Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Иске Юраш авылы мәктәбендә төрле чорларда эшләгән комсомол секретарьларын искә алдылар

Комсомол сүзен ишетүгә үк, уйларда гына булса да, ерак үткәннәргә сәяхәткә чыгасың, истәлекле вакыйгаларны барлыйсың, шул елларны чиксез юксынасың, сагынасың.

Комсомол — язмышыбыз безнең
Тарихыбыз истәлекле вакыйгаларга бик бай. 2023 елның 29 октяберендә илебезнең киң җәмәгатьчелегендә ВЛКСМ төзелүнең 105 еллыгы билгеләп үтелде. Статистика буенча, илнең 200 миллионнан артык егет һәм кызы комсомол мәктәбен узган. Һәр буынның яшьләре Ватан алдында торган зур һәм мөһим бурычларны хәл итүдә актив катнашкан, илебез тарихына искиткеч бай эчтәлекле елъязмалар язып калдырган. Комсомоллар, кайда гына хезмәт куйсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан.

Данлы сәхифәләр
Яшьләр оешмасы турында яза башлагач, мәктәбебездә төрле чорларда бу оешманы җитәкләгән бик күп комсомол секретарьлары белән элемтәгә чыгарга туры килде. Бу сөйләшү күпләрнең күңелендә дәртле хисләр ташкыны уяткандыр. Комсомол сүзен ишетүгә үк, уйларда гына булса да, ерак үткәннәргә сәяхәткә чыгасың, истәлекле вакыйгаларны барлыйсың, шул елларны чиксез юксынасың, сагынасың.

СССР таркалу, партия, комсомол оешмаларының бетүе безнең һәм бездән өлкәнрәк буын өчен бик авыр булды, билгеле. Шаулап-гөрләп торган яшьләр хәрәкәтенең кинәт сүрелеп, сүлпәнләнеп калуын йөрәкләрнең һич кенә дә кабул итәсе килмәде. Меңәрләгән егет-кызларның язмышында искиткеч зур роль уйнаган комсомолны, аның тарихта тоткан урынын онытырга хакыбыз юк дип саныйм. Шуның өчен дә бу оешма турында язма тарихка кереп калырга тиештер.

Ленин комсомолының данлы сәхифәләренә күз салсак, аның зур бер эпохага тиң булуын күрербез. Берничә буын совет яшьләрен берләштереп, аларны шәхес буларак, чын кешеләр итеп тәрбияләгән, иң авыр чакларда, өлкәннәр белән иңгә-иң торып, ил язмышын хәл итүдә катнашкан комсомол бит ул. Ил алдындагы зур казанышлары да тикмәгә генә алты орден белән бәяләнмәгән. Ул орденнарның кайчан һәм ни өчен бирелгәне әле һаман да истән чыкмый. Дистәләгән еллар эчендә илебезнең икътисадый һәм оборона куәтен ныгытуга, Бөек Ватан сугышында җиңүгә, чирәм җирләрне үзләштерүгә, күпме данлыклы төзелешләргә, әйтик, янәшәбездә генә КамАЗны төзүгә комсомолның керткән өлеше әйтеп бетергесез.

Партия ВЛКСМ оешмаларына район яшьләрен менә шундый зур эшләргә юнәлтү, өндәү, аларда Ватанга тугрылык, максатчанлык, әхлаклылык кебек рухи кыйммәтләр тәрбияләү бурычларын йөкләгән иде. Ул чагында партия җитәкчелегендә комсомол бик күп файдалы эшләр башкарды.

Безнең яшьлегебез, язмышыбыз турыдан-туры шушы оешма белән тоташкан, арада ныклы күпер салынган. Беркайчан да бетмәс кебек тоелган яшьлек ялкыны, энтузиазм, көч-дәрт сине үзенә шундый итеп бөтереп алып кереп китә, аннан чыгу юлы бары бер генә, ул да булса олыгаю, я булмаса, оешманың юкка чыгуы.

«Комсомол исемен горур йөрттек...»
Комсомол эше мәктәп елларыннан ук яхшы таныш булса да, аның казанында кайнаган җитәкчеләр, шул чордагы иң актив укучылар белән әңгәмә коруны кирәк дип таптым.

70 нче елларда иң актив укучыларның берсе — Рәмзия Кәримуллина (Сираева) балачак, яшьлек елларын ничек искә алуын әйтеп китү яхшы булыр дип уйлыйм:

— Без — балачагы һәм яшьлек еллары Совет чорының нык аякка басып килә башлаган вакытларында үскән буын; кияр киемебез, ашар ризыгыбыз чамалы, тик бер тиң булып, көнне төнгә ялгап эшләгән әти-әниләребезнең төп ярдәмчеләре булдык. Шулай булуга карамастан, бәхетле балачак, алдагы тормышка нык ышаныч, тулы өмет белән сугарылган яшьлек елларыбыз булган, ләбаса. Октябрят булып, без — Ленин оныклары, диеп куанып йөрүләр, пионер булып, кечкенәләргә генә түгел, көчтән килгән кадәр өлкәннәргә дә ярдәм кулы сузулар, зур хәзерлек белән Ленин комсомолы сафына басулар...

Без, кечкенәләр өчен, комсомол сафындагылар зур үрнәк булып, Юраш урта мәктәбендәге, минем хәтеремә нык уелып калган, беренче комсомол секретаре — Розалия апа (Галиева) Гобәйдуллинаның ышанычлы, нык адымнар белән атлап йөрүләре әле дә күз алдымда булса, ә таләпчән тавышы колакта яңгырый сыман.

Розалия ападан эстафета таягын алып калган Нәсимә (Вәлирахманова) Кәримуллинаның да 23 февраль һәм Җиңү көннәрендә, парторг һәм мәктәп директоры белән рәттән басып, трибунадан барлык мәктәп укучылары алдында чыгыш ясавы, һәйкәлгә чәчәкләр куюыбыз бүгенгедәй хәтеремдә.
Без дә, Михаил Трофимов җитәкчелеге астында, өлкәннәрдән үрнәк алып, укуда да, җәмгыять эшләрендә дә алдынгылардан булып, КОМСОМОЛ исемен горур йөртергә тырыштык, — дип искә ала ул.

«Без һәрвакыт һәм һәр эшне намус белән башкарырга омтылдык...»
Әйе, яшьләр оешмасы җитәкчесе инициативалы, үз артыннан башкаларны да ияртә, яңа эшләргә рухландыра алырлык оештыручы-укучы булырга тиеш. Мәктәбебездә эшләгән комсомол секретарьларының һәммәсе шундыйлардан булган, өстәвенә алар — уку алдынгылары да. Шуларның тагын берсе — Мөслимә Фәрәхша кызы. Мин шәхсән үзем ул вакытта 4-5 нче сыйныф укучысы гына булсам да, Мөслимә апа минем хәтеремә алыштыргысыз лидер, вожак, оста оештыручы, зыялы, бик тә тыйнак, күркәм җитәкче буларак сеңеп калган. 

Аны бу күркәм сыйфатлары гомер буе озатып бара сыман. Хәзер дә кайчан гына, ничек кенә мөрәҗәгать итсәң дә, киңәш сорасаң да, кырык эшен кырык якка ташлап, ул сиңа ярдәмгә ашыга. Коеп куйган җитәкче остазым. Бу юлы да мин кәрәзле телефон аша аның белән ихлас күңелдән рәхәтләнеп сөйләштем. Сиңа да аның фикерен ирештерәсе килә, кадерле укучым.

«Мәктәбебездә комсомол оешмасы белән җитәкчелек Трофимов Михаилдан соң, 8 сыйныфта, комсомолга кабул ителгәннән соң, миңа йөкләнде. Дөресрәге, сайлап куйдылар. Ул вакытта комсомол секретаре мәктәп активы тарафыннан сайлана иде.

Пионер оешмасыннан аермалы буларак, комсомол мөстәкыйль оешма булды. Эшләнгән эшләребез бары да үзлектән башкаруга корыла иде. 8 сыйныфта комсомолга кердек. Мине шул ук елны сайлап куйдылар. 9-10 сыйныфларда эшемне дәвам иттем. Еш кына райкомга барып чыгыш ясый, отчетлар бирә торган идек. Ул вакытта рус телебез дә чамалы булгандыр, чөнки белем алуның бердәнбер юлы — мәктәп. Шулай да чыгышларымны бик ошаталар иде.
Бик истә калган вакыйгалар: сәясәткә, патриотизмга багышланган Ленин зачетлары алу. Дәресләрдән соң калып, класслап ала торган идек шул зачетларны. Бер генә каршылык күрсәтүче укучы да булмады кебек.

Бу эшемне, институт тәмамлап, мәктәпкә укытучы булып кайткач та дәвам итәргә туры килде. Монда инде җаваплылык тагын да арта төште. Язгы чәчү, урып-җыю чорында булдыклы яшьләрдән комсомол-яшьләр агрегатлары төзү дисеңме, басуларга барып, аларга күчмә кызыл вымпеллар тапшыру, социалистик ярышта җиңүчеләрне туристлык юлламалары белән бүләкләү, яшьләрне авылда калдыру, тимурчылык хәрәкәте, төрле конкурс-бәйгеләр оештырумы, 28 яшькә кадәрле егет һәм кызларны комсомол сафларына кабул итү, аларга тантаналы шартларда комсомол билетлары тапшыру, конференцияләр үткәрү, яшьләргә уңайлы хезмәт һәм ял шартлары тудырумы — барысы өчен шушы оешма җаваплы булды. Дөресен әйтергә кирәк: без көн дими, төн дими эшләдек. Районнан кушканча, без һәрвакыт һәм һәр эшне намус белән башкарырга омтылдык».

Яшьләр — авылның киләчәге
Сөйләүләрдән күренгәнчә, Мөслимә Фәрәхшовнаның укучылар арасында да, укытучылар коллективында да абруе югары булган. Ул балалар белән һәрчак кулга-кул тотынып эшләгән. Аның көчле агитатор булуының ачык мисалы: 1983 елгы үз сыйныфы Илмәт авылы кызларының, комсомол бригадасына тупланып, «Калинин» исемендәге колхозда сыер савучы булып калулары. Бу елны мәктәпне тәмамлаучылар саны Илмәт авылыннан 12 була. Шуның тугызы (6 кыз, 3 егет) авылда кала: Раушания Гайнетдинова, Мәсрүрә Рөстәмханова, Рәмзия Шәйхетдинова, Асия Хөсәенова, Зилә Әхмәтшина, Әлфинур Галиәхмәтова, Габденур Нургалиев, Ильяс Дәүләтшин, Айрат Хәлиуллиннар. Шушы урында бу бригаданың җитәкчесе Рушания Гайнетдинованың сүзләрен дә теркәп куйыйм әле.

«Шул чордагы сәясәт буенча безгә яңа ферма салдылар. Дөрес, ул әле январьга гына салынып бетте. Шулай итеп, без «комсомол-яшьләр» бригадасы буларак эшли башладык. Яшь таналар кайтты. Хәтердә уелып калган истәлекле вакыйга: мине Морт авылыннан Әлфис исемле егет белән Казанга җыелышка җибәрделәр. Бу беренче Яшьләр слеты дип аталды. Муса Җәлил театрында оештырылды. Слетта чыгыш ясаучыларның тел төбеннән аңлашылганча, безне авылда калдыруның максаты: беренчедән, әти-әниләргә терәк булу булса, икенче яктан авылларны саклап калу, авылны яшәртү, өстәвенә үзеңә киләчәктә укырга керү өчен акча туплау нияте. Җыелыштан соң безне Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» театрына алып керделәр. Шулай күңелле генә Казаннан йөреп кайттык. Аннан инде кул сызганып эшли башладык. Чын-чынлап комсомол бригадасы формалашып җитте. Бик күңелле эшләдек. Менә шулай бу ферма авыл тарихына кереп калды, әле дә «Комсомол» фермасы исемен йөртә».

Комсомол — тәрбия мәктәбе
Мөслимә ападан соң комсомол оешмасын әле күпләргә җитәкләргә туры килә. Аларның исемнәрен генә булса да искә алып китү урынлы булыр: Әлфия Нигъмәтуллина, Фәридә (Хәйдәрова) Даутова, Фирдәүсә (Гыйлметдинова) Хөснуллина, Марат Габдрахманов, Илдус Яруллин, Рушания (Гайнетдинова) Хафизова, Зөбәрҗәт (Хөсәенова) Шәрипова, Гөлчәчәк (Гатауллина) Хөсәенова, Эльвира (Бадыгина) Гыйбадуллина, Гөлүсә (Батуллина) Сәлимовалар. Бу җитәкчеләрнең һәммәсе — чын оештыручылар, үз эшләренең осталары, чын мәгънәсендә, укучылар коллективына алдан юл ярып баручы, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, кирәк урында яклаучы һәм саклаучы ролен үтәделәр. 

Ул чакта күңелләрдә дөрләп янган учак ялкынының кайнарлыгы, яшьлек дәрте, патриотлык хисе һәркайсыбызны гомер буена озата барды дип, һич икеләнми әйтә алам. Комсомол сафларында үткәргән еллар иң бәхетле, иң күңелле һәм мавыктыргыч еллар булып гомергә күңелләргә уелып калды. Шунысын да әйтергә кирәк, комсомолның тәрбия мәктәбен узганнар тормышта да югалып калмады, алардан район, республика горурлыгы булырлык зур белгечләр, җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле шәхесләр үсеп чыкты.

Тарихта Ленин комсомолы кебек шундый зур көч-куәткә ия булган яшьләр хәрәкәтенең башка мисаллары юк та бугай. Комсомоллар туплаган бай тәҗрибә, үрнәк буларак, һичшиксез, хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш. Бу — хәзерге заман балалары һәм яшьләре өчен бик тә кирәкле, бик тә файдалы тәҗрибә. Исемнәре башкача яңгыраса да, гел беренче булырга, тормышны яхшы якка үзгәртергә, яңа максатларга омтылган комсомолны алмаштырырдай тәрбияви җәмәгать оешмалары җитми әле бездә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, ул чорларның комсомол-яшьләре башкарган данлы эшләр турында зур горурлык хисе белән балаларыбызга, оныкларыбызга сөйлик. Буыннар чылбыры өзелмәсен дип тырышыйк.

Клара Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев