Алабуга суворов хәрби училищесының 12нче чыгарылышы булды
Ветераннар, мактаулы кунаклар, училище җитәкчеләре катнашында, хәрби училищеның чыгарылыш укучыларын тантаналы чарага җыйдылар.
Бу мөһим вакыйгадан аларның якыннары да читтә калмады.
− Биредә минем туганымның улы Денис Гредягин укыды. Училище турында белүгә, шушында керергә булды. Өч ел дәвамында әллә ничә тапкыр янына бардык. Бик яхшы уку йорты, менә дигән офицерлар, балаларны күп нәрсәгә өйрәтәләр, чын ир-атлар тәрбиялиләр. Безнең заманда бу бик мөһим. Әлбәттә, Денис үз юнәлеше буенча алга таба белем алыр. Ул эксперт-криминалист булырга җыена, − ди Ижау шәһәреннән Ирина Лизунова.
− Улыбыз Илья Сказкин училищены тәмамлый. Мин — запастагы офицер, улымның да хәрбиләр юлын сайлавын теләдем, ул каршы килмәде. Егерме ел хезмәтемне күреп үсте, төрле хәрби частьләр буйлап йөрдек, хезмәтнең нәрсә икәнен белә. Алга таба укыячак. Без улыбыз белән горурланабыз. Бүген хәтта тын кысылды, минем мондый чыгарылыш булмаган иде, улымныкы булганга, бик шатмын, − диде Владимир Сказкин.
Быелгы уку елы училище өчен бик үзенчәлекле — берьюлы ике түгәрәк бәйрәм туры килде: СССР ЭЭМ Казан хәрби-сәяси училище оешканга 75 ел һәм СССР ЭЭМ Алабуга махсус урта милиция мәктәбенә нигез салынганга 70 ел. Уку йорты өлкән буыннар башлап җибәргән традицияләрне кадерләп саклый, анда укып чыкканнар Ватаныбызның лаеклы уллары булып тора. Хәзер аларның күбесе, Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашып, үзенең хәрби бурычын үти.
Тантананы Россия ЭЭМ Алабуга суворов хәрби училище башлыгы Павел Валов ачты. Ул РФ Эчке эшләр министры Владимир Кубышкин кул куйган, суворовчыларга һәм уку йорты коллективына атап котлау сүзләре язылган Дәүләт телеграммасын укыды.
Чыгарылыш укучыларын һәм уку йорты коллективын район башлыгы Рөстәм Нуриев тә котлады. Алабуга суворов хәрби училищесының республикабызда иң яхшыларыннан берсе булуын әйтеп үтте. Биредә егетләр белем алып кына калмый, тәртипкә, җаваплылыкка өйрәнә, ватанпәрвәрлек тәрбиясе ала. Район башлыгы аларга барлык башлангычларында уңышлар һәм үз көчләренә ышанганлык теләде. Алабуга суворовчылары барлык шәһәр чараларында актив катнаша, аларның үзләрен хәрбиләрчә тотышы һәм тәртиплелеге тирә-юньдәгеләрдә горурлык уята, дип өстәде Рөстәм Нуриев.
Егетләргә һәм училище коллективына күп тәбрикләүләр һәм теләкләр әйтелде. Мәсәлән, Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов биредә укулары белән горурлануларын теләде, бу уку йорты уннарча мең полиция хезмәткәрен әзерләп чыгарган, СССР министрларын, шушы өлкәдәге күп кенә җитәкчеләрне тәрбияләгән. Быел чыгучыларны котлап, ул аларга Ватан иминлеге өчен хезмәттә уңышлар теләде.
Россия ЭЭМ Алабуга суворов хәрби училищесы Байрагы белән хушлашу тантанасы − матур гадәтләрнең берсе. Быел бу хокук Андрей Алексеевка бирелде. Ул Байрак алдында тез чүгүгә, башка суворовчылар да шулай эшләде. Бу мизгелдә алар укып чыгучыларның традицияләрен сакларга ант итә. Аннан соң тантаналы марш атлап плацтан узулары да − традицияләрнең берсе. Ахырда күккә тәңкәләр чөйделәр. Алар − киләчәктә погонда булачак йолдызчыклар һәм искиткеч карьера билгесе.
Ренат Мөхәмәтҗанов та тәңкә ыргытты.
− Бала чактан хәрби киемгә күңелем тартты, шуңа күрә шушы юнәлешне сайладым, Алабуга суворов хәрби училищесы — иң яхшысы. Яхшы уку өчен, тырышырга кирәк, иң әһәмиятлесе — ялкауланмаска, шул чагында кытыршылыклар да булмас. Монда мин тәртипкә өйрәндем, суворовча туганлыкның, чын дуслыкның ни икәнен белдем. Алга таба укуымны Казанның юридик институтында дәвам итәчәкмен, − диде ул, хәрбиләрчә, иң кирәген генә сөйләп. Без Ренатка һәм аның курсташларына ниятләренең чынга ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев