Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга таксиенда гарәп әкияте

Туган Египетын, гаиләсен, эшен ташлап, Алабугага килеп урнашырга бары тик ахмак яки гашыйк кеше генә сәләтледер...

Алабугада пассажир ташучы таксистлар арасында үз клиентлары белән эчкерсез һәм күңелле әңгәмә кора алучылар бик сирәк очрый. Күпләре - үтә дә арыган яки артык җитди кешеләр.

Менә көннәрдән беркөнне миңа Әхмәт әл Шазли машинасына утырырга туры килде. Урыс телен инглиз теле белән катыштырып, әйтәсе килгән кайбер сүзләрен кул хәрәкәтләре белән аңлатып, киң сөйкемле елмаюы белән үзенә җәлеп итеп, тәгәрмәчләрнең бер көйгә ипле генә келтерәве тавышы астында таксист кызыклы гына әңгәмә башлады. Салонда гаять рәхәт бер мохит: әйтерсең, син таныш Алабуга урамнары буйлап түгел, әйтик, Кызыл диңгез яры буйлап отельгә барасың... Ике ел элек Әхмәт нәкъ шундый эш белән шөгыльләнгән. Таксида шофер булып эшләгәндә алабугалы Зарина белән танышкан да. Бик тә матур һәм акыллы Зарина аның белән кунакханәдән пляжга берничә тапкыр баруда Әхмәтне гашыйк итеп тә куйган (аралашу, әлбәттә, инглиз телендә барган).

Заринаның Египетта каникуллары тәмамланыр алдыннан Әхмәт озатып калыр һәм саубуллашыр өчен кунакханә ишеге төбендә аны көтеп төн уздырган. Аннан соң Интернет аша озакка сузылган хат язышулар дәвам иткән. Әхмәт урыс телен өйрәнгән. Күпмедер вакыттан соң, ниһаять, ул сөйгәне артыннан чит илгә юл тоткан.

Алар туйны Алабуга ЗАГСында билгеләп үтә. Әхмәт нинди дә булса эшкә (машина йөртүче булса да ярап тора) урнашу максатыннан бик озак документлар артыннан йөри. Ә ул үзе югары уку йорты дипломы буенча коммерсант). Алабугага килгәч, мондагы милли ризыкларны әзерләргә өйрәнә, ә кунакларын гарәп ашлары белән сыйлый.

Әмма гаилә тормышы кайчак син дигәнчә генә бармый шул. Тормыш мәшәкатьләре аркасындамы, һәркайсының үз менталитеты гаеплеме, араларында еш кына бәхәсләр туып, алар аерылышырга гариза бирә.

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, рәсми аерылышу аларны тагын да ныграк якынайта: без аның белән ун минут сөйләшеп торган арада алар өч тапкыр хәбәрләшеп алды. Әхмәт Заринадан нинди дә булса сүз яки җөмләне ничек дөрес әйтергә кирәклеген сорап куйса, Зарина аның нәрсә белән шөгыльләнүен, кайчан очрашачакларын төпченде.

Туган җир һәркемне үзенә тарта шул инде. Сөйләшү барышында Әхмәт зурдан-зур Каһирәне чиста диңгез суларын бик сагынуын җиткерде. Шул ук вакытта ул Алабуганы үз итүен, бу шәһәр өчен нәрсә дә булса эшлисе килүен әйтте. Тик монда халык еш эчә дип зарланды ул. Әхмәт 30 яшькә җитүенә карамастан, безнең шәһәргә килгәнче хәмерне татып та карамаган булган. Кешеләр монда, үзләре яхшы, киң күңелле булсалар да, ни сәбәпледер һәрвакыт җитди, төмсә, сирәк елмаялар, ди ул аптырап.

Гарәп егете белән алабугалы Зарина арасындагы бу мәхәббәт тарихы озак вакыт баштан чыкмый йөрде. Безнең арада да мәхәббәт хакына илен, эшен, туган төбәген ташлап китүчеләр бардыр әле бәлки?

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев