Алабуга районы Морт мәктәбе укучылары беренче укытучыларын бәйрәм белән котлады
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән?
Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык — аналар сабырлыгына тиң. Шундый укытучыларның берсе Морт мәктәбендә озак еллар буе хезмәт куйган башлангыч сыйныф укытучысы Әлфинур Әхтәм кызы Закирова. Укытучылар көне уңаенннан чыгарылыш сыйныф укучылары беренче укытучыларын бәйрәм белән котлап рәхмәт белдерәләр.
Беренче мөгаллимем
Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән көнем хәзер дә күз алдымда. Ике зур бантлы, кулына чәчәк бәйләме тоткан кечкенә генә кыз беренче сыйныфка кергәннән соң, тугыз елга якын вакыт үтте.
Ул чакта мин алда нәрсәләр көткәнен дә, тылсымлы белем иленә туры юл күрсәтәчәк, мең төрле сорауларыма җавап бирәчәк кешене дә белми идем әле.
Хәзер үземне бик бәхетле дип әйтә алам, чөнки укытучыбыз безне үз канаты астында тәрбияләгән, ныклы белем биргән, дөньядагы иң яхшы укытучыларның берсе — Әлфинур Әхтәм кызы. Мәктәпнең беренче дүрт елы буена ул минем тугры юлдашым булды.
Беренче укытучым — искиткеч кеше. Аның безгә белем бирү өчен куйган хезмәте хөрмәткә лаеклы. Шуның өчен дә мин башлангыч мәктәпне яхшы билгеләренә генә бетердем. Әлфинур апа таләпчән булса да, күпчелек очракта икенче «әниебез» кебек ягымлы, юмарт булды.
Беренче, икенче сыйныфта укыганда безгә катлаулы биремнәр биргәнгә, орышканга, тормышка өйрәткәндә, кайвакытта үпкәләп тә куя идем, ләкин моның барысы да юкка гына булмаганын хәзер генә аңладым.
Еллар үтте, мин инде чыгарылыш сыйныф укучысы, безне төрле укытучылар укытты. Шулай да беренче укытучым минем хәтеремдә мәңгегә истә калачак, чөнки иң беренче булып серле дөньяны ачарга булышкан кешем Сез идегез. Мең, мең рәхмәт Сезгә, минем укытучым.
Замирә ШӘЙГАЛЛӘМОВА,
Морт мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Укытучыма
Укытучы, сердәш-киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Калырсыз Сез күңел түремдә.
Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы сүзләр бу! Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мине, елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым — Әлфинур Әхтәмовна каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, кыска чәчле, түгәрәк якты йөзле. Ул безнең күңелләргә беренче көннән үк ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучы апабыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, шәфкатьле булырга, матур итеп җырларга, биергә, укырга, рәсем ясарга да өйрәтте. Укытучым таләпчән дә, кирәк чакта кырыс та, шәфкатьле дә була белде. Дәресләрне дә бик күңелле итеп үткәрә иде ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмады. Беренче укытучыбызга без гомер буе бурычлыбыз! Рәхмәт Сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыбыз! Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып калуыгызны телим.
Укытучым!
Яшәгән һәр көнең,
Эшләгән һәр эшең
Сузылсын якты бер нур булып.
Сайлаган юлыңа
Гомерең буена
Рәхмәтләр өелсен тау булып.
Басыйр ГАЙНАНОВ,
Морт мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев