Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга студентлары район башлыгы белән очрашты

Очрашу барышында студентлар шәһәр башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

КФУның Алабуга институтында студентлар коллективының район башлыгы белән очрашуы узды.

Җитәкче районның узган елгы төп социаль-икътисади нәтиҗәләре хакында әйтеп үтте һәм шәһәрне төзекләндерү, торак төзелеше күләмен арттыру һәм махсус икътисади зона өчен профессиональ кадрлар әзерләү мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды. Мэр яшьләрне үз тормышларын матур, уңайлы һәм үсеш алган шәһәребез белән бәйләргә чакырды. Ул ассызыклаганча, Алабугага белгечләр кирәк, институтны тәмамлаган яшьләргә район предприятиеләрендә, шул исәптән «Алабуга» МИЗында ихтыяҗ булачак. «Сезне бик көтәләр, сез монда кирәк», — диде Рөстәм Мидхәт улы.

Очрашу барышында студентлар шәһәр башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Иң актуаль мәсьәлә — җәмәгать транспорты эше: күп кенә студентларга яшәү урыныннан институтка кадәр барып җитү проблемага әйләнә, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә һәм кичке вакытта.

Район җитәкчесе җавап биргәнчә, әлеге мәсьәлә район башкарма комитетының махсус контролендә, маршрутларның яңа расписаниесе эшләнгән һәм расланган, ә пассажир ташучыларның ваемсызлары белән эшләү өчен муниципалитетта хәзер норматив инструментлар бар.
Шәхси транспортта йөрү мөмкинлеге булган студентлар өчен институт янындагы парковканы төзекләндерү турындагы хәбәр бик күңелле яңалык булды. Бу мәгълүмат көчле алкышлар белән каршы алынды. Институт бинасы мәдәни мирас һәйкәле булганлыктан, эшләр катгый регламентны исәпкә алып башкарылачак, парковка мәйданчыгын киңәйтү «Сытый студент» кафесы ягыннан һәм студентлар тулай торагы янында мөмкин булачак.

Мөмкинлектән файдаланып, югары уку йорты укытучылары шәһәр башлыгыннан институт осталарына Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника инсталляциясен яңартуда ярдәм итүне сорадылар.

Ә беренче курс студентларының берсе, үзенең ил Президенты сайлауларында беренче тапкыр катнашачагы турында әйтеп, район башлыгыннан «Ә сез сайлауларда беренче катнашугызны хәтерлисезме?» дип сорады. Рөстәм Нуриев беренче тапкыр армиядә хезмәт иткәндә тавыш бирүен һәм аның өчен бу вакыйганың чын бәйрәм булуын әйтте.

Шәһәр җитәкчесе белән очрашуда МХО урынында хезмәт итү өчен мобилизацияләнгән 4 курс студенты да катнашты, ул хәзер махсус хәрби операция зонасында әтисе белән бергә хәрби бурычларын үти. «Шум» кушаматлы сугышчы барлык студентларга укуларының бик яхшы баруын, сайлаган һөнәрләрендә уңышларга ирешергә һәм тыныч күк астында яшәргә насыйп булуын теләде. «Миңа һәм гаиләмә күрсәткән ярдәмнәре өчен шәһәр һәм институт җитәкчелегенә, волонтерларга бик рәхмәтлемен. Бигрәк тә хатлар өчен. «Адымнар» укучысы язган хат минем талисманыма әверелде», — дип сөйләде көрәшче.

Бу көнне дә хәрби хезмәткәр студентлардан һәм укытучылардан бүләк алды.

Барлык студентлар да көрәшчене аягүрә басып каршы алды һәм озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев