Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Илмәт авылы хат ташучысы Раушания Әминова: «Эшебез җиңелләрдән булмаса да, яратып башкарам»

Укучыларыбызны районыбызда эшләүче почта хезмәткәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Хәзерге заманда да почта хезмәтенең әһәмиятле булып калуы хакында алдагы саннарыбызда язган идек. Укучыларыбызны районыбызда эшләүче почта хезмәткәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бүген сүзебез Илмәт авыл җирлегенең хат ташучысы Раушания Габделбәр кызы Әминова турында. Раушания ханым почтальон булып 2007 елдан бирле эшли, бу хезмәтнең бөтен авырлыкларын да, өстенлекле якларын да белә. 

— Эшебез җиңелләрдән булмаса да, яратып башкарам. Һәрвакыт кешеләр белән аралашып торам, шунысы ошый, — ди ул.

Хезмәт юлын Раушания Габделбәровна Ядегәр, Көек авылларында башлаган, хәзерге вакытта бөтен Илмәт авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Аның әйтүенчә, авылларда яшәүчеләр бүген дә газет-журналларны яратып укый.

— Эшли башлаган мәлдә Ядегәрдәге өлкәннәргә исем киткән иде. Яшьләре 90нан арткан әбиләр дә газеталарны беренче битеннән алып азаккы битенә кадәр укып чыга, матбугатны кызыксынып күзәтеп баралар. Берсен укып чыгуга, киләсе санны көтеп тора алар. Күбесенең инде куллары сызлый, күзләре начар күрсә дә, бер газета булса да яздырмыйча калмыйлар, — дип сөйли Раушания Габделбәровна.

Ул үзе дә район басмаларын укымый калмый, әйтүенчә, беренче чиратта яңалыкларны, көн кадагындагы темаларны барлап чыга. Вакыт тар булса да, бер сәхифәне дә игътибарсыз калдырмаска тырыша.

Белгәнебезчә, хат ташучыларга йөкләнгән бурычлар шактый, Раушания ханым хезмәте авылдашлары һәм җирлек башлыгы тарафыннан югары бәяләнә.

— Әдәплелек, сабырлык, ихтирамлылык кебек күркәм сыйфатларга ия булган Раушания үз эшен җиренә җиткереп башкара. Олы яшьтәге кешеләрнең һәр гозерен үти ул. Пенсиясен дә вакытында тарата, коммуналь түләүләрне дә аңа ышанып тапшыралар. Бигрәк тә газеталарга язылу буенча актив эш алып бара, басмалар вакытында таратылгач, кешеләр дә теләп языла. Барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез Раушания ханымга, — ди Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиева.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев