Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районының Свиногорье авылында яшәүчеләр 140тан артык маскировка челтәре үргән

Бу торак пунктта даими рәвештә нибары 50 кеше яши.

Свиногорье авылының Мәдәният йортындагы концерт залы бер ел элек диярлек хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәрләре үрү остаханәсе итеп үзгәртеп корылган. Дүшәмбе көнне битараф булмаган авыл халкы 143нче челтәрне үрүне тәмамлады.

Шунысы игътибарга лаек, бу мөһим һәм шактый четерекле эшне мөлаем, нәфис хатын-кызлар башкара — Галина Стулова, Валентина һәм Татьяна Белоноговалар, йорт эшләренең дә күп булуына карамастан, клубка көн саен киләләр. Җәй буе аларга Түбән Камадан Вера Байбарак та булыша, бу атнада гына кире шәһәргә кайтып киткән.

— Егетләребез өчен җан әрни, шуңа күрә бу эшкә керештек. Кечкенә булса да, ярдәм, — ди алар.

Без килгәндә, хатын-кызлар гадәттәгечә үзләренең «эш» урынында иде. Биредә челтәрләр үрү эшен узган елның ноябрендә башлаганнар. Әлеге тәкъдим белән клуб мөдиренә Наталья Рябушева мөрәҗәгать иткән, хатын-кызлар аны шундук хуплап күтәреп ала. Башта сеткалар иске җәймәләр һәм мендәр тышлыкларыннан үрелә, ә аннары Наталья Владимировна волонтерлар өчен материаллар сатып ала башлый. Бер ел эчендә Свиногорьеда яшәүче хатын-кызларның куллары шомарган, бүген эшләре бик тиз бара.

— Без яллардан тыш һәр көн саен, сәгать иртәнге тугызда киләбез. Хәзер ияләндек инде, көненә бер челтәр үрәбез, әлбәттә, зурлыгына да карый, — ди алар.

Хатын-кызлар эшкә тормыш иптәшләрен дә җәлеп итә. Михаил Стулов һәм Алексей Белоногов челтәрләрне кисеп бәйли.

— Кайтарылган тукыманы без кисәбез, сеткага урнаштырабыз һәм хатын-кызларга бирәбез. Җәй көне вакыт аз иде, хәзер ара бушады. Тагын нәрсә эшләп утырыйк инде без? — дип көлә Михаил Стулов.

Билгеләп үтәргә кирәк, челтәрләр үрүдән тыш Свиногорьеда яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыю белән дә шөгыльләнә. Кем нәрсә булдыра ала, шуны алып килә: әзер консерва, яшелчәләр, сабын, мунчала һәм башкалар. Бу торак пунктта даими рәвештә нибары 50 кеше яши, әмма финанс ярдәмен биредә туып-үскән кешеләр дә җибәрә.

Узган ел барлыгы 121 мең сум акча җыйганнар. Айга бер тапкыр тупланган бар нәрсәне алар гуманитар пунктка алып китә, аннан инде ярдәм безнең хәрбиләргә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев