Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районының Ветераннар оешмалары иң яхшылар рәтендә

ТР ветераннар (пенсионерлар) Республика Советы тарафыннан иң яхшы башлангыч оешмага конкурс игълан ителгән иде.

Конкурсның шартлары – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру. Алабуга районының ветераннар оешмалары да читтә калмады. Конкурска 8 эш тәкъдим ителде. АМР Ветераннар Советы жюри әгъзалары, барлык эшләрне карап, Татарстан башкаласына биш эшне сайлап җибәрде. Казанга республиканың төрле районнарыннан һәм төрле оешмалардан 41 эш җибәрелгән. Нәтиҗәдә Алабуга районының дүрт башлангыч ветеран оешмасы Мактау грамоталары, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән республика конкурсында II урын өчен Мактау грамотасы Танайка авылы Ветераннар Советы рәисе Анна Шумиловага тапшырылды.

Мәгариф учреждениеләре арасында II урын өчен Мактау грамотасы Алабуганың мәктәпкәчә балалар учреждениеләре рәисе Валентина Назаровага бирелде. Республика конкурсында актив катнашканнары өчен дипломнар белән Кама буе нефте нефть-газ чыгару идарәсенең Ветераннар Советы рәисе Надежда Мельникова һәм ТПК ЭРА ҖЧҖ Ветераннар Советы рәисе Валентина Корнилова бүләкләнде. Алабуга районы Ветераннар (пенсионерлар) Советы конкурста җиңүчеләрне лаеклы җиңүләре белән котлый, шулай ук оешма җитәкчеләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев