Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Морт авылында күперне төзекләндерәчәкләр

Ремонт өчен 1,5 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Сессия барышында район башлыгы халыкны шәхси сораулары буенча кабул иткән вакытта, биредә яшәүче Ләйсән Галиева авыл күперен төзәтергә булышуларын сорады. Сессия эшендә ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл күперен төзәтү мәсьәләсе буенча уңай җавап бирде, ремонт өчен 1,5 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Әйтергә кирәк, бу күпер авылның иң матур урыннарыннан берсенә — Балавыз чишмәсенә алып бара. Аны төзекләндереп, 2015 елда тантаналы төстә ачканнар иде. Авыл кешеләре генә түгел, кунаклар да бирегә яратып йөри.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, Морт райондагы иң матур авыллардан санала, халкы да хезмәт сөючән, тырыш. Шуңа да бүген бу авыл җирлеге төзеклеге белән аерылып тора. Рөстәм Мидхәт улы җирлек башлыгына һәм биредә яшәүчеләргә намуслы хезмәт өчен рәхмәт әйтте. Җирлектә барлыгы 916 кеше яши, район башлыгы мондагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәйзелхан Әхмәтҗановка аерым рәхмәт сүзләрен белдерде, чөнки ул шулай ук авыл мул яшәсен өчен күп эшли. 

Гуманитар ярдәм җыюдан да читтә калмадылар. Биредәге оешма коллективлары, авыл халкы «Ярдәм янәшә!» республика чарасына кушылды. Фәйзелхан Әхмәтҗанов көрәшчеләр өчен 1000 данә ит консервлары җибәрде.

Сугышчыларга дип 36 маскировка челтәре тапшырылган. Бу эшне территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Кадрия Сәлимова оештырды.

Шунысы да бар, Морт авылында, беренчеләрдән булып, авыл үзәген төзекләндерүгә алындылар, биредә парк булдырдылар. Бу эш үзара салым акчаларына башкарылды. Яңа тимер койма урнаштырылды, балалар мәйданчыгы төзеделәр, эскәмияләр һәм чүп савытлары да куйдылар. Алмаз Хисаметдинов авылдашларына бүләк ясады: танылган мультфильм геройлары — Бүре һәм Куянның сыннарын ясап урнаштырды. 

Район башлыгы хисап сессиясендә әйтүенчә, паркны үстерүгә җирле бюджеттан тагын 1,5 миллион сум бүлеп биреләчәк. 

Мортта авыл хуҗалыгы гел үсештә. Авылның иң эре җитештерүчесе — «Әхмәтҗанов крестьян-фермерлык хуҗалыгы». Монда барлыгы 859 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 250се — савым сыерлары. Фәйзелхан Әхмәтҗанов хуҗалыгында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча 350 баш савым сыерына исәпләнгән ферманы эшләтеп җибәрергә ниятлиләр, хәзерге вакытта 154 нәселле тана сатып алынган инде.
Гадәттәгечә, җирлек башлыгы Фаиз Закиров узган елда җирлектә башкарылган эшләр турында гына түгел, 2023 елга планнар турында да сөйләде. 

Планнарда:
1) паркта үзара салым акчасына эшне дәвам итү;
2) Таулы урамында күперне ремонтлау;
3) Үзәк урам юлына 260 метр асфальт салу;
4) зиратны чистартуны дәвам итү;
5) авыл территориясен Америка өрәңгесеннән чистарту;
6) авыл урамнарын өлешчә ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев