Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында «Виват Шурави» төркеменең хәйрия концерты булды
Җыелган акчалар МХО зонасындагы хәрбиләргә җибәрелә.
Олы Шүрнәктә махсус хәрби операция көрәшчеләрен хуплап, концерт куйдылар. Үзләренең иҗаты белән халыкара ватанпәрвәр фестивальләр лауреаты — «Виват Шурави» төркеме чыгыш ясады. Һәр җырны алар чын йөрәктән башкарды, аларда бит армия дуслыгы, Ватанны ярату, әфган тугандашлыгы яңгырый.
Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников сөйләвенчә, «Виват Шурави» төркемендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар җырлый. Залда махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм чаралары җыю өчен тартма урнаштырылган иде. Авыл кешеләре моны куәтләде.
«Виват Шурави» төркеме 14 ел эшли инде. Патриотлар рухындагы концертлары белән алар күп йөри.
— Шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрибез, хәйрия концертлары куябыз, патриотик җырлар башкарабыз. Удмуртиядә, Татарстан шәһәрләрендә булдык, Алабуга районын бөтенләй йөреп чыктык диярлек. Җыелган чараларны көрәшчеләргә, госпитальләргә җибәрәбез. Донецкидагы Ватан волонтерлары Берлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә без. Махсус хәрби операция урынына алты тапкыр бардым инде. Бездән барысына да зур рәхмәт! Бердәм булсак, без җиңелмәбез, — ди төркем җырчысы, чик буе гаскәрләре ветераны Фоат Билалов.
***
Концерт алдыннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу оештырылган иде. Авыл кешеләре район басмасыннан кайсы мәгълүматны яратып укуларын сөйләде. Берничә кеше районыбызда татар телендә чыгып килә торган бердәнбер газетага — "Алабуга нуры"на да язылды.
Моннан тыш, бу көнне авыл кешеләре алдында Алабуга районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре чыгыш ясады. Ул җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау кирәклеген искә төшерде, коры үлән яндыруның никадәр куркынычлы булуын, шулай ук янгыннарга каршы тәртипне бозган өчен штраф каралганлыгын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев