Алабуга волонтерлары мәдәни мирас объектларын саклауга булыша
Мондый объектларның күбесе шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан.
Район башлыгы кушуы буенча иреклеләр отряды тупланган, алар мәдәни мирас корылмасы дип танылган биналарны күзәтеп торачак. Мондый объектларның күбесе шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан.
Шәһәр җитәкчелеге иреклеләр алдына нинди бурычлар куйган? Бу хакта активистлар төркеменең кураторы Роман Епанешников сөйләде.
— Район башлыгы катнашында киңәшмәләрнең берсендә мәдәни мирас корылмалары мәсьәләсе кузгатылды. Безнең шәһәрдә аларның саны 184, шуларның 106сы — төбәк күләмендә әһәмиятле. Безгә унбер иреклене беркеттеләр. Алабуга — бай тарихлы шәһәр, бу биналарның барысының да үз тарихы бар. Кызганыч, алар бүген бик таушалган хәлдә. Кайберләре ябылган, шуңа да анда теләсә кем урнашмасынга, тикшереп торырга кирәк. Бу урыннарда дежур тору даими булачак. Иреклеләр көн саен әлеге корылмаларның тышкы күренешен күзәтәчәк. Яңадан җимерелгән урыннарын фотога төшерәчәкләр, фотосурәтләрне без башкарма комитетка тапшырачакбыз. Тарихи биналарны без активистлар арасында бүлештек. Мин үзем ике объектны карап торачакмын, — ди Роман Епанешников.
Иреклеләр отрядына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга политехник көллияте, шәһәрдәге медицина училищесы волонтерлары керде. Шулай ук яшүсмерләр клубында эшләүче мөгаллимнәр дә безгә кушылды.
Иреклеләр отряды хәзер түбәндәге адреслар буенча урнашкан тарихи биналарны тикшереп торачак:
— Нефтьчеләр проспекты, 155-157 (торак комплексы — торак йортлар, флигельләр);
— Кече Покров урамы, 40 (рухани уку йорты бинасы);
— Олы Покров урамы, 47 (торак йорт);
— Спас урамы, 26 (земство ир-ат училищесы каршындагы торак йорт);
— Татарстанның 10 еллыгы урамы, 9 (банк һәм сәүдә хезмәткәрләре клубының бинасы);
— Тойма урамы, 9 (шәһәр училищесы бинасы);
— Тойма урамы, 10-12 (кибетле сәүдәгәр утары);
— Яр буе урамы, 8 (иминиятләштерү җәмгыяте хезмәткәре Тарасов йорты);
— Казан урамы, 45-47 (мещан Новиков утары);
— Казан урамы, 4 (балалар приюты комплексы).
Хәбәрчебез әлеге урыннарның берсендә Роман белән бергә булып кайтты — бу Нефтьчеләр проспектындагы 157нче йорт. Бина ярымҗимерек хәлдә, пыялалары юк, тәрәзәләренә такта кагылган, түбәсе җимерелгән. Тыш яктан бинаның борынгы элементлары — почта тармасы, йөзлекләрнең бер өлеше сакланган.
— Элек ничек матур эшләгәннәр. Мөмкин булган кадәр моны сакларга кирәк. Миңа тагын бер бина беркетелгән — бу Спас урамындагы 26нчы йорт. Бик матур ике катлы бина. Кызганыч, мондый биналар җимерелә бара, — дип уфтана Роман Епанешников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев