Алабуга районы Морт авылының Тау урамында күперне төзекләндереп бетерделәр
25 метрга якын озынлыктагы күпер 80нче елларда төзелеп, шуннан бирле монда бернинди төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән.
Шушы көннәрдә Морт авылында Тау урамындагы күперне төзекләндерү төгәлләнде.
Бу күперне җирлекнең төп юл участокларының берсе дип атарга мөмкин — ул авылның ике өлешен тоташтыра, аның буенча көн саен җирле халыкның гына түгел, бөтен тирә-юньдә билгеле булган чишмәгә эләгергә теләүчеләрнең дә дистәләгән машинасы уза — чишмә суы алырга, фотога төшәргә теләүчеләр күп.
— Тау урамындагы күперне төзекләндерү — безнең авыл җирлегендә иң борчулы мәсьәләләрнең берсе. Ул сигез ел дәвамында хәл ителә алмый килде. Гыйнварда хисап сессиясендә җирле халык район башлыгына ремонт өчен акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Мидхәт улы, күпер төзекләндереләчәк, дип вәгъдә бирде. Бүгенге көндә ремонт эшләре төгәлләнде инде. Без бик канәгать. Авыл халкы исеменнән район башлыгына зур рәхмәтебезне белдерәм, — ди Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров.
25 метрга якын озынлыктагы күпер 80нче елларда төзелеп, шуннан бирле монда бернинди төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән. Бу хәл, әлбәттә, авыл халкын бик борчый иде.
— Бу авылда хатынымның әнисе яши, монда атна саен диярлек кайтабыз. Авыл халкы үтенечен игътибарсыз калдырмаганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, биредә яңартылган күпернең булуы бик сөендерә! Без аның ачылуын көттек, чөнки бу бердәнбер күпер, әлегә кадәр безгә әйләнеч юлдан йөрергә туры килде, ә ул шактый уңайсыз, яңгыр явып китсә, үтәрлек тә түгел, — ди Марат Фәйзуллин.
— Күпер бик иске, ташландык диярлек хәлдә иде, шуңа күрә без үткәрелгән ремонттан бик канәгать, чишмәгә дә, урманга да яхшы күпер буйлап йөриячәкбез, — дип сөенә Илназ Сираҗиев.
Фотода: Тау урамындагы күпер төзекләндерү процессында. Хәзер аның буенча хәрәкәт ачык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев