Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында тыл ветераны үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбиляр Танайка авылы җирлегенең Колосовка авылында яши.

Кичә Алабуга районында яшәүче Пелагея Федорова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр бу көнне үзенең адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишетте. 

Юбилярны ТР Рәисе һәм Алабуга районы башлыгы исеменнән АМР башлыгы урынбасары Роман Исланов котлады. Шулай ук авыл активы һәм Ветераннар советы делегациясе аны «Берегиня» ансамбле башкаруындагы матур җырлары белән сөендерде.

Федорова Пелагея Александровна Балык Бистәсе районының Уракчы авылында туган, тыл хезмәтчәне 6 медальгә ия. Әтисе умартачы, әнисе хуҗабикә булган.

Чистай шәһәрендә яшәгәндә Федоров Иван Александровичка (Бөек Ватан сугышында катнашкан) кияүгә чыга, өч бала таба. Хәзер юбиляр оныгы Надежда һәм аның ире Евгений белән Танайка авыл җирлегенең Колосовка авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев