Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы башлыгы журналистлар сорауларына җавап бирде

Төрле өлкәләргә — төзекләндерү, сәламәтлекне саклау, мәгариф, иҗтимагый өлкәгә кагылышлы сораулар яңгырады.

Бер сәгать ярым буена Рөстәм Нуриев журналистларның сорауларына җавап бирде. Әйтергә кирәк, алар аз булмады. Төрле өлкәләргә — төзекләндерү, сәламәтлекне саклау, мәгариф, иҗтимагый өлкәгә кагылышлы сораулар яңгырады. 

Торгызуга таба
Очрашуны башлап, Рөстәм Нуриев, ел гади булмады, сөйләрлек нәрсәләр күп дип белдерде. Пандемиягә карамастан, район икътисады торгызыла. Тугыз ай йомгаклары буенча, сәнәгать җитештерүе индексы 116 процент тәшкил итә. Республиканың муниципаль районнары арасында иҗтимагый-икътисадый үсеш буенча безнең район 7нче урынны били. Бушатылган продукция күләме буенча Алабуга районы ныклы 5нче урынны саклап килә, әлеге күрсәткеч шушы елның 9 ае өчен 133,2 миллиард сум тәшкил итте. 
Элеккечә, инвестицияләр тарту үзәге булып «Алабуга» МИЗы тора. Аның резидентлары арта, яңадан-яңа җитештерү урыннары ачыла. Шәһәрнең башка предприятиеләре дә нәтиҗәлелекне арттыра. «АлАЗ» ҖБ ел ахырына кадәр эчке һәм тышкы базарда нефть табу компанияләре өчен махсус техника заказларын арттыруга йөз тота. 

«Эссен Продакшн АГ» компаниясе үсешенең төп юнәлеше — соус җитештерүне киңәйтү. Кертемнәр 1 миллиард 40 миллион сум акча тәшкил итте. 
«Алабуга УкупрПласт» предприятиесе тарафыннан металл капкачлар өчен махсус боҗра җитештерү буенча урын булдыру проекты эшләнгән. Аның бәясе 138,4 миллион сум булачак. 

«Алабуга Сөте» җитештерүне заманчалаштыруга 120 миллион сум акча тотарга ниятли.

Матур һәм уңайлы булсынга
Очрашу барышында төзекләндерү хакында да сүз булды. Бу юнәлештә шәһәрдә эш ел буе барды, хәзер дә дәвам итә. Нефтьчеләр проспектында шушы көннәрдә генә матур һәм зиннәтле эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды. Алга таба нәкъ менә шундый кече архитектура формаларын куярга уйлыйлар. Алабуга шәһәрлеге территориясендә дә түбәле һәм эскәмияле яңа ял урыннары барлыкка килде. Рөстәм Нурив әйтүенчә, ул ял көннәрендә шәһәрдәшләрнең бирегә чыгып, кыядан күренеш белән хозурлануларын күргән. Шуңа да бу урыннарны тәртипкә китерергә кирәк иде. Хәтерләсәгез, монда койманы һәм күпердәге киртәне яңарттылар. Киләсе елга планнарда — тротуарлар салу һәм алмагачлар рәтен яңарту, кече архитектура формаларын урнаштыру. Хәзер биредә аска таба баскычларны төзекләндерәләр. Боларның барысы да тирә-якны җимереп йөрүчеләрдән саклауга мохтаҗ. 

Яңа кадрлар һәм йогышлы авырулар бүлеген төзекләндерү
Сәламәтлекне саклау өлкәсендә кадрлар җитмәү һаман да кискен проблема булып кала бирә. Бүген 70 медицина хезмәткәре кирәк. Балалар фтизиатры, аллерголог-иммунолог, гастроэнтеролог, кардиолог, ДФК табибы кебек белгечләр таләп ителә. Пенсия яшендәгеләр һөнәрләреннән кире кайтмаска китә. Бу пандемия вакытында артып киткән эш тыгызлыгыннан да. Шулай да барысы да алай ук начар түгел. Быел яңа 6 белгеч җәлеп килгән. Шулар арасында колак-тамак-борын табибы да бар. Яшь белгечләрдән беренче булып аңа муниципалитет җир кишәрлеге бирде. Хакимият мондый ярдәм чарасы яңа кадрларны җәлеп итүдә яхшы чара булыр дип уйлый. 

Тагын бер чара — социаль ипотека. Быел ук ике йортка нигез салыначак, берсе — нефтьчеләр, икенчеләр − муниципаль хезмәткәрләр өчен, шул исәптән яшь табибларга да. Ел буенча да ярдәм күрсәтелеп килде. Шул рәвешле, муниципалитет 13 миллион сум акчалык медицина җиһазы сатып алды, лор табибы өчен махсус яңа җиһаз булдыру планлаштырылган, анысы операцияләр үткәргәндә кирәк. Алабуга үзәк район хастаханәсе өчен колоноскопны «Эссен Продакшн АГ» АҖ алып биргән. «Алабуга» МИЗы да читтә калмаган. Моннан кала, Рөстәм Нуриев журналистларга сөйләвенчә, хәзер федераль акчаларны стационарны төзекләндерүгә яисә яңа хастаханә төзүгә файдалану турында сөйләшүләр алып барыла. Республика Президенты хупласа, киләсе елда йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндереп, балалар тудыру бүлеген яңадан ачарга җыеналар. Бу эшләргә 1,5 миллиард сумга якын акча кирәк.

Автостанция кабат эшли башлаячак
Автовокзал булмау — районның тагын бер катлаулы мәсъәләсе. Бүгенге көндә муниципалитет тарафыннан Чапаев урамы, 76А/2 адресы буенча урнашкан автостанция бинасын сатып алу турында килешү булдырылды. Милекче әлеге бинаны һәм янәшәдәге участокны 10 миллион сумга бәяләгән. Кешеләр иске М-7 юлында тормасын өчен, шәһәрара автобуслар шәһәргә керергә тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Янә урамнарны яктырту турында
Халык арасында урамнарны яктырту буенча да сораулар күп. Кайбер урыннарда ут бөтенләй юк. Район башлыгы әйтүенчә, бу күләмле эшләр белән бәйле. Яктырту баганаларын урнаштыруга һәм кабельне җир астына салуга җирле бюджеттан һәм юллар фондыннан 30 миллион сумга якын акча җибәрелгән, 890 миллион сум — «Челтәрле компания» чаралары. Быел шәһәрдәге Төзүчеләр, Мәскәү урамнары, Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары тиешенчә яктыртылды. 
Әйтергә кирәк, мондый эш электр үткәргечләрен көчле җилдән саклый, димәк, көтмәгәндә ут өзелүләрне булдырмаска ярдәм итәр. 

Яңа елда бәйрәм итәчәкбез
Россия кулланучылар күзәтчелегеннән катгый тыюлар булмаса, Яңа елда бәйрәм чаралары булачак. Рөстәм Нуриев әйтүенчә, безнең шәһәрдә ул Яңа елны өченче мәртәбә каршылаячак, һәм элекке еллардагы кебек үк, алабугалыларны 21.00 сәгатьтә бәйрәм концертына чакыра. Быел Шишкин буаларына да җан керергә охшаган. Биредә Кышкы уеннар үткәрү өчен таучыклар урнаштырырга җыеналар. 

Үзебезнең пляж
Журналистлар шәһәрдә үзебезнең кызыну урыны булырмы, дип тә сорадылар. Булыр. Пляж, катерлар өчен ангар, тиешле инфраструктура, шул исәптән җәмәгать туклануы урыны, прокат. Пристаньнан ерак түгел ял урыны да булачак. 

Киләчәккә ниятләр
Очрашу ахырында Рөстәм Нуриев киләсе елга планнар белән уртаклашты. Барлык өлкәләрдә дә зур үзгәрешләр буласы. Мәсәлән, Тынычлык проспекты яңартылачак. Медицина училищесы, АМРСоветы, архив биналары төзекләндереләчәк. Георгий паркында эш дәвам ителәчәк, Ленин мәйданы күренеше үзгәрәчәк, Тукай скверы һәм Казан урамы яңартылачак. «Безнең ишегалды» программасы буенча 31 йорт ишегалды тәртипкә китереләчәк. 
«Адымнар» микрорайонын төзү дәвам итәчәк. «Три медведя» коттеджлы поселок янәшәсендәге күпфункцияле комплекс төзелеше тәмамланачак. 
«Аммоний АгроТехнологияләр» ҖЧҖ орлык заводын һәм Костенеевода сөтчелек комплесын проектлауны башларга планлаштырыла. «Эссен Продакшн АГ» АҖ һәм «Данафлекс» компаниясе белән берлектә джем һәм кетчуплар өчен заманча кап эшләүне дәвам итә. «Алабуга» МИЗы резидентларының планнары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев