Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга табиб-наркологы Вячеслав Голубев тәмәке тартуның зыяны турында сөйләде

31 май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен тәмәке 7 миллионга якын үлем очрагына китерә. Әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә, 2030 елга ел саен үлү очракларының саны 8 миллионнан артып китәргә мөмкин.
— Никотин кергән тәмәке эшләнмәләре психоактив матдәләр булып тора, даими кулланганда, алар нык бәйлелек китереп чыгара ала. Башта психик бәйлелек формалаша, ул янә тәмәкене тартып карау теләге белән барлыкка килә, аннары инде физик бәйлелек кушыла, — дип сөйли табиб-нарколог Вячеслав Голубев.
Билгеләп үткәнчә, тәмәке төтенендә бөтен кешегә мәгълүм булган никотин бар. Никотин организмда тупланып, аны әкренләп җимерә. Аннан тыш, тәмәке төтене составында сумала, радиоактив полоний, мышьяк, кургаш, висмут, аммиак һәм башка агулы матдәләр катнашмасы бар. Тәмәке тартканда аннан 4 меңнән артык куркыныч химик матдә бүленеп чыга, аның 40тан артыгы кеше организмы өчен аеруча куркыныч.
Америка галимнәре, әгәр дә кеше көненә бер кап тәмәке тартса, бер ел эчендә 200 рентген нурланышы уза, дип саный. Чагыштыру өчен, кешеләр елына 1 тапкыр флюорография үтә. 
— Дөнья статистикасы буенча малайлар 9-10 яшьтә, кызлар 11-12 яшьтә тәмәкене татып карый. Иммунитет, бу яшьтә, әле ахырына кадәр формалашмаган, шуңа күрә барлык органнар, шулай ук баш мие дә зыян күрә. Мондый балаларның өлгереше кими, хәтере начарлана, алар тынгысыз була, ешрак авырый, — ди табиб-нарколог Вячеслав Голубев.
Тәмәкенең кеше организмына йогынтысы:
- кан белән тәэмин ителеш кыенлашканга, күз күреме начарлана. Тәмәкене озак тартудан, катаракта барлыкка килергә мөмкин, ә бу исә сукыраюга китерә;
-авыз куышлыгы органнары өчен тәмәке тартуның иң җитди нәтиҗәсе — ул ирен, тел, тамак, бугаз һәм үңәч яман шеше куркынычы. Тамакта яман шешнең 93 проценттан артыгы тәмәке тартуга бәйле;
- тәмәке тарту баласызлыкка китерергә мөмкин;
- тәмәке тарту югары артериаль басымга, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта;
- ашказаны җәрәхәтен барлыкка китерә, шулай ук яман шеш барлыкка килү куркынычы арта;
- тартучылар арасында үпкә яман шеше, бронхиаль астма, эмфизема, пневмония барлыкка килү очрагы күбрәк күзәтелә;
- тәмәке тарту аркасында кешенең тән тиресенә, гәүдәсенә дә зыян килә. Тән тиресе тиз картая, җыерчыклар барлыкка килә.
- сигаретларда булган никотин, көчле мавыгу һәм баш мие функциясен бозуга китерә һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев