайгыртып, өй эшләренә дә җитешкән, шуның өстенә, гомере буе фермада хезмәт куйган Гөлсем Закирова әле дә кул кушырып утыруны белми. Иртүк торып, ипи пешерә, йорт хайваннарын ашата, иртәнге аш әзерли. Бакчада эшләргә ярата. Хәзерге вакытта аның 13 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Балалары, онык һәм оныкчыклары, барча туганнары аны яратып, ихтирам итеп, кадерләп яши. Кызы Раушаниянең әнисенә язган шигырендә дә чиксез хөрмәт һәм ярату, Гөлсем апаның уңганлыгы, сабырлыгы һәм ихтыяр көче белән соклану, горурлану хисләре күренә. Юбилее уңаеннан Гөлсем Закировага юлланган котлауларга без дә кушылабыз, сезгә килеп ирешкән җылы сүзләр, ихлас теләкләрнең барысы да кабул булсын.
Юрүзәндәй бик күпләрне күргән,
Күпне кичерүче ул, әни, син.
Шундый зур шәхес ул кем дисәгез,
Ул буладыр безнең әни — ГӨЛСЕМ.
Төпчек бала булып дөньяга килгәнсең,
Хатын булдың иң зур балага.
Эш өстенә эш өелә сиңа
Сигез бала тапкан анага.
Ике балаң яшьли бакыйлыкка күчкән,
Иң авыры — зурын югалту.
Бик зур сынау биргән сиңа Раббем,
Кайнаналы, ирсез тормыш тарту.
Хезмәтең дә синең авыр булды,
Ишле гаилә көен көйләдең.
Безне кеше итәр өчен күп көч куйдың,
Ялган, зиналыкны сөймәдең.
Ак төс булды синең яратканың —
Чисталык һәм сафлык билгесе.
Гөл-чәчәкләр үстердең, төрлесен,
Кайгырдың атмаса берәрсе.
Егет кеше кебек һөнәрең күп,
Бар да сине хөрмәт итәләр.
Мич коймакларыңны, аш-суыңны
Һәрчак мактап авыз итәләр.
Әни! Әле безнең араларда
Яшәсәңче иде тагы да.
Синең янга, синең нигезеңә
Килә, сагынып, бары-бары да.
Ныклы саулык бирсен сиңа Ходай,
Алга таба гомер итәргә.
Язсын әле, әни, сиңа туксан түгел,
Туксан биш, я йөзгә җитәргә.
Фото: Гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев