Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга таңы

Алабуга яңа елга керә...

Алабуга яңа елга керә,

Бәйрәмчә бизәлгән йортлары,

Безне котлап күзләрен кысалар

Яр Чаллының төнге утлары.

 

Офык чите алсуланып тора

Шишкин урамында таң ата,

Ылыс исе аңкый һәр тарафта

Сулап туймас һава бу якта.

 

Ботакларда әнә тиеннәре

Уйнаклашып таган атына,

Шаклар катып аю малайлары

Гаҗәсенеп тора барсына.

 

Алабуга таңы башкачарак,

Белми аны күзе күрмәгән,

Наратларның исен каян белсен

Шишкин урманында йөрмәгән.

 

Алабуга ак күлмәген кигән,          

Җем-җем итә тәңкә карлары,

Яңа елның тәүге таңы бүген –

Без көтәбез аннан яңаны.

 

Кешеләрең берсен-берсе котлап,

Кул кысышып сәлам бирәләр.

Килеп чык син безгә яңа елда,

Үкенмәсләр монда килгәннәр.

 

Үткәнебез еллар төпкелендә

Китеп бара бездән еракка,

Күк читендә ак бәхетләр теләп,

Яңа елның тәүге таңы ата.

 

Күтәриек әйдә бокалларны,

Кан-кардәшләр, туган-тумача,

Безнең хыял офык читләрендә

Йолдызларга барып тоташа.

 

Миңнур Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев