Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга су басуга каршы торырга әзерме?

Белгечләрнең һава торышын фаразлауларына караганда, быелгы март соңгы 10 ел эчендә иң җылысы булырга охшап тора. Коткаручылар су ташуын каршыларга әзерләнә башлаган инде. Быел кар былтыргыдан күбрәк булды. Алабуга һава торышын күзәтү станциясе техник-метереологы Розалия Якупова хәбәр итүенчә, 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр, 4 ай эчендә, күп еллар...

Белгечләрнең һава торышын фаразлауларына караганда, быелгы март соңгы 10 ел эчендә иң җылысы булырга охшап тора. Коткаручылар су ташуын каршыларга әзерләнә башлаган инде.

Быел кар былтыргыдан күбрәк булды. Алабуга һава торышын күзәтү станциясе техник-метереологы Розалия Якупова хәбәр итүенчә, 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр, 4 ай эчендә, күп еллар күзәтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда, төшкән кар күләме тиешледән 30 миллиметрга артык. Өлешчә, ноябрьдә - явым-төшем нормадан 18 миллиметрга югары, декабрьдә - тиешенчә, гыйнварда - түюбәнрәк, февральдә - нормадан 17 миллиметрга югары.

Едгаларда боз калынлыгы шулай ук арткан, урыны белән ул 70 сантиметрга җитә. Шуның белән бәйле рәвештә, ташу башлангач, аеруча кече елгаларның тыгылуы мөмкин.

- Без инде карны чыгара башладык. Су агызгыч торбалар чистартыла. Быел үткән елдагыдан көчле ташу киләчәк, һәм бар хезмәтләр дә аңа тулысынча әзер. Былтыр Октябрь, Карлы һәм Яр буе урамнары су астында калды5 4 йорт зыян күрде, - ди Алабуга районы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Николай Доронин.

Хәвефле зонада

Татарстанда ел саен су баса торган җирләр бар. Казанда шундый урыннар ике - Казан суы буендагы Киров, Ленин дамбалары һәм Иделнең Победилово поселогы урнашкан яры.

Яр Чаллыда плотина һәм Чулманның түбән өлешенә дә су басу куркынычы яный. Бу елга буенда урнашкан Түбән Кама районының Каенлы Ял авылында яшәүчеләр дә сак булырга тиеш. Зәй сусаклагычында да әзерлек эшләре күрелгән.

Яшел Үзәндә Идел суы көтелмәгән сюрпризлар ясарга мөмкин. Су күп килгән очракта, республиканың 42 муниципаль районына куркыныч яный, аларда18846 кеше яши торган 220 торак йорт, 48 социаль объект, автомобиль юлларының 55 өлеше, 36 күпер урнашкан.

.

Безнең районда

Николай Доронин сүзләренчә, Поспелово янындагы Тойма елгасы тыгылырга мөмкин; Камада Тарловка тирәсендәге корылмаларның су астында калуы бар. Чулманда су күтәрелгәндә, торак йортларны су басу куркынычы да юк түгел. Октябрь һәм Яр буе урамнарына да су керүе бар. 2016 елда Октябрь урамында 44, 63, 61нче йортларны су баскан иде. 55, 57нче йортларда һәм Яр буе урамындагы 54, 65нче йортларда су базга кереп, кар базларын күмгән иде. Быел Кама буе һәм Шишкин урамнарында, Пристань тыкрыгындагы өйләргә су килмәгәе. Шәһәрнең аскыв өлешендәге "Тойма" һәм "Ял" бакчачылык кишәрлекләренә дә су керүе мөмкин. Танайка авылында Елга арты урамын су басуы бар, кырларда карның күплеге Танайка елгасындагы суның артуына китерәчәк.

Анатолий Кондратьев Шишкин урамында яши. Без аның, эрегән кар сулары җыелып, өйгә кермәсен өчен, көрәк тотып карда канаулар ясап йөргән чагына туры килдек.

- Су килгән чакта, ул Кама буе урамына хәтле җитә, ешрак яшелчә бакчаларын тутыра. Элегрәк безнең йортны да су басканы бар. Өч ел элек яңа торба урнаштырдылар, шуңа күрә хәзер тыныч яшибез. Кар базына барыбер су төшә, тик мин хәстәрләндем - металл урындыклар сатып алдым, аларга бәрәңгеле капчыкларны утырттым, - ди Анатолий Степан улы.

Шүрнәкленең хикмәте

Өч ел буена Олы Шүрнәк авылы су басу зонасында калып килде. Мәсәлән, 2012 елда Шүрнәкле елгасы дүрт йортның базын басты. Мунча һәм бакча да су урынында калды, чөнки өч көн рәттән 10 градустан югары җылылык күзәтелде. МЧС хезмәткәрләре тырышлыгы белән кешеләрне вакытында күчерүгә ирештеләр.

2013 елның мартында хәл кабатланды, биштән артык йортны су басты. Су тәрәзәләргә кадәр күтәрелде. Ярты сәгать эчендә терлекләрне коткарып, тиешле чаралар күрелде.

2014 елда да су басу куркынычы булды.

- Кайчандыр бу урында асфальт астында бәләкәй диаметрлы суүткәргеч торба салганнар, шуның аркасында кырлардан кергән су торбага гына сыешмыйча, җәелә торган булган. Бу очракта күпер генә коткара алган, ә алар ТР дәүләт юл хезмәте карамагында. Халык һәм хакимият исеменнән гозер юлладык. Район башлыгы һәм "Татарстан күперләре" җәмгыяте көчләре белән 2015 елның көзендә яңа күпер төзелде. Үткән елда ул сынау үтте - су яхшы үтә, - ди җирлек башлыгы Николай Каишев.

Кар күп - акча юк

Шәһәр хуҗалыгы идарәсе директоры Алексей Ферт сүзләренә караганда, карның урамнардан чыгарылмавы финанс проблемалары белән бәйле.

- Контроль сатып алуларның федераль дәрәҗәдә кабул ителгән яңа тәртибе аркасында, кардан чистарту буенча тендерларның күбесе тукталды. Шуның нәтиҗәсендә Алабуга ике айга диярлек акчалата керемнәрсез калды, - дип өстәде ул.

Экспертлар ни диләр?

Андрей Родыгин, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыкның массакүләм мәгълүмәт чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы:

- Гадәттәге ташу килү Идел алды районнарыннан башланып, Көнбатыш Кама артына таба күчәчәк һәм бер үк вакытта Көнчыгыш Кама артын да су басачак. Су басу күренешләре быел элеккедән иртәрәк башланырга мөмкин. Коммуналь хезмәтләрнең җитәкчеләренең аварияләрне бетерү бригадаларын, тиешле техниканы әзерләүгә махсус игътибар бирүе мөһим. Канализация коеларын, тротуарларны, яңгыр суы җыйгычларны кардан чистартуны оештырырга кирәк. Торак биналардан кар суларын читкә җибәрүгә халыкны активрак җәлеп итү әһәмиятле.

Николай Доронин, Алабуга районы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы:

- Су басуына алдан ук әзер булып торырга кирәк: территорияне кардан арындырырга, су агыза торган канау казырга, суга киртә корырга. Янәшәгездә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яши икән, аларны куркыныч янавы турында кисәтеп куегыз. Мал-туар булса, югарырак урынга күчерегез, этне бәйдән ычкындырырга онытмагыз, кош-кортны чардакка кертеп бикләү яхшырак. Хәл катлауланган очракта гына, су эченнән мөстәкыйль рәвештә котылу чарасы күрелә. Салкын тидермәс өчен, су баскан урын буйлап җәяүләп бару ярамый. Кул астындагы әйберләрдән файдаланырга була (автомобильные камералары, такта, бүрәнә, мичкә). Көймә, катерларга берәмләп керегез, хәрәкәт вакытында урыннарыгызны алыштырмагыз һәм көймә кырына утырмагыз. ЕМөмкинлек булганда, су басмый торган урында яшәүче туганнарыгыз, дусларыгыз яки танышларыгыз янына күченегез. Йөри алмаган авырулар, авырлы хатыннар сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан алдан ук күчерелә.

Су басу куркынычы нык булганда: кыйммәтле милегегезне югары катка, чардакларга урнаштырыгыз; документларны, жылы кием ъьм урын-җир әйберләрен, эчә торган суны, 3 көнгә җитәрлек ашамлыкны алдан хәстәрләгез (авырлыгы 50 килограммнан артмасын); радионы өзеп куймагыз; гомуми эвакуациягә мохтаҗ булсагыз, яшәү урыны буенча җыелу пунктында теркәлегез; йорттан китәр алдыннан электр утын, газны сүндерегез, ишек-тәрәзәләрне ныклап ябыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев