Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында М-7 трассасында яңа транспорт чишелеше буенча хәрәкәт башланды

«Идел» М-7 автоюлының 1014нче һәм 1017нче чакрымнарында сул әйләнешле съездлар төзү Алабуга шәһәрен әйләнеп уза торган участокта куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

М-7 «Идел» — Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Казан, Уфа — федераль автомобиль юлы икътисади һәм административ элемтәләрне тәэмин итүче мөһим транспорт артериясе булып тора. Әлеге участокта М-7 «Волга» автомобиль юлы Е-22 Европа автомобиль маршрутына керә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Нуриев, «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Рөстәм Миңнеханов автомобиль юлының 1014нче километрына үзе «КамАЗ» руле артына утырып килде.
— Без ике торак пункт өчен әһәмиятле булган чишелеш төзедек. Бу әлеге участоктагы авариялелекне киметү өчен дә бик мөһим иде. Федераль программа, РФ Транспорт министрлыгы, «Волго-Вятскуправтодор» ярдәме белән бу проблема вакытыннан алда хәл ителде, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул проектлаучыларга, юл эшчеләренә һәм төзүчеләргә әлеге проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.
— Халыкның куркынычсызлыгына бәйле мәсьәләләрнең хәл ителүенә шатмын. Без бу юлдан ике тулы ярымприцеп белән уздык. Менә дигән юл, куркынычсыз, — диде ТР Президенты.
Әлеге проектны эшләү турында карар Олы Качка һәм Олы Тарловка авылларында яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителде. Элек алар М-7 трассасына тоткарлыксыз чыга алмый иде. «Алабуга» икътисади зонасы юлыннан көн саен 25 меңгә кадәр автомобиль уза. Шуңа күрә Олы Качка һәм Олы Тарловка авыллары халкы өчен трассага чыгу шактый кыен булды. Моның өчен автоюлны әйләнеп узарга, яисә кисеп чыгарга кирәк иде, бу исә куркынычсыз түгел һәм юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудыра. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен «Идел» М-7 автомобиль юлының 1014нче һәм 1017нче километрларында сул борылышлы съездларга туры килгән бер дәрәҗәдә транспорт чишелешләре төзү турында карар кабул ителде.
Моның өчен ике участокта юлның уң як өлеше аерылган, аннан соң яңа өлеш төзелгән. Ике юл участогы арасында зур йөк транспорты һәм автобуслар борыла алсын өчен 25 метр радиуслы юл борылмасы барлыкка килгән.
— Юлчылар 3,7 километр озынлыктагы автомобиль юлы участогын үзгәртеп корды. Нигезне цемент белән ныгытылган гравий-ком катнашмасыннан эшләделәр, аннары өч катлам гомуми калынлыгы 20 сантимер булган асфальтобетон түшәделәр. Өске катлам югары чыдамлы вак таш-мастик асфальтобетоннан ясалган. Шулай ук участокта суүткәргеч торбалар һәм су агызгычлар урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Юл кырыйларын асфальтобетон белән ныгыттылар, — ди «Стройинжинеринг» компаниясе директоры Сәйдәш Якупов.
Сыйфатлы юл полотносыннан тыш, объектта юл хәрәкәте иминлеген һәм Олы Качка һәм Олы Тарловка авылларында яшәүчеләрнең уңайлылыгын тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Участокта 100дән артык юл билгесе, 6,5 километр металл цинкланган коймалар урнаштырылган. Торак пунктлар белән янәшә дүрт автобус тукталышы куелган, утырту мәйданчыклары, электр линияләре булдырылган һәм җәяүлеләр өчен юллар төзелгән. Юлны чыгуның куркынычсыз булуын тәэмин итү максатыннан җир өсте кичүе сигнал светофор белән җиһазландырылган.
— Әлеге чишелешне без 13 ай эчендә төзедек. Объектта эшләр 2019 елның июлендә башланды һәм графиктан 2,5 айга иртәрәк тәмамланды. Эшкә 40 берәмлектән артык техника һәм максималь санда хезмәткәрләр — 120дән артык кеше җәлеп ителде, — дип билгеләп үтте Сәйдәш Якупов.
Эшләрнең бәясе — 533,9 миллион сумнан артык. Бу объект 2024 елга кадәр магистраль транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планына керде.

Таһир МӘХМҮТОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев