Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районында партия проектлары

“Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы тәҗрибәсен республика дәрәҗәсенә чыгарырга вакыт, – дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Андрей Кондратьев безнең шәһәргә эш сәфәре вакытында.

Биредә ул “Бердәм Россия” фракциясе җыелышында катнашты. Очрашуның төп темасы Алабуга районы депутатлар корпусының партия проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы буларак билгеләнде. Шуларның берсе кысаларында “Каршыга адым” – “Мәрхәмәтлелек планетасы” иҗтимагый оешмасы инде 10 ел эшли. Биредә үзенчәлекле балалар өчен иҗади дәресләр оештырыла, төрле чаралар һәм очрашулар уздырыла, ә иң мөһиме – “Мәрхәмәтлелек планетасы” тәрбияләнүчеләренең үз эченә бикләнмәве, башка кешеләр белән аралашуы, экскурсияләргә баруы, концертларда катнашуы.

– Һәр районда социаль проект эзлиләр. Сезнең яхшы тәҗрибәгез бар, берни дә эзләргә кирәкми, бары тик үзегезнекен генә китерергә кирәк. Минем фикеремчә, бу проект республика масштабында гамәлгә ашыру өчен күптән өлгергән, һәм без әлеге проектка үсәргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Андрей Кондратьев “Мәрхәмәтлелек планетасы”на визиты вакытында.

Ул шунда ук оешма җитәкчесе Таңсылу Хөснуллина белән әңгәмә корды. Сүз алдагы планнар турында барды, проблемалар турында да фикер алыштылар. Кадрлар – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Бүгенге көндә Алабуга районында барлыгы 8 федераль, 6 төбәк һәм 5 җирле партия проекты гамәлгә ашырыла, алар арасында – “Шәһәр мохите”, “Бердәм ил – уңайлы мохит”, “Бердәм Россия” көннәре”, “Алабуга безне берләштерә”, “Игелек марафоны”, “Чикләрсез спорт”, “Балалар илне ясый”, “Бакчачы йорты – гаилә терәге”, “Тарихи хәтер”, “Ныклы гаилә”, “Өлкән буын”. Соңгы өчесе ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашында актив эшли.

– Район башлыгы вазифаларын башкаручы, безнең фракция әгъзасы Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина җитәкчелегендәге “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оешкан төстә эшли. Хатын-кыз депутатлар “Ныклы гаилә” һәм “Өлкән буын” проектлары буенча күп кенә хәйрия чаралары үткәрәләр. Әйтергә кирәк, без республикада беренчеләрдән булып җирле партия проектлары оештыра башладык, – диде Алабуга районы Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Рөстәм Шиһапов.

Моннан тыш, ул ассызыклаганча, фракция әгъзалары сайлаучылар белән эшләүгә дә игътибар бирәләр, партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәләр. Агымдагы елның 10 аенда гына да аларга сораулар белән 620 алабугалы мөрәҗәгать итте, 449 мәсьәлә уңай хәл ителде, 114 мәсьәлә буенча аңлатмалар бирелде, 57се эштә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев