Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Хашия Төхбәтуллинаның «Нидер җитми бу күңелгә...» дигән тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды

21 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» клубының чираттагы утырышы узды.

«Яшьлек еллары хатирәләре» дип аталган очрашу Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Хашия Төхбәтуллинаның «Нидер җитми бу күңелгә...» дигән тәүге китабын тәкъдир итүгә багышланды.
Җирле шагыйрә, иҗатчы Хашия Тимерхан кызы 1960 елның 11 мартында Алабуга районы Кече Илмәт (Кутыр) авылында авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә дөньяга килә.
1962 елда гаилә Илмәт авылына күченә. Хашия Тимерхан кызы башлангыч белемне Илмәт авылы мәктәбендә, ә урта белемне Иске Юраш урта мәктәбендә ала. Аннары Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, 1983-1987 елларда Зәй районының Бура-Киртә сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.
1987 елда Хашия Төхбәтуллина Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта. Бер елдан артык Алабуга медицина көллиятендә уку-укыту эшләре буенча сәркатиб вазифасын башкара. 1989 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Алабуга шәһәренең 8нче урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Иҗатка мәхәббәте мәктәп елларында уянса да, язган әсәрләре Алабуга каласында эшли башлагач кына дөнья күрә. Бүгенге көндә Хашия Тимерхан кызы «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы булып тора.
Шагыйрәнең иҗат җимешләре күп кенә газеталарда һәм журналларда басыла, «Алабуга нуры» газетасы да искәрмә түгел. Ул эчтәлекле шигырьләре аша укучыларыбыз күңелен яулап ала. Мөгаен, шуңадыр да алар яратып укыла. 
Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды. Әлеге кичә барышында Хашия Тимерхан кызы килгән кунакларга үзенең тормыш юлын сөйләде, иҗаты белән якыннанрак таныштырды, тирән эчтәлекле шигырьләре белән сөендерде.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова Хашия апаның беренче китабы чыгу белән котлап язган шигырен укыды. Сыйныфташы Нурия Закирова истәлекләре белән уртаклашты, матур теләкләр теләде.

Фото: Алабуга Үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X