Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре МХО сугышчыларына китаплар җыйды

Барлыгы 200дән артык китап тапшырылган.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты сугышчылар өчен китап җыю буенча акция үткәрде. Медицина хезмәткәрләре тапшырган китапларның чираттагы партиясе «Барс» яшьләр үзәгендәге гуманитар ярдәм кабул итү пунктына китерелде. 

Сугышчылар өчен классик һәм заманча авторларның әсәрләре, рус һәм чит ил язучыларының тарихи һәм фәнни-популяр әдәбияты, энциклопедияләр, белешмәләр — барлыгы 200дән артык китап җыелган.

 

Якын арада гуманитар пункттан китапларны госпитальгә җибәрәчәкләр. 

«Мондый акцияләрне без даими рәвештә үткәрәбез. Китап җибәрүдән тыш, без яклаучыларыбызга башка кирәкле әйберләр җыярга ярдәм итәбез, посылкалар туплыйбыз», — дип билгеләп үтте медицина учреждениесенең профсоюз лидеры Румия Резвякова.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев