Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган 

Бу хакта баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин сөйләде. 

Алабуга үзәк район хастаханәсе үткән елда ничек җиһазланган, бу хакта баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин сөйләде. 

Узган елда Алабуга үзәк район хастаханәсенә кайтарылган иң кыйммәтле аппаратура «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү» илкүләм проекты буенча алынган. 

− Кан тамырлары үзәзендә 23 миллион сумлык яңа томограф барлыкка килде, амблиокор, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары, функциональ караватлар, күтәргечләр, кислород концентраторлары, велоэргометр. Тернәкләндерү өчен бездә мондый җиһазлар юк иде, − ди ул. 

Хәйриячеләр дә алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртты. «Алабуга» МИЗы колоноскоп өчен терәк бүләк иткән, колоноскопның үзе «Махеев» хәйрия фондыннан бирелгән. Муниципалитет колак, борын, тамак авыруларын тикшерү һәм дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә торган җиһаз һәм ике УЗИ аппараты сатып алган. Шулар бәрабәренә брахиоцефаль тамырларны ультратавыш белән тикшерү үткәрергә, транскраниаль тикшеренүләр һәм транстаракаль эхокардиография ясарга була. 

− Соңгы ике елда Алабуга үзәк район хастаханәсенә Сәламәтлекне саклау министрлыгыннан да, муниципалитеттан да, хәйриячеләр тарафыннан да җитди кертемнәр булды. Моның өчен аларга рәхмәт, − ди Азат Гайсин. 

Җиһазлар кайтару быел да дәвам итәчәк. Үзәк район хастаханәсендә корсак куышлыгы һәм кан тамырларын дәвалаганда хирургия максатларында куллану өчен ике эндоскопия терәге барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, операцияләрне кечкенә кисемнәр аша ясарга мөмкин булачак, бу исә операциядән соң тернәкләнүгә яхшы тәэсир итәчәк. 

«Татнефть» хәйрия фонды грантын оту аркасында, балалар сырхауханәсенең фасадын да тәртипкә китерәчәкләр, ул төзекләндереп, җылытылачак. 

Откан грантларның гомуми кыйммәте 36 миллион сум тәшкил итә. 

Фотода дәвалау-физкультура комплексы инструкторы Константин Секретарев пациентларны тернәкләндерү өчен җиһаз турында сөйли. 

Фото: Алабуга Үзәк хастаханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев