Алабуга районы Иске Юраш авылында яшәүче Гайнетдиновлар гаиләсе - авылның төп терәге
Юраш авылы — республикабызның матур бер почмагы.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Һәрбер адәм баласы өчен болар җанга иң якын сүзләрдер, мөгаен. Аларның чын мәгънәсен өлкәнәя төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың. Ә инде гомере буе балалар белән мәктәп казанында кайнаган мөгаллимә өчен әйтеп бетергесез.
Туган җирең генә түгел, торган җирең дә, хәтта эшләгән авылың да, аның халкы да сиңа үз халкың кебек кадерле, якын була икән... Үтәгән авылында балачагым узса, калган гомерем Илмәт белән Юраш авылларында үтте. Язмышыма мин бары рәхмәтлемен...
Туган авылыма кайткан вакытларда, тау башыннан еш кына яшәгән, эшләгән авылларымны, аларның табигатен күзәтергә яратам. Бүген сүзем Юраш авылы һәм аның горурланып сөйләрдәй мәртәбәле шәхесләре хакында. Көз белән кышның да, яз белән белән җәйнең дә үз матурлыгы. Ә бит бу матурлыклар бер-берсенә охшамаганнар да, бер-берсен кабатламыйлар да. Әйе, авылларыбыз матурлыгы сокланып туйгысыз...
Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормаланып-бормаланып тын инеш аккан. Юраш авылына нигез итеп нәкъ менә шушы урынны сайлап алган борынгы бабаларыбыз. Музей мәгълүматларына караганда, бабаларыбыз әйтүенчә, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш бабай исеменнән күчкән.
Әйе, Юраш авылы — республикабызның матур бер почмагы. Яз кояшының нурларына өртелгән ниндидер бер гаҗәеп яктылык эчендә утыра бу авыл. Мондый төсләр бары тик безнең якларда гына кебек тоела миңа. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлар буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре — аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр бу авыл чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе.
Якташларыбыз Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә, Альфира Әкбәрова көенә язылган җырларда җырланганча:
Авылыма кайтмый торсам,
Читтә сагышлар арта.
Искә төшеп юксындыра,
Юрашыма җан тарта.
Синдә үскән балаларга
Килә бәхет юрыйсы.
Син күңелдә, син гел истә
Авылым минем — Юрашым!
Яланаяк уйнап үстек
Язларын кырларыңда.
Чикләвек, җиләкләр җыйдык
Игенче урманында.
Әйе, Юраш халкы — физик яктан да, рухи яктан да бик бай, тыйнак халык. Юкка-барга чәчрәп чыкмас, һәр эштә сабырлык, аек акыллылык күрсәтеп, кунак килсә, өстәлгә ак ашъяулыгын җәеп, сый-хөрмәтен куяр, ачык йөз белән каршы алыр, изге теләкләр белән озатып калыр. Халкының тәрәзәләре, изге мәчет манараларыннан иңгән иман нурыдай, нур чәчеп, кояшка елмаеп тора. Юраш халкының үз яшәү рәвеше, үз байлыгы — авыл идарәсе, мәктәбе, балалар бакчасы, шәхси кибетләре, иң мөһиме: иман нуры чәчеп тора торган, манарасы яктыртылган мәчете бар. Аннан яңгыраган азан тавышы күпләрне үзенә туплый. Югарыдагы шигырь юлларында әйтелгәнчә, туган авылыңа кайтмый торсаң, сагыш арта, юксындыра. Әйе, сагындыра язларын кырларында яланаяк уйнап үскән авыл. Сагындыра Игенче урманнары...
Һәр авыл, һәр кеше үз теленә, диненә тугры калып, гореф-гадәтләрен саклаган очракта гына яшәр татар халкы. Авылларыбызда үтәлгән халык йолалары, уздырылган дини бәйрәмнәр, башка мәдәни чаралар берләштерә халыкны. Нәкъ менә шулар балаларыбызда милли горурлык хисе тәрбияли, рухи канәгатьләнү тудыра, читкә киткән кардәшләребезне үз кырына туплый. Нәкъ шулар аша буыннан-буынга халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре, хис-тойгылары күчә бара.
— Дини бәйрәмнәрне дөньяви бәйрәмнәрдән ким булмасын дип тырышабыз. Югары яссылыкта үткәрәбез. Бигрәк тә Гает бәйрәмнәре күңелле уза. Урамда пылау, шулпалар пешерәбез. Бар авыл халкы җыела. Алабуга мөхтәсибәтеннән кунаклар еш килә. Иң күңелле мизгелләр — балалар белән уздырылган чаралар, дәресләр. 15 ләп бала йөри дәресләргә. Без алар белән гарәп графикасы, ислам дине нигезләре, иман нигезләрен өйрәнәбез. Төрледән-төрле уеннар оештырабыз, өстәл корып, чәйләп тә алабыз. Балаларга бик ошый. Көчтән килгәнчә, иман юлына кертергә тырышабыз. Иманлы бала тәртипле була, Аллаһы Тәгалә аңар зәңгәр күк гөмбәзе астында үз кыйбласын табарга ярдәм итә.
Мәчеттә бик теләп эшлибез. Шунда барасы гына килеп тора. Балалар күбрәк килсә, күңел тагын да үсеп китә, — дип дулкынлана-дулкынлана сөйли мөслимәләр берлеге җитәкчесе Әлфидә ханым.
Әлфидә Юнысовна шактыйдан инде лаеклы ялда булса да, тормыш тукталмый, дәвам итә. Ул һаман иҗатта, эзләнүдә. Бүгенге көндә тормыш иптәше Наил хәзрәт белән икәүләп Мамадыш мәдрәсәсендә укыйлар икән. Икенче курсны тәмамлаганнар.
— Рафил хәзрәттән күпме генә дәресләр алсак та, гарәп телендә укырга-язарга өйрәнсәк тә, һаман нидер җитми кебек тоела, — ди мөслимә.
Шулай, дөнья тәгәрмәче тәгәри, алга бара... Еллар узган саен, күңел байый, кайбер фикер-карашлар үзгәрә.
Әлфидә ханым белән дә шулай. Утыз биш ел авылның җирле идарәсендә көч куеп, лаеклы ялга чыккач, ул гарәп графикасын өйрәнеп, Коръән серләренә төшенеп, аны үзләштерүгә күп көч куя. Ислам — аларның гаилә дине. Мөселманча киенгән гүзәл ханым авыл мәчетендә уздырылган тәрбия чараларының үзәгендә кайный, һаман өйрәнә, өйрәтә... Бу өлкәдә аңа бары уңышлар, Аллаһының рәхмәтен, ярдәмен телибез. Сөекле Пәйгамбәребез әйткәнчә, «Белемле бишектән алып ләхеткә кадәр алу тиеш». Ә, бәлкем, аңарга бу миссия бабасыннан күчкәндер? Әнә бит: «Әни ягыннан бабай бик дини булган. Гарәп-фарсы телләрен бик яхшы белгән. Тыелган вакытларда да биш вакыт намазлы булган, уразаны бервакытта да калдырмаган», — ди Әлфидә ханым.
Балалар тәрбиясе хакында Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд (с. г. в.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», — дигән. Димәк Пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашыла ки, ата-ана, әби-бабалар өчен бала, оныклар тәрбияләү эше иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ләкин балаларга тәрбия бирү эше гадәттән тыш авыр. Бездә фәкать ислам тәрбиясе белән генә гүзәл югары әхлаклы чын кеше үстерергә мөмкин.
Шуны яхшы белгән Наил абый белән Әлфидә апа, оныклары ислам тәрбиясеннән мәхрүм калып, мәңгелек бәхетсез булмасыннар өчен, аларга кечкенәдән үк дини тәрбия бирә башлаганнар. Чөнки бабаларыбыз: «Агачка яшьтән су сип» дигән.
— Бүгенге көндә өч балага сигез оныгыбыз бар. Бөтенесе тәүфыйклы, тәрбияле. Бабаларының күзенә генә карап торалар, — ди әбиләре.
Кечкенәдән үк балаларына, оныкларына гөнаһны һәм савапны, хәрамны һәм хәләлне аңлатырга тырышалар алар. Әнә шундый игътибарлы, мәрхәмәтле, саф акыллы әби-бабалары булган оныкларның киләчәге өметле. Шундый изге җанлы әби-бабайлар Аллаһы Тәгалә каршында үзләренең изге бурычларын үтәгән була. Үзләре дә, балалары да, оныклары да бәхетле булып, ана телен дә, милләтен дә, вә динен дә саклаучылар тәрбиялиләр.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һидәятле, туры юлның ахыры — шатлык һәм җәннәт» ди. Ислам тәрбиясе алган, әхлаклы балалар әти-әниләренә, әби-бабаларына ихтирамлы булырлар, аларны хөрмәт итәрләр. Гаиләләрнең дәвамы — балаларда, оныкларда. Җәмгыятебезнең киләчәге дә — тәрбияле әхлаклы балалар кулында. Балалар булмаса, милләтнең тамыры өзелә, ул милләт Җир йөзеннән югала. Бүгенге көндә бу эш бик мөһим мәсьәлә булып тора. Менә шуңа күрә дә бөек динебез Ислам карашынча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле изге гамәл — балалар булдыру һәм иң саваплы эш булып балаларны ислам дине кушканча тәрбияләү тора.
Әлфидә мөслимәбезнең бүген төп максаты — оныкларына, шәкертләренә ислам дине кушканча тәрбия һәм белем алуда ярдәм кулы сузу. Ул гына да түгел мөслимәләр берлегенең дә белемен күтәрү өстендә эш алып бара икән ул.
— Алда әле планнар зурдан, гарәп графикасы өйрәнү турында уйлашабыз, — ди мөслимә. Ул аларның хәтта иң активларына аерата басым да ясады. Мин дә исемнәрен генә булса да атап китим әле: Зиннәтуллина Раилә, Закирова Мәдинә, Салихова Розалия, Галләмова Наҗия, Исхакова Халидә, Гатауллина Хаҗияләр. «Шушы берлек белән бар проблемалар җиңел генә хәл ителә», — ди Әлфидә ханым.
Без барыбыз да — шушы җирнең бер үк дәрәҗәдә тигез хокуклы, сөекле балалары. Табигатькә һәм аның гүзәллегенә мөнәсәбәттә дә, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә без һәр очракта Кеше булып калырга, Кеше исемен акларга тиешбез. Безнең максат — буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны югалтмау. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, өлкәннәрдән үрнәк алып, яңа матур сыйфатлар белән тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.
Быел мәчетнең салынуына 30 ел булган! Шул уңайдан мәчетнең тирән белемле имам-хатибы Юнысов Рафил, Сәхәбетдин хәзрәт, тырыш, максатчан Наил хәзрәт белән Әлфидә абыстай Гайнетдиновлар, авыл халкының төше булган мәчет активы, дәрәҗәле кунаклар катнашында бик эчтәлекле зур Коръән мәҗлесе уздырган.
Аллаһ йорты иркен, җылы, уңайлы, якты нурлы! Бу мәчетнең башлангыч нигезен салуда күп көч керткән Марат Абдулла улын да искә алып китү кирәктер шушы урында. Күп еллар дәверендә Юраш җәмгыятен җитәкләгән Хәлил Нуретдин улы сыйныфташы Әлфис Димеев җитәкләгән төзүчеләр бригадасы белән Аллаһ йортын яңартканнар, аңа яңа сулыш өргәннәр. Инде әйтелгәнчә, Әлфидә мөслимә тәкъдиме белән мәчетнең манарасы яктыртылган...
Әйе, тырыш, максатчан гаилә — Гайнетдиновлар гаиләсе. Ә бит бу тырышлык буыннан-буынга күчеп килгән. Әлфидә ханым да, гаилә башлыгы, бүгенге көндә мәчетнең төп эшен үз өстенә алган Наил хәзрәт тә чыгышлары ягыннан гап-гади колхозчы гаиләсеннән. Әлфидә ханым чыгышы ягыннан Әгерҗе районы Иске Әсләк авылында Исламов Юныс Шәйхетдин улы һәм Камилә Мингазетдин кызы гаиләсендә ишле гаиләдә туып үссә (9 бала), Наил абыйлар ике генә бала булсалар да, өч яшьтән ярым ятим калып, өстәвенә тумыштан ук авыру туган энесенә, тол калган әнисенә бәләкәйдән үк терәк булырга туры килә аңа. Тормышның ачысын да, төчесен дә татый ул балачактан ук. Урта белем алу мөмкинлеге булмый.
Шунлыктан ул сигезенче сыйныфны тәмамлауга, гаиләгә ярдәм итү йөзеннән, механизаторлар курсына китә, механизатор булып эшли башлый. Армия сафларына алыныр алдыннан аңа шоферлар курсында укырга тәкъдим итәләр. Анысын да тәмамлап, кулына документ ала ул. Ике ел да алты ай Армия сафларында да хезмәт итеп кайта. Ул әйләнеп кайтуга, язмыш аны әле генә мәдәният көллияте тәмамлап, авылга килгән чибәркәй белән таныштыра. Бер күрүдә гашыйк булгандыр, ахры. Кулдан ычкындырасы килми аның бу гүзәлне. Алар вакытны озакка сузмыйча, гаилә корып җибәрәләр. 1975 елның 5 сентябре була бу. Бер-бер артлы өч бала бүләк итә аңа тормыш иптәше. Кыз дисәң кызлары, ул дисәң, уллары бар. Бары да тормышта үз урынын тапкан, оясын корган, балалар тәрбияләп яткан көннәре. Шулай 49 ел гомер үтеп тә киткән. Быел алар икесе дә 70 еллык юбилейларын үткәргәннәр. Ә икенче елга өйләнешүләренә 50 ел — алтын туйлары икән. Исән-сау, күк йөзләре тыныч, дөньялар имин булып яшәргә генә язсын.
Наил хәзрәт — бүгенге көндә авыл халкының төп терәге. Сәхәбетдин хәзрәт инде олыгаеп бару, ә төп имам эшкә йөрү сәбәпле, төп дилбегәне Наил хәзрәткә тартырга туры килә. Имам авылда иң җаваплы вазифаны башкара. Сабый дөньяга килсә, имам кирәк, яңа тормыш кору да имамның фатихасы белән башлана, дөньядан киткән чакта да ни балаң, ни туганың башкара алмаган эшкә ул алына. Ул гына да түгел, зираттагы эшләр дә аның өстендә. Елына берничә мәртәбә өмә оештыру дисеңме, кирәкле эш коралларын булдырумы — һәммәсе өчен дә ул җаваплы.
Шулай ук җомга намазлары оештыру да аңа йөкләнгән.
— Шунысы куанычлы, — ди тормыш иптәше, — ялгыз түгел, төп имам һәрчак янәшәдә, авыл халкы арасыннан да ярдәмчеләр табылып тора. Мәсәлән, акча эшләрен җайлауны Салихов Миркәдәм үз өстенә алса, калган эшләрдә Зиннәтуллин Габделфәт, Сәләхетдинов Хәйдәр, Галләмов Нурмөхәммәт, Тинчурин Минрахманнар һәрчак ярдәм кулын сузарга торалар. Аллаһының рәхмәтләре яусын, — ди Әлфидә ханым.
Аллаһының Рәхмәтләре яусын шушы искә алган дин-кардәшләребезгә. Хөрмәтле дин кардәшләребез! Күңелендә изге нияте булган һәркем бу изге эшләргә үз өлешен кертә ала. Ә инде изгелек, игелек кылган кардәшләребезнең барлык изге гамәлләре дә Ходай тарафыннан әҗер-савап булып, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев