Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында наркоманлык белән авыручылар саны арткан

2020 елда 105 кеше булса, 2021 елда 120 кешегә җиткән.

Шәһәр киңәшмәсендә райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина шундый мәгълүмат китерде. Шул ук вакытта наркотик матдәләр куллануы аркасында теркәлгән кешеләр саны 172дән 195кә җиткән.

Наркотиклы матдәләр белән мавыгучылар нигездә — 20-39 яшьлек һәм 40-59 яшьләрдәгеләр — бәйлелек синдромы белән. Былтыр шундый бәйлелектәге балигъ булмаган икәү теркәлгән.

— Балигъ булмаганнар һәм яшьләр белән профилактика эшенең төп ысулы — медицина наркология тикшерүләре. Алар ирекле һәм конфиденциаль. Безнең иҗтимагый-психологик тест нәтиҗәләре буенча куркынычлы төркемгә керә торган укучыларны гына карарга хокукыбыз бар, — ди Лилия Ягудина.
2021 елда 4700 укучы шундый тест үтте. Тестларны эшкәртү нәтиҗәсендә, куркынычлы төркемдәгеләрнең саны 1118 кеше булды. Бу максатта, Алабуга үзәк район хастаханәсенә яңа җиһаз, шул исәптән наркотик һәм психотроплы матдәләрнең 10 төренә тест-тасмалар кайтты.

— Алдан алынган мәгълүмат буенча, узган елда 29 уңай нәтиҗә ачыклаган, шулай да ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгындагы химия-технология тикшеренүләре барышында аларның 5е генә расланган. Медицина учреждениеләре белешмәләренә караганда, бу психоактив матдәләр куллану очраклары. Шул рәвешле, медицина тикшерүләре нәтиҗәсендә, наркотик матдәләр кулланучы балигъ булмаганнар табылмаган, — дип өстәде Лилия Ягудина.

Шуңа да карамастан, андый затлар юк дип тулы ышаныч белән расларга нигез юк — моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, тикшерүдә кулланыла торган тест-тасмалар синтетик психостимуляторларны ачыкларга мөмкинлек бирми. Тирәнрәк тикшеренүләрне клиник билгеләр булганда гына үткәреп була. Исәптә торучы 3 балигъ булмаган яшүсмер нәкъ шундый хәлдә тикшерелде. 

Икенчедән, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган социаль-психологик тест сорауларын шулай ук эшләп бетерергә кирәк. Аны оештыручы затлар карашынча, тестта наркотиклы һәм психотроплы матдәләр куллануга кагылышлы сораулар күбрәк булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев