Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга үзәк район хастаханәсе кардиологы: «Бу — тормышны коткара торган гамәл»

Ел саен йөрәк авырулы йөздән артык алабугалы Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. 

Алабуга үзәк район хастаханәсе кардиологы, 35 ел хезмәт стажы булган, югары квалификацияле табиб Ринат Мотыйгуллин ни өчен кискен коронар синдром булганда, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә ятудан баш тартырга ярамаганлыгын аңлатты. 

Ринат Әнвәр улы эшләгән елларда шундый очраклар булгалаган, «ашыгыч ярдәм» машинасында китерелгән авыруны кискен миокард инфаркты, инфаркт алды халәтендә (кискен коронар синдром) Яр Чаллыга барырга күндерергә туры килгән. Еш кына авырулар туган шәһәрләрендә дәвалауны сорый, алар анда, төбәк үзәгендә, гомерләрен саклап калу мөмкинлекләрен күзалламый. 

«БСМПның ангиография үзәгендә безнең төбәктә иң заманча кичекмәс кардиология ярдәме күрсәтелә. ТР Сәламәтлекне саклау үзәге боерыгы буенча, бу үзәккә Алабугадан ККС диагнозлы авырулар җибәрелә. Инфаркт булганда, инфаркт алды халәтендәге пациентны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып баралар, бик тиз арада тикшерәләр һәм дәвалыйлар», — дип хәбәр итте табиб. 

Ринат Әнвәр улы билгеләп үткәнчә, кискен очракларда бу кеше тормышын саклап кала торган гамәл, аннан баш тартырга ярамый. Йөрәк кан тамырында оешкан канны эшләтеп җибәрү буенча кичекмәстән дәвалау күкрәк читлеген ачмый гына башкарыла. 

«Бу гамәл коронароангиография дип атала. Аякта яисә кулдагы кан тамыры аша рентген тикшерүе астында махсус катетер йөрәккә якын китерелә һәм коронар (йөрәк) артериясенә кертелә. Рентген астында бөтен кан тамырлары да ачык күренә. Тромблы (тар, кан тыгылган урын) кан тамыры табыла. Анда, катетр ярдәмендә кан агышы торгызыла. Аеруча катлаулы очракларда, алга таба стент куела һәм йөрәккә операция ясала», — дип аңлатты кардиолог.

Әйтергә кирәк, Татарстанның сәламәтлекне саклау системасы үсеше буенча, Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастахәнәсе югары технологияле медицина үзәкләренең берсенә әверелде. Хастаханәдә берничә кардиология бүлеге һәм кардиореанимация бүлеге бар.

Ангиография үзәге кыйммәтле заманча җиһаз белән тәэмин ителгән. Пациентларның тормышын саклап калу өчен, белгечләр бригадасы тәүлек буе дежур тора. 

Ринат Әнвәр улы әйтүенчә, ашыгычларыннан башка, анда планлы операцияләр дә башкаралар. Кичекмәстән ясалганнары да, планлысы да бушлай. 

"Планлы коронарографиягә пациентларны квота буенча җибәрәләр, ул районга бер елга бирелә. Аның кысаларында, ОМС полисы буенча югары технологияле медицина ярдәмен бушлай алып була. Алабуга ҮРХ юлламасын алганнан соң, пациент БСМПның "көтү кәгазе"нә кертелә. Гадәттә, бер-ике ай көтәргә туры килә. Планлы рәвештә дәвалау бәрабәренә, авыруларның авыртулары бетә, тын бетүе югала", — ди Ринат Мотыйгуллин.
Табиб сүзләренә караганда, Алабуга үзәк район хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә зур игътибар бирелә. Биредә пациентлар дәвалана, күп кенә даруларны алар бушлай ала. 

Быел Алабуга үзәк район хастаханәсеннән Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә ашыгыч рәвештә 24 пациент китерелгән (2021 елда — 22 кеше).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев