Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга Тукайлы шәһәр булырмы?

Алабугада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куярга планлаштыралар. Ул беренче мәктәп каршында урнашачак.

Узган елда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу Татарстанда һәм Башкортстанда, Русия Федерациясенең бик күп төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә дә киң билгеләп үтелде. Юбилей чаралары вакытында Казанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Уральскида, Әнкарада бөек шагыйрьгә һәйкәлләр ачылды. Күрше Яр Чаллыда да Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы үтте (рәсемдә). Рабит Батулланың "Тукай - ул шәм: ерагайган саен, аның яктысы көчәя генә", - дигән сүзләрен дә вакыт үткәч кенә тулы мәгънәсендә аңлый башлыйсың.

Шәһәрдә Тукайга һәйкәл кую турында сүз күптәннән йөри. Татар иҗтимагый үзәге дә әлеге фикерне куәтләп берничә тапкыр шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп карады. Менә, ниһаять, бездә дә әлеге адымга өлгереп-пешеп җиттеләр, ахрысы. Ишетүемчә, беренче мәктәп янында инде мәйданны киртәләп тә куйганнар.

Алабугалылар 90 нчы елларда анда үткәрелгән татар уеннарын, "пятачоклар"ны әле дә булса хәтерлидер. Минем дә студент чагында баргалаган булды анда. Кышларын тирә-юньдә яшәүчеләр өчен монда чыршы куела, бала-чагага чана шуу өчен тау ясала иде.

Интернеттагы социаль челтәрләрдә бу тема соңгы арада куерганнан-куерды. Берәүләр Тукай һәйкәлен кую фикерен яклап чыкты, икенчеләре исә капма-каршы фикер әйтте. Халык арасында йөргән имеш-мимешләргә шәһәр архитекторы Ренат Хашимов нокта куйды. Ул Тукай һәйкәле, аның урыны, һәм ниятләнгән эшләр турында сөйләде:

- Һәйкәл өчен урын очраклы гына сайланмады. Беренчедән, мәктәп алдындагы мәйданны инде күптәннән төзекләндерергә кирәк иде. Икенчедән, монда һәйкәл бар яктан да яхшы күренеп торачак. Эшләрне этаплап алып барырга уйлыйбыз. Быел территория төзекләндереләчәк. Биредә утыргычлар, фонарь, чүп савытлары куелачак, җиргә түшәлгән плитә брусчаткага алыштырылачак. Һәйкәлнең макеты әзер. Аны ясау өчен без Мәскәүдән скульптор чакырдык. Проект спонсорлар акчасына финансланачак, - диде шәһәрнең баш архитекторы.

Бар да яхшы булыр иде. Тик менә һәйкәлне Татарстанда ясарлык сынчылар юк микәнни дигән сорау туа. Күрше тавыгы күркә булып күренә, ди татар халкы. Бу юлы да ерактан килгән, һәм шуңа күрә кыйммәткәрәк төшкән һәйкәл проект җитәкчеләренә кадерлерәк булып тоеладыр, күрәсең.

Һәйкәл кую фикерен өлкән буын, татар җәмәгатьчелеге ничек кабул итә? Бу турыда без татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов белән сөйләштек.

- Әлбәттә, без Тукай һәйкәлен кую фикерен куәтлибез. Бу - Алабугада татарларга багышланган беренче һәйкәл булачак. Аны бар яктан да күренеп торырлык итеп урнаштырырга кирәк. Һәйкәл янындагы мәйданда традицион Тукай укуларын үткәрә алачакбыз. Баштарак Тукай һәйкәлен 1 нче гимназия яки Шишкин буалары җирлегендә кую ниятләнгән иде. Гимназия янында аны халык күрмәячәк, ә Шишкин буаларында кую фикере исә бөтенләй дөрес түгел. Безнең шәһәрдә иҗади интеллигенция, шул исәптән Тукай иҗатын хөрмәт итүчеләр аз түгел. Әлеге фикерне беренче булып шәһәрнең инициатив төркеме тәкъдим итте. Биредә әдәби очрашулар, төрле мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин булачак, - диде ул.

Ниятләр, һәрвакыттагыча изге. Бары тик вәгъдә ителгәнне өч ел көтәргә генә туры килмәсен иде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев