Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга сөйли

Хәзер "Алабуга УкупрПласт" предприятиесе хезмәткәрләре шәһәр һәм ил яңалыкларын, файдалы киңәшләрне, төрле романнардан өзекләрне урыс һәм татар телләрендә тыңлый алалар.

Үткән гасырның 80 нче елларыннан алып бу предприятиедә үткәргечле радио эшли. Көн саен, ял көннәреннән башка, сәгать 9дан 10га хәтле Алабуганың сукырлар өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре Светлана Вагизова һәм Гөлшат Данилова тапшырулар алып бара.

Алар үз тыңлаучыларына төрле эчтәлектәге материал җиткерә: Алабуга хәбәрләреннән алып, ТР хөкүмәте карарларын һәм аннан өзекләр, сәламәт яшәү рәвеше, "Берегиня"дан кызыклы тарихлар һәм Алабуга гәҗитендә дөнья күргән язмаларга кадәр.

  • Хәзер телевидиниедә, гәҗиттә негатив бик күп, өйдә рәхәтләнеп карарлык һәм укырлык матбугат юк,- ди китапханә мөдире Светлана Вагизова. - Тыңлаучыларыбызның кәефен күтәрергә, тапшыруларыбыз позитив һәм файдалы булсын өчен тырышабыз. Мәсәлән, без көн саен туган көннәрен үткәрүче хезмәткәрләребезне котлыйбыз, хөкүмәт карарларын укыйбыз. Бездә табиблар, халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, психологлар чыгыш ясый. Хезмәткәрләрне атналык шәһәр чаралары расписаниесе белән таныштырабыз, ләкин ни кызганыч, гәҗитләрдә расписание бик сирәк бастырыла.

Тапшыруның яртысын урыс һәм татар телендә китап уку ала.

- Кешеләр китап укуны көтә, чөнки күбесенең башка юл белән мәглүмат алу мөмкинлеге чикле. Кайвакыт алар үзләре дә нәрсә укырга кирәген тәкъдим итә. Хәзер менә Мари-Бернадетт Дюпюиның "Сиротка"сын укыйбыз. Миңа аны тыңлаучылар алып килде. Мәктәптәге кебек, рольләргә, тавышларга бүлеп укыйбыз, - дип сөйли Светлана. Ләкин татар телендә китаплар безгә җитми. Кайдандыр табып, язып алырга туры килә.

- Барысына да бик кызык, хәтта мин татар телендә китап укыганда, татарлар аны урысларга тәрҗемә итәләр,- дип сөйли Гөлшат Данилова.

Аларга барысыннан да үз тыңлаучыларыннан килгән фикерләр кыйммәтрәк. Искәрмәләр һәм рәхмәт сүзләре - барысы да бу эшнең предприятие хезмәткәрләре өчен бик мөһим икәнлеге хакында сөйли.

Светлана Вагизова радионоктаның эшли башлавы шатлыгын тою бәхетенә иреште. Моңа кадәр, әле үткән гасырда, ул цех эчендә кычкырып уку түгәрәкләре алып барган. Хәзер планнарда - ВОС радиосына кушылу, ә әлегә тәнәфесләрдә "Рәсәй радиосы" тапшырулары бара.

Динә Насибуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев