Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы җитәкчелеге ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

Очрашу «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә булды.

Бу атна башында район җитәкчелегенең ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән традицион очрашуы булды.

Хәрбиләрнең барысы өчен дә якыннары янәшәсендә үткәрелгән һәр минут кадерле, шуңа күрә еш кына алар очрашуга бергәләп киләләр. Менә бу юлы да «Аю» кушаматлы сугышчы очрашуга өлкән кызы белән килгән иде. Ялда ул беренче тапкыр, һәм кыз бер генә минутка да әтисенең кулын ычкындырмый.

— Кәефләр яхшы, егетләр белән үзара аңлашып, уртак тел табып торабыз. Начар уйларга бирелмәскә, бары тик алга таба барырга тырышабыз. Ышанам, без җиңәчәкбез, бу вакыт мәсьәләсе генә, — ди ул.

Очрашуга килгән «Шара» кушаматлы хәрби шулай ук көрәшкә әзер, җиңүгә ышана. Бу аның икенче мәртәбә ялга кайтуы, шушы көннәрдә ул яңадан частена үз хәрби бурычларын үтәргә китәчәк.

— Яшәү шартларының нинди булуы да мөһим, бездә барысы да яхшы, азык-төлек җитәрлек, башка кирәк-яраклар да бар. Халык булыша, гуманитар ярдәм алып торабыз, рәхмәт сезгә, — ди ул.

— Бу тормышта ниндидер файдалы эш эшләргә тиешмен дигән карарга килдем, шуңа күрә хезмәткә киттем. Барысы да яхшы булачак, без җиңәчәкбез, — ди «Каен» кушаматлы хәрби хезмәткәр.

Концерттан соң аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Биредә җыелган хәрби хезмәткәрләргә тагын бер тапкыр нинди ярдәм алырга мөмкин икәнен, кыенлыклар килеп туса яки сораулар булса кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртеп уздылар. Район ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар да гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, пенсионерлар оекбашлар бәйли, шәмнәр ясый, маскировка челтәрләре үрәләр. Геннадий Петрович ассызыклаганча, аның телефон номеры командирларда бар, һәм кирәк була калса ул шулай ук ярдәм күрсәтергә әзер.

— Барыбызны да җиңү теләге берләштерә. Рәхмәт сезгә, — дип мөрәҗәгать итте ул хәрбиләргә. 

Хәрби комиссар Николай Битюков алабугалыларның лаеклы хезмәт итүе, еш кына якташларыбызның рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнүе турында сөйләде.

— Хәрби частьләр командирларыннан хатлар килә — алар алабугалылар хезмәтеннән канәгать, егетләр лаеклы хезмәт итә. Әлбәттә, һәр командирның бурычы — шәхси составны саклап калу, әмма сез дә үзегезне, хезмәттәшләрегезне, иптәшләрегезне саклагыз, монда сезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз көткәнен онытмагыз, − диде Николай Битюков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев