Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга сугышчылары район җитәкчелеге белән очрашты

Аралашу чәй табыны янында узды.

Алабуга район җитәкчелеге кыска ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Традиция буенча, аралашу чәй табыны янында узды.

Очрашу Алабуга артистлары әзерләгән концерттан башланды. Шулай рәвешле алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, тынычлык өчен көрәшүче сугышчыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

— Ялга кайткач, беренче көннәрдә ияләнүе кыенрак булды: без инде тегендә күнегеп беткән бит. Ә хәрби операция урынына беренче барганда, дөресен әйтик, бик куркыныч булды. Безне анда «полька»лар белән — атуы ишетелми торган минометлар белән каршы алдылар, ‒ дип уртаклашты сугышчыларның берсе. 

Туган ягында аны түземсезлек белән гаиләсе һәм туганнары көткән, алар хәзер көн саен диярлек кунакка киләләр һәм мөмкин кадәр күбрәк вакытларын кадерле кешеләре белән үткәрергә тырышалар.

Концерттан соң район җитәкчелеге һәм хәрбиләр арасында турыдан-туры аралашу булды. Мондый очрашуларда беренче булып өйдәге хәлләр һәм кирәкле ярдәм турында сораулар яңгырый.

Күпләр сугыш ветераны таныклыгын алуга кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итте.

— Бүгенге көндә без МХО ветераннары, аларның гаиләләре белән эшлибез. Без шулай ук ветеран таныклыгы алмаган кешеләргә дә ярдәм күрсәтәбез. Кайбер подразделениеләрдә аларны алу белән проблемалар барлыгын беләбез. Сез монда булганда, кирәкле фотоларны ясагыз, рапортны кабат бирегез, — дип мөрәҗәгать итте «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Таңсылу Хөснуллина.

Ул шулай ук фондка барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын да искә төшерде. Мондагы хезмәткәрләр һәркемгә консультация бирәчәк һәм булган сорауларга ачыклык кертәчәк. Алабугада «Ватанны саклаучылар» («Защитники Отечества») фонды район башкарма комитеты бинасының беренче катында, 114 нче кабинетта урнашкан.

Очрашудан соң һәр сугышчыга вещмешок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев