Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга– Татарстанның йөзек кашы

Республикабызның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанда гына түгел, Русиядә гаҗәеп үзенчәлекле торак пунктлардан саналган Алабуга каласы урнашкан.

Аны икенче төрле итеп ачык һавадагы музей-шәһәр дип тә атыйлар. Ул 1000 еллык тарихы белән бүгенге заман казанышларын бердәй һәм бербөтен итеп үз эченә сыйдырган. Борынгы архитектура казанышлары саналган, төзелеше ягыннан уникаль булган сәүдәгәр йортлары һәм заманча пыяла-бетон биналар; кояш нурларында алтын тәреләрен ялтыраткан чиркәүләр вә көмеш айларын горур рәвештә күккә чөйгән мәгърур мәчетләр; яшеллеккә чумып вакытның үзен эчендә оеткан Александр паркы вә башка бик күп сквер һәм аллеялар; кала тирәли ярым боҗра булып яткан асфальт юл тасмасы буйлап тәүлек әйләнәсе тыз-быз чабышкан машиналар ташкынына контраст булып балкып торган Боз сарае һәм аның янәшәсендәге хәтфә чирәмле стадионы; таудан аста, дулкыннарын ялкау гына, гәрәбә комлы ярга кагып, суларын бөек Әтилгә агызган борынгы Чулман һәм шуларның һәммәсенә шаһит булып биек яр өстендә ун гасыр элек төзелгән, инде хәзер хәрәбәләре генә калган Алабуга (Ак мәчет) шәһәрлеге һәм анда тарихи гаделлеккә нисбәтле калкып чыккан болгар әмире Ибраһим бин Мөхәммәткә атлы һәйкәл - боларның барысын үз эченә алган Алабуга.

Алабуга районында дистәләрчә милләт кешесе яши. Шуларның күпчелеге урыслар һәм татарлар, чуашлар - 1,3, башка милләтләргә 5,1 процент туры килә.

Алабуга үзенең эре сәнәгать предприятиеләре һәм "Алабуга" махсус икътисадый зонасы белән чын-чынлап горурлана ала. Ул Русиядә әйдәп баручы зона буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты нәкъ менә "Алабуга"га туры килә.

- Без беренчеләрдән булып эш башладык. Ул чакта Русиядә икътисадый зоналар булдыру турында сүз чыкканы да юк иде әле, ә без Алабуга районы территориясендә ирекле икътисадый зона төзедек,- дип ассызыклаган иде республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин икътисадый зонада 2012 елның май аенда булып узган киңәшмәләрнең берсендә. Бүгенге көндә МИЗда 30лап резидент теркәлгән. Бүген зонада "Белая дача" компаниясен ачу тантанасы була.

"Прикамнефть" нефть һәм газ табу идарәсе оешу шәһәр елъязмасына өр-яңа сәхифә булып кергәнлектән, һәм нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә каланың яңа үсеш этабы башланганга күрә моңа аерым тукталу кирәктер. Сугыш алды елларында ук Кама буе җирләрендә башланып киткән нефть эзләү эшләре, ниһаять, 1954 елда беренче нәтиҗәләрен бирә: ошбу елда Сәнтәк авылы тирәсендә (элеккеге Бондюг районы) 15 нче скважина бораулана башлый һәм 1958 елның сентябрендә "кара алтын" фонтаны атарга керешә. Аны беренче ачучылардан булып мастер В.Землянухин санала, ни кызганыч, соңрак авария нәтиҗәләрен бетергәндә ул фаҗигале һәлак була. 1961 елда Татарстанда алтынчы булып "Прикамнефть" идарәсе ачыла. Ә бу - шәһәр һәм республика казнасына салымнардан шактый зур суммада акча керә дигән сүз. Алабуга нефтьчеләре республиканың, Русиянең күп кенә регионнарында һәм хәтта кайбер ерак чит илләрдә нефть чыгара. Нефтьчеләр шәһәр-район тормышында актив катнашалар, төрле чаралар үткәргәндә матди ярдәм күрсәтәләр.

Алабуга тарихында КамТЗ трактор заводын төзи башлау аерым бер урын алып тора. Алабугада завод төзелеше белән бергә шәһәр дә үсә, матурлана бара, яңа микрорайоннар, мәктәп һәм балалар бакчалары, җәмәгать туклануы учреждениеләре калкып чыга. Дөрес, эшләр начар бара, завод җитештерү юнәлешен үзгәртергә, заманга яраклашырга мәҗбүр була. Бүген анда "Беларусь" тракторлары һәм нефтьчеләр, көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр, юлчылар өчен махсус техника җитештерелә.

Каладагы ит-консерв комбинаты, "Алабуга сөте" заводы шәһәрне генә түгел, бәлки күрше-тирә кала һәм районнарны үзе җитештергән продукция белән тәэмин итеп тора.

Алабуга районы 1930 елда оеша. Алабуга районының аграр секторы - мөһим тармакларның берсе. Бүген анда 11 хуҗалык эшчәнлек алып бара, шуларның 6сы агрофирмалар. Боларга өстәп 23 крестьян-фермер хуҗалыкларының теркәлгәнен әйтергә кирәк. Районда нигездә игенчелек, терлекчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгы тармагында төп керем чыганыгы булып терлекчелек санала. Шуңа күрә район хуҗалыкларында игенчелек белән бергә терлек азыгы үстерүгә зур игътибар бирелә.

80 меңнән артык халкы булган шәһәр һәм районда халыкка өч дәүләти медицина учреждениесе хезмәт күрсәтә.

Алабуга районында 33 белем бирү учреждениесе, 43 мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе бар. Шәһәрдә дүрт урта махсус белем һәм дүрт югары уку йорты эшли. Алар арасында 100 елдан артык тарихы булган Алабуга институтына (КФУ филиалы) әтрафлырак тукталып китү зыянга булмастыр.

Ошбу уку йорты 1903 елда кызлар өчен епархиаль училище буларак бай сәүдәгәр хатын - Глафира Стахеева акчасына ачыла. Вятка губернасы инженеры, бер дигән рәссам һәм архитектор И.Чарушин проекты буенча Барокко стилендә төзелгән әлеге гаҗәеп бина әле һаман да үзенең кабатланмас матурлыгы һәм чыдамлыгы белән бик күпләрне таң калдыра. Революциядән соңгы елларда ул шактый вакытлар педагогия училищесы булып кадрлар әзерләсә, соңрак аны институт статусына күтәреп, югары белемле мөгаллимнәр әзерләп чыгардылар. Алабугада янә А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты филиалы, социаль белем академиясе һәм социаль-гуманитар белгечлекләр буенча институт бар.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы шәһәр-райондагы гына түгел, бәлки республикада үткәрелә торган барлык мәдәни чараларда катнашып, үз талантлары белән сөендерә. Төрле конкурс һәм фестивальләрдә алар гел алдынгы урыннарны алып килә һәм Алабуга данын еракларга яңгырата.

1995 елда Алабуга, тарихи кала буларак, Русиянең кече һәм уртача зурлыктагы калаларын саклау, яңарту, торгызу буенча федераль программага кертелгәннән соң, күп кенә үзгәрешләр кичерде. Борынгы Акмәчет хәрәбәләре һәм каланың йөзек кашы - символикасы булган һәм бердәнбер сакланып калган крепость башнясы ипкә китерелде, 19-20 нче гасыр башына караган күп кенә бина-корылмалар сипләнде-яңартылды; заманында Алабугада яшәгән яисә анда булып киткән күренекле затларга һәйкәлләр һәм мемориаль комплекслар торгызылды (кызганыч, татарның күренекле шәхесләре ни өчендер һаман күләгәдә кала килә); яңа технологияләргә нигезләнгән бик күп заманча биналар калкып чыкты. Һәм, әйтергә кирәк, Алабуганы илкүләм һәм хәтта дөньякүләм таныткан әһәмиятле вакыйга - 2007 елның августында каланың 1000 еллык юбилее билгеләп үтелде.

2006 елның 8 августында Алабуга муниципаль районының яңа гербы булдырылды, аның нигезе итеп башлыча 1781 елда Екатерина II галиҗанәпләре указы белән эшләнгән герб алынды. Алабуга муниципаль район Советының 2007 ел, 29 март карары белән муниципаль район флагы да эшләнде. Бу чорда районны Илшат Гафуров җитәкләде, ул хакимият башында 12 ел торды, Алабуганы үрнәк шәһәрләр рәтенә кую өчен күп эш башкарды.

Алабуга шәһәре һәм районы бүгенге көндә дә киләчәккә ышаныч һәм өмет белән карый. Аның тырыш һәм уңган халкы алларына куйган максатларына ирешү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләр дип ышанасы килә.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев