Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга волонтерлары хәрбинең өендә идәнне яңартты

Волонтерлар әледән-әле Алабуга шәһәренең хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм күрсәтеп тора.

«Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников һәм Алабуга политехник көллияте волонтерлары МХО катнашучысына идән өслеген яңартырга ярдәм итте.

Иске өслек күптән ярамаслык хәлгә килгән. Бүлмә уртасында — таушалган ковролин, аны өй хуҗасы матурлык өчен түгел, ә сәламәтлеген кайгырту нисбәтеннән алмаштырырга тели.

— Ковролин тузанны күп җыя, ә ул минем өчен зыянлы, чөнки күзләремә ике операция булды, — дип сөйләде 65 яшендә Ватанны сакларга киткән МХО катнашучысы.

Сугышчы гыйнвардан мартка кадәр МХО зонасында була, ә аннан соң аягы җәрәхәтләнеп, госпитальгә эвакуацияләнә, анда ул ике ай ярым дәвалана. Хәрби-табиб комиссиясен үткәч, янә сугышка китә.

— Август-сентябрь айларында мин әле МХО урынында идем. Ләкин Үзәк хәрби округ командующие боерыгы буенча отставкага җибәрделәр, — дип уртаклаша ул.

Өлкән яшьтә булу сәбәпле, аңа повестка килмәгән. Мобилизация вакытында ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә.

— 65 яшемне тутырсам да, эш табылды. Анда ул һәркемгә җитәрлек. Мин взвод командиры идем — оборона тоттык, — дип сөйләде сугышчы.

Ләкин өйдә дә аны шактый эшләр көтә. Кайтуга ук, йорт-җирен тәртипкә китерә башлый ул. Идәнгә дә тотына. Кирәкле материаллар — такталар һәм линолеумны хуҗа үзе сатып алса, эшен башкаруда Роман Епанешников җитәкчелегендә Алабуга политехник көллиятенең яшь гвардиячеләре ярдәм итә.

— Әлеге сугышчы белән без МХО башында ук, Казанда таныштык, ул анда башка хәрби хезмәткәрләр белән өйрәнүләр узганда, без гуманитар ярдәм алып килгән идек. Әлеге ярдәм ул чагында безнең якташларга бик кирәк булды, — дип уртаклашты Роман.

Волонтерлар әледән-әле Алабуга шәһәренең хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм күрсәтеп тора. Бигрәк тә җәй көне эш күп булган.

— Бакча, хуҗалык эшләрендә булыштык. Боларның барысына да волонтерлар җәлеп ителә. Һәр эштә Алабуга политехника көллиятенең яшь гвардиячеләре актив катнаша. Директорыбыз Светлана Соколовага зур рәхмәт. Ул һәрвакыт безне хуплый, һәм үзе дә мобилизацияләнгәннәрнең кураторы булып тора, — дип билгеләп үтте Роман.

Волонтерлар ирешкәннәрендә тукталырга җыенмый. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бик күп.

— Кечкенә балалары белән ялгыз калган хатын-кызлар бар, янәшәдә ярдәм итәрлек кешеләре юк. Шуңа күрә без Алабугада мондый эшне дәвам итәчәкбез, — диде Роман Епанешников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев