Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында 2020 елның сигез аенда ВИЧ-йогышының 6 очрагы ачыкланган

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 очракка кимрәк.

Ел саен 1 декабрьдә СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча гамәлгә кертелгән. 
Бу көн кешеләрнең сәламәтлегенә, үз һәм якыннарының иминлегенә тагын бер кат игътибар итү максаты белән оештырыла. Әлеге авыру турында дөнья буйлап көн саен сөйләсәләр дә, күпләр аңа игътибар итми. Шул ук вакытта СПИД күпме кешенең гомерен өзә. Агымдагы елның 30 июненә россиялеләр арасында ВИЧ-инфекциясенең теркәлгән очракларының кумулятив саны 1,5 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Өстәвенә, соңгы елларда ВИЧ-инфекция өлкәнрәк кешеләр арасында ешрак табыла.
Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик вәзгыять тотрыклы, аның белән авыручылар саны һәм инфекция таралу күрсәткечләре Россия Федерациясе буенча күрсәткечләрдән ике тапкыр кимрәк теркәлә. Статистик мәгълүматларга караганда, республикада дүртенче ел ВИЧ-инфекциясенең кимү темпы күзәтелә. Агымдагы елның 1 ноябренә диспансер исәбендә 14 мең 733 кеше тора.
Алабуга районында 2020 елның сигез аенда ВИЧ-йогышының 6 очрагы ачыкланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 очракка кимрәк. Авыручыларның күбесе — ир-атлар. Зарарлану юллары арасында күбесенчә — җенес юлы. Авыручыларның яше — 40тан алып 59 яшькә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, ВИЧ-инфекциясен ачыклау өчен түләүсез аноним экспресс-тестны түбәндәге адреслар буенча узарга мөмкин:
- «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә, эш көннәрендә (дүшәмбедән алып җомгага кадәр) сәгать 8.00дән 19.00гә кадәр Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 65 йорт адресы буенча;
- СПИД үзәге филиалларында эш көннәрендә (дүшәмбедән алып җомгага кадәр) сәгать 8.00дән 15.00гә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Вахитов проспекты, 12 йорт һәм Әлмәт районы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Сәнәгать урамы, 1а йорт адресы буенча.
Шулай ук, ВИЧка тикшерүне яшәү урыны буенча сырхауханәдә узарга мөмкин.
Ышаныч телефоны: 8 (843) 272-70-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев