Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Афанасий Яков улы Чайников белән хушлаштылар

Ул 22 мартта, 97 яшендә вафат булды. Афанасий Чайников Алабуга районының Ленинград оборонасында катнашкан соңгы кешесе иде.

Туганнары һәм авылдашлары фронтовикны соңгы юлга озаткан көн болытлы һәм яңгырлы булды. Матәм чарасында катнашучыларның кайберләре, табигать тә ветеран вафат булу сәбәпле көенә, дип билгеләп үтте.

Бабай бик җаваплы кеше булды. Мин аны яхшы белә идем, ул берничә ел мәктәп каршында ат караучы булып эшләде, Совет чорында шундый вазифа бар иде бит. Балаларны бик яратты. Үзе дә күп балалы әти булып, тугыз бала үстергән кеше ул. Сәламәтлеге булганда, ахыргача оныклары белән кайнашты, – дип искә ала бүген Олы Шүрнәктә авыл клубы сәнгать җитәкчесе Роза Роева.

Балаларының барысы да лаеклы һәм хөрмәтле кешеләр булып үсте, ди авылдашлары. Мәсәлән, аның кече улы Александр Афанасьевич – авылда танылган активист.

– Әтиебез бик яхшы, мәрхәмәтле кеше иде, – дип сөйләде хәбәрчебезгә фронтовикның кияве Василий Кузнецов.

– Әти безне хатыным Алевтина Афанасьевна белән һәрчак шатланып каршы ала, өйдә һәрвакыт табын корылган була иде. Ул балаларны бик яратты, тормышны яратты. Мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышты, киңәшләрен бирде. Тик менә сугыш чоры турында бик аз сөйли иде. Разведкада, Ленинград астында хезмәт итүе турында искә алганы булды. Ул кечкенә буйлы булганга, аны еш кына окопларга җибәргәннәр. Аларның тирәнлеге нибары метр ярым була һәм әти аннан күренмәгән.

Өлкәннәрдән аермалы буларак, кече буын белән Афанасий Яковлевич сугыш еллары турындагы хатирәләрен бик теләп уртаклашты, беркайчан да мәктәп укучылары яки балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән очрашудан баш тартмады. Һәрхәлдә, сәламәтлеге булганда, ди бүген Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.

– Кызганыч, Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветеранны җирләгән көн дә җитте, бу бик моңсу. Ветераныбызның төрле орден һәм медальләре бик күп иде. Аларны ул җирле мәктәп укучыларына да күрсәтте, балалар, үз чиратында, төрле истәлекле даталарда аның янына килергә тырышты. Олы Шүрнәк авылында яшәүчеләр өчен Афанасий Чайников үрнәк булды, без аны бик ярдәмчел, игелекле һәм хезмәт сөючән кеше буларак истә калдырачакбыз.

Афанасий Чайников гаиләсенең кайгысын Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев та уртаклашты. Ул ветеранның туганнарына һәм якыннарына ныклык теләде, бөек якташыбызның исеме рәхмәтле алабугалылар хәтерендә мәңге сакланыр, дип ышандырды.

Афанасий Чайников 18 яшендә фронтка китә, 1943 елның гыйнварында Ленинградны саклауда мөһим роль уйнаган легендар Волхов фронтында сугыша, ә 1944 елда блокаданы тулысынча өзүдә һәм шәһәрне азат итүдә катнаша. Күренекле якташыбыз Алабуга районының Ленинград оборонасында катнашкан соңгы кешесе иде.

Афанасий Яков улы бөтен сугышны рядовой булып уза, зенит-артиллерия полкында сугыша, Кронштадт һәм Псков астында разведчик була. Ә 1943 елда икенче мәртәбә яраланганнан соң, тыл гаскәрләрендә – укчылар батальонында хезмәт итә. Аның хәрби батырлыгы турында “Ленинградны саклаган өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре сөйли.

Фронттан кайткач, хезмәт юлын туган авылында дәвам итә, анда көтү көтә һәм Лубян бистәсендә урман әзерләүдә эшли. Афанасий Чайниковның бөтен тормышы – хәрби һәм хезмәт батырлыгы, ул бурычка тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек үрнәкләре белән тулы.

Афанасий Яков улы Чайниковны күрше Үмәк авылында тиешле хөрмәт белән җирләделәр. Аны соңгы юлга озатучы өлкәннәр: “Менә безнең Афоня китеп тә барды...”, дип авыр сулады.

Барлыгы безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 25 кеше исән. Олы Шүрнәк авыл җирлегендә хәзер 6 тыл хезмәтчәне яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев