Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга үзәк хастаханәсендә булачак әниләрне бәби табарга башка шәһәрләргә җибәрү сәбәбен атадылар

Бер елдан артык инде безнең бала тудыру йорты ковид госпитале статусында эшли.

− Бу тиешле чара булды. Авырлы хатын-кызлар ана һәм бала имин булсынга, сәламәтлек торышына карап, тиешле маршрут буенча җибәрелә.

Беренче дәрәҗә — Түбән Камадагы перинаталь үзәге һәм Балалар шәһәр хастаханәсе, анда неонатолог, анестезиолог-реаниматолог табиблар тәүлек әйләнәсендә акушер-гинекология ярдәме күрсәтә. Перинаталь үзәктә яңа туган һәм вакытыннан алда туган нарасыйлар бүлеге бар. Икенче дәрәҗә — Яр Чаллыдагы перинаталь үзәк (КДМЦ); өченче дәрәҗә — Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге. 

Авырлы хатыннарны планлы медицина ярдәме күрсәтүгә кайсы дәрәҗәдәге акушерлык стационарына җибәрүне хатын-кызлар консультациясенең акушер-гинекологы билгели. Алабугада туучы балалар, үлүче балалар санына да моның катнашы юк. Һәр перинаталь үзәкнең үз йөкләмәсе. Өстәвенә, алар дарулар белән яхшырак тәэмин ителгән, нинди дә булса тайпылышлар булганда, медицина ярдәме күрсәтелә, − дип аңлатты Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала тудыруга ярдәм итү буенча урынбасары Гөлнара Солтанова. 

Әйтергә кирәк, алабугалы хатын-кызларны бала тапканда бөтенләй ярдәмсез калдырмадылар. Кичекмәс очраклар булганда, мәсәлән, плацента аерыла башлаганда яисә бала тиз туганда, Алабугада да булышалар. Район үзәк хастаханәсендә бер урынлы ургент (кичектермәс) тудыру залы бар. Узган елда анда 17 бала тудыру очрагы теркәлгән. 

− Шундый ашыгыч хәлләрнең берсендә игезәкләр туды. Бу балалар өчен дә, әни кеше өчен дә зур куркыныч иде, әмма безнең табиблар бу бурычны югары дәрәҗәдә үтәде. Сабыйлар тууга, Яр Чаллыдан реанимобиль көтә иде инде, алар шунда күчерелде. Хәзер балалар белән бары да яхшы, − дип сөйләде Гөлнара Рәүф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев