Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга социаль хезмәткәрләре изоляция вакытында ничек эшләүләре турында сөйләделәр

27 апрельдән 5 июльгә кадәр Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карантинда булган.

70 көн учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагыларны коронавирус йоктырудан гына саклап калмыйча, бу чирне эшкә алып килмәс өчен интернатта яшәгәннәр.
Биш смена дәвамында барлыгы 44 хезмәткәр һәм 129 кеше изоляциядә булган. Бу вакытта көчәйтелгән медицина һәм санитар-эпидемиологик контроль кертелгән, һәр дүрт сәгать саен хезмәткәрләр һәм яшәүчеләрнең тән температурасы үлчәнгән, биналарны һәм җиһазларны җыештыру һәм дезинфекцияләү үткәрелгән, көн саен медицина тикшерүе оештырылган. Вәзгыять җитди була. Үз карамагындагылар өчен бар җаваплылыкны аңлап, хезмәткәрләр үз йортларын, туганнарын калдырып, интернатка күчә.
— Куркыныч булды, әмма без тиз арада күнектек, гәрчә якыннарыбызны сагынсак та, — ди алар.
Интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова анда дүрт ел эшли, аның гадәти эш графигы — сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр, атнасына биш көн. Изоляциядә ул 69 көн булган. Өйдә аны ире, каенанасы, ә Алабугадан 70 чакрым ераклыкта 82 яшьлек әнисе көткән. Алар аның игътибарына гына түгел, профессиональ медицина ярдәменә дә мохтаҗ булган.
− Әлбәттә, мин алар өчен бик борчылдым, сагындым, хәзер прогресс читтән торып та аралашырга мөмкинлек бирә, без гел элемтәдә булдык, телефон һәм видеоэлемтә аша аралаштык, — ди Валентина Егорова.
Интернатта үткәрелгән вакыт аңа анда яшәүчеләр белән якынаю мөмкинлеге биргән. Һәр кич ул үз карамагындагыларның хәлен белә, шулай бервакыт берсе белән сөйләшеп китә. Ир-ат авыр язмышка дучар булган: балалар йортында еш кына рәхимсезлеккә юлыккан, катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килгән, гомере ялгызлыкта үткән.
− Барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телим, бу иң мөһиме, шул чакта без якын кешеләребез белән янәшәдә булачакбыз, — ди ул.
Изоляция вакытында үз карамагындагылар янында тәрбияче Александр Окунев та була. Бергә үткәргән вакыт бер зур гаилә булырга ярдәм итте, дип ышана ул. Әгәр элек хезмәткәрләр эштән соң өйләренә кайтып, башка эшкә тотынса, изоляциядә инде алар 24 сәгать бергә була һәм, әлбәттә, якыная, күбрәк аралаша, бер-берсе турында күбрәк белә, дип сөйли ул. Александр Окунев учреждениедә инде биш ел эшли, ул биредә һәркемгә шәхси якын килү кирәклеген яхшы аңлый, кагыйдә буларак, монда авыр язмышлы кешеләр эләгә бит.
Александрга интернатта изоляциядә булу җиңел бирелгән, чөнки ул өйләнмәгән, әмма ул да якыннарын, дусларын сагынган. Бу яңалыкны ул тыныч кабул иткән, гәрчә бераз көнкүреш ихтыяҗлары турында борчылса да. Ә инде эшкә килгәндә, монда бернинди дә шик тумаган — алар булдырачак.
− Без инде күптәннән бергә эшлибез, коллективыбыз тату, барлык хезмәткәрләр дә ярдәмчел, шуңа күрә булдырачагыбызга ышандым. Изоляциянең беренче чорында, чикләүләр йомшартылганчы, бер җиргә дә чыгарга ярамаган вакытта, авыр иде. Аннан соң без урамга чыга башладык, җиңелрәк булды, − ди Александр.
Әйтергә кирәк, карантинда вакыт юкка гына узмаган. Интернат-йортта яшәүчеләр иҗтимагый тормыштан читләшмәгән, бары тик вакытлыча гына онлайн режимга күчкән − һәр иртә зарядка белән башланып киткән, мастер-класслар, дәресләр үткәрелгән, истәлекле даталар билгеләп үтелгән. Алар арасында — 1 Май, Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы башланган көн. 3 июль көнне Алабуганың «Лейся, песня» картлар һәм инвалидлар интернат-йортының иҗат коллективы социаль учреждениеләр арасында уздырылган Бөтенроссия конкурсында катнашкан. Ул шулай ук онлайн режимда узган, әмма шуңа да карамастан, коллективта катнашучылар бик дулкынланган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йорт хезмәткәрләре үз бурычларын җиренә җиткереп үтәгән: барлык кыенлыкларга һәм чикләүләргә дә карамастан, алар үз карамагындагыларын саклап калган — яшәүчеләр һәм персонал арасында коронавирус инфекциясе белән авыручылар изоляция чорында ачыкланмаган. Бу афәт аларны алга таба да читләтеп үтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев