Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга үзәк район хастаханәсенә 6 миллион сумлык бәягә яңа җиһаз кайтты.

Әлеге яңа җиһазлар җирле бюджет чаралары хисабына сатып алынды.

Муниципалитет тарафыннан район сәламәтлекне саклау үсеше стратегиясе эшләнү аркасында, әлеге яңа җиһазлар җирле бюджет чаралары хисабына сатып алынды. Бактериология лабораториясенә микробиологик куркынычсыз БМБ-II Ламинар-С боксы, клиника-диагностика лаботаториясенә — кан тикшерә торган Mindray автомат биохимия анализаторы кайтарылды.

— Бүген анализаторны көйләп куллануга тапшыру эшләре бара һәм озакламый без анда эшләячәкбез. Яңа биохимия анализаторының җитештерүчәнлеге сәгатенә 480 тикшеренү. Чагыштыру өчен — моңа кадәргеләре бер сәгатькә нибары 240 тикшеренү башкара. Яңа анализаторның өстенлеге шунда, ул тикшерүләр санын арттырырга мөмкинлек бирә, шул исәптән, өлкәннәрне диспансер тикшерүләре, медицина тикшерүләре вакытында да. Шулай ук яңа анализатор башкара торган биохимия тикшерүләренең төрләре күп. Кирәк булганда, без теге яки бу өстәмә биохимия күрсәткечләрен кертеп, лаборатор диагностиканы яхшырта алабыз. Амбулатор һәм стационар пациентларга медицина хезмәтләре күрсәтүдә бу безгә зур булышлык, — ди Алабуга ҮРХнең клиника-диагностика лабораториясе мөдире Миләүшә Мөхәмәдиева.

Яңа җиһазның өстенлеген Алабуга ҮРХнең клиника-диагностика лабораториясе Елена Короленко да бәяләде. Ул бер көнгә канның 200-300 биохимия анализын ясый.

— Элек барысы да кулдан эшләнде. Бүген автомат анализаторлар кайта, алар безнең эшне җиңеләйтеп, камилләштерелә бара. Мин эшли башлаган гына вакыт белән чагыштырсак, хәзер күпкә гадирәк, — ди Елена Юрьевна. 
Ул үзенең хезмәт юлын 1984 елда башлаган. Елена Короленконың гомуми хезмәт еллары 38гә җиткән, шуның 22 елын ул туберкулезга каршы диспансерда эшләгән. Ул ябылгач, Алабуга ҮРХнә күчкән, биредә ул 2010 елдан эшли. Елена Юрьевна тумышы белән Үзбәкстаннан. Харьков медицина училищесен тәмамлаган. Алабугага 1987 елда килгән. Аның эш көне иртәнге сигездән башлана. Үз эшен яратып башкара, бөтен күңелен бирә.

— Эшем бик кызыклы, аеруча биохимия ошый. Анализлау барышында авыруларның сәламәтлеге яхшырганын күреп торам — табиблар билгеләгән дәва аларга файдага дигән сүз, — дип өстәде Елена Короленко.

Сүз уңаеннан, клиника-диагностика лабораториясенә якын араларда тагын берничә яңа аппарат — центрифугалар, микроскоплар, кан оешу системасы параметрларын ачыклау өчен аппарат һәм башкалар кайтарылачак. Яңа җиһаз торачак бүлмәне башта төзекләндерәчәкләр, аннары җиһаздан файдаланып булачак. Әйтергә кирәк, район җтитәкчелеге хастаханәгә 2021 елда да сизелерлек булышты. Мисалга, ике УЗИ аппараты сатып алынды һәм ЛОР табибының эш урыны тулысынча җиһазланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев