Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында хисап сессиясе узды

Бүген бу җирлектә 400 кеше яши. Алар актив, туган авыллары өчен янып-көеп йөриләр, чит кайгыга да битараф түгелләр.

Олы Шүрнәк авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция урынындагы солдатларга булышуга бар көчләрен бирә. Алар челтәр үрә, гуманитар ярдәм җыя. Авыл кешеләре тагын ни белән яши? Хисап сессиясендә җирлек башлыгы Николай Мельников шул турыда сөйләде. 

Бүген бу җирлектә 400 кеше яши. Алар актив, туган авыллары өчен янып-көеп йөриләр, чит кайгыга да битараф түгелләр.

Берләшеп, алар гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәре һәм оекбашлар бәйли башладылар. 

− Эштән соң, вакыты булган хатын-кызлар клубта җыела. Күптән түгел генә без бәйләүнең яңа ысулын өйрәндек. Җиңү өчен, без барысын да эшлибез. Көрәшчеләребезгә ышанабыз, − ди җирле җәмәгать үзидарәсе рәисе Лилия Чайникова. 

Бу хәрәкәткә кушылучыларның берсе — Исаевлар гаиләсе. Алар үз умарталыкларыннан безнең солдатларга берничә тапкыр бал җибәргән, җылы оекбашлар, перчаткалар, акча да тапшырганнар.

− Хәзер шундый заман. Бөтенесе җиңү хакына берләште, һәм без читтә кала алмадык, − диләр Исаевлар.

Авылда яшәүчеләр үзара салым программасында да катнаша. Ел саен алар йөз процент салым туплый. Былтыр, республика субсидиясе белән бергә, акчаның барлык күләме 1 миллион 100 мең сум булган. Бу чараларга түбәндәге эшләр башкарылган:
— Олы Шүрнәк авылында Азин урамындагы 180 метр юлны төзекләндергәннәр (695 000 сумлык);
— Югары Шүрнәктә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл урыны өчен җир төзекләндерелгән (170 000 су млык);
— Үмәк авылында юлның бер өлешенә вак таш җәелгән (235 000 сум).

Быел халык салым күләмен арттырырга булган. Алар шул рәвешле күбрәк мәсьәлә чишеп буласын аңлыйлар. Авылларын үстерү өчен тырышалар. Шәхси сораулар буенча аларны АМР Советы аппараты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева һәм ТРның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин кабул итте. Халык мәктәпне төзекләндерүләрен һәм телефон баганаларын алыштыруны сорый.

Лилия Чайникова сөйләвенә караганда, әлеге баганалар ул кияүгә чыккан вакытта, ул яши торган урамда торган. Хәзер алар череп беткән һәм төрле якка авышкан. Ул Таттелеком оешмасыннан чыбыкларны электр баганаларына күчереп элүләрен үтенә.

Яр Чаллы «Таттелеком» ААҖнең Алабуга район электр станциясе идарәсе башлыгы Айдар Фатыйхов әйтүенчә, алар бу баганаларны караячак, чыннан да тузган булсалар, мәсьәләне чишү юлларын эзләячәкләр, чөнки җитди финанс чыгымнары таләп ителә. 

Быелга авыл җирлеген үстерү буенча ниятләр зур:
— «ТР торак пунктларында урамнарны яктырту» республика программасы буенча эшне дәвам итү;
— «Татнефть» гранты откан хисапка Олы Шүрнәктә спорт мәйданчыгы урнаштыру;
— Олы Шүрнәк авылында, республика программасы буенча, Ленин урамының 200 метрына вак таш җәю;
— торак пунктларын төзекләндерүне дәвам итү;
— Шүрнәк елгасы тамагын чистарту;
— авылда спорт чараларын үткәрүгә махсус игътибар бирү;
— авыл җирлегенә инвестицияләр җәлеп итү буенча башка конкурсларда катнашу; 
— авыл туризмын үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев