Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Иске Юраш авылы почтальоны Сәрия Мөхәммәтҗанова: «Безне һәр өйдә көтеп алалар»

Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, почта хезмәте әле бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый.

Хат ташучылар эше газет-журналлар тарату белән генә чикләнми, хат, телеграммалар илтү, пенсияләр өләшү, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр тапшыру, түләүләр кабул итү дисеңме — боларның барысын да алар башкара.

Иске Юраш авылында яшәп хезмәт куючы Сәрия Габделәхәт кызы Мөхәммәтҗанова почтальон эшенең бөтен нечкәлекләрен белә.

— Хат ташучы булып эшли башлавыма өч ел. Җиңел булмаса да, үз эшемне яратам, җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Шөкер, безне һәр өйдә көтеп алалар, — ди Сәрия Мөхәммәтҗанова.

Кайчак почтальон сумкасы күтәреп булмаслык авыр була, шуңа күрә аңа тормыш иптәше Рәшит Нургаян улы да булыша, барын да бергәләп эшлиләр. Яңгыр булсынмы, кар яусынмы, тиешлене вакытында китерәләр. Шул исәптән вакытлы матбугат та үз укучыларына барып җитә.

Сәрия ханым әйтүенчә, бүгенге көндә дә газеталарга язылучылар саны шактый, кайбер гаиләләр хәтта 5-6 басма яздырып ала, шул исәптән "Алабуга нуры "н яратып укыйлар. Авылда район газетасына ташлама белән язылу мөмкинлегеннән күпләр файдаланган. Иске Юрашта Салихова Гүзәл, Фәттахова Наҗия, Галиәхмәтова Энҗе, Галимова Гөлнур апалар күпләп газет-журналлар алдыра, ди ул. Күп булмаса да, яшьләр арасында да язылучылар бар, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре шулай ук көндәлек матбугатны игътибарсыз калдырмый.

Сәрия ханым үзе дә укуга һәвәс, шигъри җанлы кеше икән, бар хис-тойгыларын шигырь юлларына сала. Улын армия хезмәтенә озаткан вакытта да ана йөрәгендәге сагыш катыш өмет хисләре дүртъюллыкларга тезелә.

— Татар телен һәм әдәбиятын мәктәптән үк яраттым, газет-журналларда да күбрәк шигырь рубрикалары ошый, — ди ул.

Почта хезмәтендә укуга, мәдәниятебезгә битараф булмаган кешеләрнең булуы куандыра. Эшенең әһәмиятен, җаваплылыгын аңлаган хезмәткәрләр теләсә кайсы өлкәдә алтын бәһасенә. Газетабызның укучыларга вакытында барып җитүе дә — почтальоннар тырышлыгы. Сәрия Мөхәммәтҗанова үзенә тапшырылган эшне намуслы үтәп, хезмәте белән авылдашларына ярдәм итеп яши.

Хәерле юл теләп озатып калдым
Солдат хезмәтенә киткән улымны,
Изге теләкләрем белән көтәрмен
Колач җәеп, сузып кулымны.

Изге бурычыңны намус белән үтә
Урап кайт син Балтыйк буйларын,
Туган өйгә алып кайтсын сине
Матур хыялларың, якты уйларың.

Юлларын уң, сүзең өстен булсын,
Юлдаш булсын яхшы кешеләр,
Исән-имин, сау-сәламәт булып
Насыйп булсын безгә күрешүләр.

Ерак китүләрең ямансу булса да,
Кайтуларың булыр күңелле,
Аллаһыбыз юлдаш булыр диеп,
Юатамын һәрчак күңелемне.

Авырлыклар килми калмас бер дә,
Түзә бел син, сабыр бул.
Дөнья тыныч, күкләр аяз булсын,
Бәла-казалардан имин кыл.

Миннән бик еракта булганда
Күңелләрем сине сагына,
Догаларым чиксез, теләкләрем изге,
Уй-хисләрем сиңа табына.

Җан җылысы бөркеп торган өйдә
Ачык тора һәрчак капкабыз,
Яхшы хезмәт итүеңне генә
Чын күңелдән теләп калабыз.
Сәрия Мөхәммәтҗанова

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев