Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы авылларында хисап сессияләре дәвам итә

Бу юлы 2019 елда башкарылган эшләр турында Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева сөйләде.

Традиция буенча, отчет алдыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллинага 6 кеше үз сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Андрей Ноговицинның кабул итүгә беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул – I төркем инвалид һәм аңа атнага берничә тапкыр гемодиализга йөрергә кирәк. Хәзер ул бу процедурага Алабугага барырга мәҗбүр, шул сәбәпле инвалидлык буенча пенсиянең күп өлеше юлга китә.

Кабул итү вакытында социаль яклау хезмәткәре аңлатканча, юл чыгымнары өчен компенсация башка шәһәргә дәваланырга баручыларга гына бирелә. Андрей Ноговицын очрагында ул каралмаган.

Зөлфия Сөнгатуллина әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм итү өчен төрле вариантлар каралачагын әйтте.

Наталья Евстафьева да сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорау белән килде.

– Элек Костенеево амбулаториясендә стоматология кабинеты эшләде. Бик яхшы иде: эштән сорап китеп, шәһәргә йөрергә туры килмәде. Әлеге кабинет яңадан эшли башласын иде, – ди ул.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин сүзләренә караганда, кабинетны ябуның төп сәбәбе – җиһазларның йөз процент тузуында, шулай ук табиб-стоматолог булмау.

– Хәзерге вакытта стоматология ярдәме Морт участок хастаханәсе базасында һәм Алабугада күрсәтелә.

– Әгәр җиһазлар мөмкинлек бирсә, безнең алда табиб эзләү мәсьәләсе торыр иде. Милли проектларны өйрәнергә кирәк. Бәлки, берәр пункт ярдәмендә җиһазларны яңарту мөмкин булыр, – диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Шулай ук юл ремонты, Бессониха авылын газлаштыру һәм су белән тәэмин итү, спорт мәйданчыгы төзелеше буенча сораулар бирелде.

Очрашу Ольга Козыреваның узган ел дәвамында башкарылган эшләре турында хисабы белән дәвам итте. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда урам утларын, юлларны төзекләндерү буенча эшләр башкарылган, Черенга авылы зиратына яңа койма куелган, санкцияләнмәгән ике чүплек бетерелгән, җирлек территориясен чистарту буенча даими рәвештә өмәләр үткәрелгән.

– Узган ел башкарылган мөһим эшләрнең берсе – Анзирка елгасы аша күперне төзекләндерү. Ул бөтенләй җимерек хәлдә, периласы да юк иде диярлек, аның буенча үтү проблемалы булды. Моннан тыш, халык белән бергә без үз вакытында Җиңүнең 40 еллыгына утырткан паркны төзекләндерергә булдык. Аны өрәңге басып алган иде. Без аны бергәләп тәртипкә китердек, өч өмә уздырдык, каеннар гына калдырып, чәчәкләр утырттык, − ди Ольга Владимировна.

Быел да авыл халкының планнары аз түгел:

- Мамыловка бистәсендәге зират территориясен төзекләндерә башларга;

- “Торак пунктларда урам утларын торгызу” республика программасы буенча урам утларын монтажлауны дәвам итәргә;

- авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә, төгәлрәге,Черенга авылындагы Көньяк урамы, Чыршыдагы Тынычлык урамы, Бессониха авылындагы Яр урамы, Мамыловка бистәсендәге Болын урамы өчен үзара салым акчасына вак таш сатып алырга;

- Яңа Анзирка авылының Колхоз урамында чокырларны ямау эшен дәвам итәргә;

- Яковлево авылындагы Ленин урамы буенча юлны төзекләндерергә;

- Яковлевода Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ремонтларга;

- Яковлеводагы Ленин урамында һәм зиратта контейнер мәйданчыклары урнаштырырга;

- Яковлево авылындагы сквер территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев