Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Иске Юраш мәктәбе укытучысы Гөлүсә Сәлимова: «Мин сәнгатькә, иҗатка гашыйк...»

Сәлимова Гөлүсә Фердинанд кызы 1973 елның 29 октябрендә Алабуга районы Иске Юраш авылында дөньяга аваз сала.

«Мин сәнгатькә, иҗатка гашыйк, кирәк чакта шигьри юллар да күңел түрләреннән ургылып чыга, сценарийлар язам, бәйрәмнәр, туйлар, никах мәҗлесләре алып барам.

Укучыларымны яратам, алар белән чаралар оештырам, шулар белән бер дулкында булырга тырышам.

Иҗаттан башка сүнәм, ансыз үземне корып барган агач кебек хис итәм. Хәзер дә җыр минем юлдашым, бер җырласам ял итәм», — ди үзе турында хезмәттәшем.

Бу язмам укучыларга, аларның әти-әниләренә, мөгаллим-мөгаллимәләребезгә бик тә таныш һәм, әйтергә кирәк, бик тә якын булган, сәнгать, җыр-моңга, биюгә, театрга осталыгы белән безне көннән-көн сокландырган, таң калдырган коллегабыз, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — мәктәбебезнең йөзек кашы — Гөлүсә Фердинанд кызы хакында.

Сәлимова Гөлүсә Фердинанд кызы 1973 елның 29 октябрендә Алабуга районы Иске Юраш авылында дөньяга аваз сала. Балачагы туган авылының яшел чирәмле аланнарында уйнап үтә. «Балачак» дип аталган серле, сихерле дөнья кайчакларда адәм баласына яшәү чыганагы, энергия бирә... Ә кайчакларда киресе дә булырга мөмкин. Тормыш дигәнең бит ул һәрчак ак төсләрдән генә тормый, ак белән кара төсләр чиратлашып, берсен-берсе алмаштырып, тулыландырып кына тора. Җиде төрле төс бергә кушылгач кына, я ак, я ал төс хасил була торгандыр, шулай булмаса, салават күпере дә кеше игътибарын җәлеп итмәс иде. Бу төс инде гел бәхет төсе булыр сыман тоела... Бәхет төсе барыбер күренер әле, өметемне өзми генә көтим бераз, дип көтә кайберәүләр. Менә шулай бәхетле балачагын көтеп яши Гөлүсә дә. Нишләптер аңа тиз генә бәхетле балачак елмаймый, шулай да ул аның матур мизгелләрен генә искә алырга тырыша.

" Кечкенәдән сәхнәне үз иттем. Әтием матур җырлый иде, без гаилә белән энем, сеңлем, әти төрле үзэшчән конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый идек. Таракны микрофон итеп, артистлар кебек, әбинең күлмәген киеп, ап-ак мич артыннан чыгып өйдә концерт куюларыбыз бүгенгедәй хәтеремдә", — дип искә ала ул балачагын.

Балалар бакчасына йөргәндә, тәрбияче булырга хыяллана Гөлүсә. Тәрбияче Рәйхана апасы кебек озын чәчле оста тәрбияче буласы килә аның. Шундый хыяллар белән 1981 елда, белем үрләрен яуларга дип, мәктәпкә укырга керә.

Мәктәп еллары — ул самими балачак, яшүсмерлек еллары. Беренче укытучы, беренче класс, беренче китап, беренче язу, беренче дуслар да. Күпме хис-тойгылар, күпме борчулар, сөенү-шатлыкларны үз эченә ала ул еллар. Шулай ук яраткан һәм яратмаган дәресләр дә. "4«леләр һәм «5» леләр... Мәктәп еллары — күпме кичәләр, иртәләр, күпме конкурс-ярышлар, узышлар, күпме чыгышлар. Аларның һәрберсе, ә кайберләре бигрәк тә үзәккә үтеп, йөрәккә сеңеп кала, еллар үткән саен сагындырып искә төшә.

«Без әбием, әтием тәрбиясендә үстек. Мәктәптә мин укытучылар кушкан һәр эшне урынына җиткереп башкарырга тырыша идем. Отряд, дружина советы председателе дә, комсорг та булдым. Кул эшләрен яратып башкардым, мәктәптә укыганда ук кызлар белән ярышып чигү чигә идек, шул чигүле мендәрләрне, тастымалларны әле бүген дә чараларда кулланабыз. Бик күп фәннәрдән олимпиадаларга йөрдем, призлы урыннар яуладым.

Мәктәпкә җыелышка әбием бара торган иде. Без өч бала, укытучылар ни әйттеләр микән дип куркып, аның кайтуын көтә идек. Ул кайтып керер иде дә, өчебезне дә кочаклап алып, «балалар, йөземә кызыллык китермисез», — дип сөяр иде.

Кечкенәдән эш тәмен татып үстек. Җитмәүчелекнең дә нәрсә икәнен беләм. Иске күпернең такталарын әти белән өстерәп алып кайтып, эчем «төшеп» урын өстендә ятуларым да истә. Шуңа күрә бар булганыма Аллаһка шөкер кылып, рәхмәт әйтәм, булганыннан аермасын Раббым.

Кайвакыт кешеләргә карыйм да, җырдагы сүзләр искә төшә: «Әллә кем түгелмен, әмма ким түгелмен әллә кем булганнардан» дип үземне юатам», — дип, хәтер сандыгын әкренләп сүтә хезмәттәшем.

Әй гомерләр, гомерләр... Бу сандык тулы серләр. Бу сандыкның төбенә төшкән саен, күңел нечкәрә, ниләр белән генә «шыплап тулмаган» ул. Бик тирәндә калса да, шәкертем күңеленә тирән уелган ул, йөрәккәе түрендә тирән эз калдырган, һәммәсе истә, тик барысын да язып бетерү генә мөмкин булмас... Моның өчен, мондый балачак кичерешләрен сурәтләр өчен язучы булып туарга кирәктер, мөгаен.

Нишләтәсен инде? Һәркемнең үз язмышы, маңгайга язылган дип кабул итәргә генә кала.

Ятимлек ачысы аны бик иртә акны карадан аерырга, мөстәкыйльлеккә өйрәткән, үз проблемаларын да, олы бала буларак, эне-сеңлесенекен дә хәл итә торган була ул. Балачактан иҗатка тартылуы, бик еш сәхнәдә чыгыш ясаулары, һәрчак ниндидер оешманы җитәкләүләре дә шуның белән бәйле, әлбәттә.

Табигый сәләт бит ул очкынга тиң, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин. Аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора. Ә бу сыйфатлар Гөлүсәдә инде бәләкәйдән үк тәрбияләнгән. Аңарга Аллаһе Тәгалә тарафыннан салынган орлык, корып, юкка чыкмаган, су сибүче, әлбәттә, әбисе белән әтисе булган. Әнә бит «әтием белән төрле бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый идек...» — дип искә ала ул.

Әйе, кечкенәдән сәнгатьне үз иткән күңел, тормыш авырлыкларына карамастан, бервакытта да югалып калмый, аны юшкын капламый.
Гөлүсә ханым белән без икәүләп кат-кат хәтер сандыкларын бергәләп барладык. Бергәләп дип әйтәм, чөнки ул бит әле минем шәкертем дә иде. Бу язма-истәлек тагын бер мәртәбә хатирәләрне яңартыр, туган мәктәбебезнең тагын бер кат җылы нурын тоярга ярдәм итәр дип өметләнәбез без аның белән.

Югарыда әйтелгәнчә, мәктәп елларында аңарга отряд, дружина советы председателе дә, комсорг та булырга туры килә. Чыныгу мәктәбе үткән җитәкче комсомол оешмасының әһәмиятен ассызыклап үтте.

— Комсомолда без чыныктык, чын тормыш мәктәбе үттек. Эшләргә, яшәргә өйрәндек, — ди ул.

Кызыклы да, мавыктыргыч та булган мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Бик яхшы билгеләренә мәктәпне тәмамлаганнан соң, алда зур проблема: тиешле һөнәр сайлап, сәләтеңчә, билгеле бер югарылыкка күтәрелү, зәңгәр күк гөмбәзе астында кыйблаңны табу. Кечкенәдән үз сукмагын салырга омтылган кызның киләчәккә өметләре, хыяллары да күңелендә бөреләнгән инде: тәрбияче булу. Алда юллар күп, кайсын сайларга дигән сорау да тынгы бирми яшь кызга. Иң мөһиме, ялгышмаска, сайланган һөнәр күңелгә хуш килердәй, гомер буена яратып башкарырдай булсын. Ә матурлыкка омтылу, сәнгатькә мәхәббәт аны, әлбәттә, гомере буе озата барачак, анысына шигем юк. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Һөнәрең булса, авырлыктан курыкмасаң, эш яратсаң, син үзеңне иң бәхетле кеше дип саный аласың. Һөнәр сайлаганда, син үз язмышыңны сайлыйсың.

Киңәш бирүчеләр булгандыр, берсүзсез. Ә менә иң үтемлесе — күршеләре Мәсхүдә апаның киңәше булган, күрәсең. Балалар бакчасыннан алып мәктәп тәмамлаганчы тәрбияче булырга хыялланган баланың уй-фикере бераз гына үзгәрә үзгәрүен. Аерма зур түгел. Әйтергә кирәк, балалар белән эшләү теләге җиңеп чыга. Күршесе киңәше белән Гөлүсә Чаллы Дәүләт педагогия институтына юл ала. «Мине җитәкләп алып баручы булмады. Ул вакытта Вәлия апа Гыйззәтуллина Чаллыда укый иде, Разил бензовозда эшли, менә шул машинага өченче кеше булып утырып институтка киттем мин. Вәлия апа институт ишеген генә тоттырды, үзем юл ярып киттем.

Әнисез үсү рәхәт түгеллеген мин тагын бер мәртәбә аңладым шул вакыт. Язмышымның бер өлешен Аллаһ миңа бер сынау итеп биргән, дип кабул иттем. Мең шөкер, бер кулы гарип булган әтием белән әбием, безне өч баланы кеше итеп зур тормышка аяк бастырдылар. Урыннары фирдәвес җәннәтләрендә булсын».

Ике ел укыгач, язмыш кушуы буенча читтән торып белем алуны сайлый ул. Хезмәт юлын Илмәт башлангыч мәктәбеннән башлый. Беренче укытучысы — Земфира апа остазы була. Мөгаллимә беренче тапкыр Илмәт башлангыч мәктәбендә тәүге дәресен бирә. Шулай итеп, тормышының уналты елы сабыйларга белем биреп уза.

Иң изге хисләрнең чәчәк аткан чагында алар Мисгать белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Шул изге хисләрне гомергә саклап, янәшә атларга бер-берсенә сүзләр бирәләр. Әткәй-әнкәйләр саклаган учакны, бергәләп, сүндермичә, кайнана белән шактый гына матур итеп гомер кичерәләр алар. Бер-бер артлы ике бала туа. Гаилә түгәрәкләнә кебек. Әле язмыш сынаулары бетмәгән икән шул... Бер-бер артлы улына, кызына җитди операцияләр кичерергә туры килә. Тормышында ачы хәсрәтләр, авырлыклар күп күрсә дә хезмәттәшебез сынмады, сыгылмады, тормышның көчле җилләре өтеп-өтеп җибәрсәләр дә егылмады, башын югары күтәреп, үзенең укучыларына, балаларына маяк, чын мәгънәсендә остаз булып һәрвакыт алга атлады. Аның яшәү дәрте сүнмәде, сүрелмәде, оптимист булып яшәвен дәвам итә. «Тормыш юлым җиңел булмаса да, мин Аллаһка рәхмәтлемен. Аллаһ яраткан бәндәсенә сынаулар бирә дигән бит. Сәхабәләр дә, тормышлары җайлы барса, Аллаһыбыз безне онытты микән әллә дип борчыла торган булганнар. Аллаһка мең шөкер ул урынына улым, кыз урынына кызым, өч оныгым —Самир, Алмир, Радмир бар.

Тормыш утта да яндырды, бозлы суга да салды. Ике баламны да операция өстәлләренә салган көннәрем исемә төшкәндә, күз яшьләрен тыя алмыйм. Аларны бергә җыйсаң диңгез килеп чыгар иде», — дип, яшьләргә манчылып, әңгәмәбез дәвам итә.

2008 елда яңадан уку йорты аңа үзенең ишекләрен ача. Юраш мәктәбенә күчкәч, инглиз теле фәне буенча укырга китә ул. Ул еллардан соң да инде күпме сулар аккан. Авыр еллар инде бик еракта калган кебек. Гөлүсә Фердинанд кызы — бүгенге көндә районыбызда инглиз теле фәне буенча зур тәҗрибәле алыштыргысыз мөгаллимә. Бар көчен балалар тәрбияләүгә биреп, хезмәтен яратып башкара ул.

Укучылары белән инглиз теле буенча «Минем туган ягым. Аның урамнары. Минем гаиләм» кебек проектлар төзеп, район, республика күләмендәге бәйгеләрдә, тәрбия эшләре буенча җитәкче буларак төрледән-төрле сәнгать чараларында катнашу — аның яраткан шөгыле.

Сүз дә юк, мөгаллимәнең иҗатка, җыр-моңга булган мәхәббәте шәкертләренә дә күчә. Мәктәбебезнең иҗатка гашыйк укучылары бу халәтне девиз итеп алып, аның түгәрәкләренә бик яратып йөриләр. Шуңа күрә яхшы нәтиҗәгә ирешәләр.

Матурлыкка гашыйк кешеләр генә киләчәк буынга шул халәтне тапшыра ала. Серле дөньяга җитәкләп алып керүче җитәкче булуга балалар бик шат. Уңышлар гына юлдаш булсын үзләренә.

Өстәвенә Гөлүсә ханым оныкларының яраткан әбисе, балаларының кадерле әнисе, тормыш иптәшенең бердәнбере, укучыларының хөрмәтле укытучысы, коллегаларының алыштыргысыз җитәкчесе. Ихлас, эчкерсез зат ул, һәркемнең күңеленә ачкыч яратуга сәләтле.

Мәктәбебебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә күп көч керткән, коллектив күңеленә җырлары, моңнары белән илһам, дәрт өстәгән, бар гомерен балаларга багышлаган мөгаллимәбезнең хезмәте район мәгариф идарәсенең, Алабуга муниципаль район башлыгының, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау кәгазьләре белән бәяләнде. Бу инде мөгаллимәнең эшенә ни дәрәҗәдә җитди, җаваплы каравын күрсәтүче төп дәлил. Без коллективыбызда шундый сәнгать кешесе булуга шат һәм аның белән горурланабыз. Юбилей көннәрендә хезмәттәшебезгә иң изге теләкләрне юллыйсы килә. Әле озак еллар коллективны, гаиләсен шатландырып, эшеннән ләззәт алып, тәм табып, күңел тынычлыгы белән, тигезлектә, балаларының уңышларына сөенеп, оныкларының шатлыгына төренеп яшәргә язсын. Амин!

Үз һөнәренә, сәнгатькә гашыйк кеше буларак, киләчәктә дә аңарга иҗади уңышлар телибез!

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев