Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга Үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегендә яңа мөдир эшли башлады

Моңа кадәр педиатрия бүлеген Гөлсинә Гайсина җитәкли.

Кристина Габитова бишенче сыйныфта укыганда, үзенең бер мәктәп иншасында болай дип яза: «Мин балалар йорты директоры булырга хыялланам». Ә тугызынчы сыйныфта укыганда ул инде балалар табибы булачагын төгәл белә.

Шуңа күрә табиб һөнәрен сайлау хыялы белән янган кыз чыгарылыш имтиханында химия һәм биология фәннәрен сайлап ала. 2021 елда Кристина Владимировна табиб-педиатр белгечлеге белән кызыл диплом ала. Ә ике елдан шул ук квалификация буенча ординатураны тәмамлау турында дипломга ия була.

Узган елның июлендә дипломлы яшь белгеч Алабуга үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә эшли башлый. Ә 2024 ел башыннан аңа бу бүлекне җитәкләргә тәкъдим итәләр (хәзерге вакытта Кристина Габитова мөдир вазифаларын башкаручы. — Авт. иск). Моңа кадәр педиатрия бүлеген Гөлсинә Гайсина җитәкли.

— Мин — Казан кызы. Ә ирем (сүз уңаеннан, шулай ук балалар поликлиникасында табиб-фтизиатр) — Алабуганыкы. Ординатурага кергәндә үк миңа Алабуга үзәк район хастаханәсендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин табиб буларак башта стационарда эшләргә теләдем. Менә шулай килеп чыкты да, мин монда, шушы урында. Һәркем, мөдирдән алып санитаркаларга кадәр, мине яхшы кабул итте: ярдәм итәләр, киңәш бирәләр, аңлаталар. Стационарда мин тормыш мәктәбен үтәм: кечкенә пациентларга диагноз куям, аларның үсешен күзәтәм. Безнең бүлек аша бик күп клиник очраклар уза. Монда эшләгән ярты ел эчендә күпне күрергә өлгердем, — дип сөйли Кристина Владимировна.

Табиб әйтүенчә, киеренке эш графигы аны куркытмый. Студент вакытта ук Кристина тормыш иптәше белән Алабуга үзәк хастаханәсенең ковид госпиталендә эшләгән. Башкала студентлары безнең табибларга актив ярдәм иткән. Өстәвенә, Алабугага күченгәнче, яшь белгеч Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм Казандагы беренче шәһәр балалар хастаханәсендә практика узарга өлгергән.

— Конструктив тәнкыйтькә мин уңай карыйм. Эшләгәндә дә, укуымны дәвам итәм, эшчәнлегемә кагылышлы яңалыкларны үзләштерәм. Миңа белем бирүче, тәҗрибә уртаклашучы укытучыларыма һәм остазларыма бик рәхмәтле. Мин бу һөнәргә аңлы рәвештә килдем һәм нәкъ менә үз белгечлегем буенча эшләргә телим, — ди Кристина Габитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев