Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга “Зур этнографик диктант”ка кушылды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 1 ноябрьдә Алабуганың үзәк район китапханәсендә “Зур этнографик диктант”халыкара мәгърифәтчелек акциясе узды.

Әлеге чара Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә 1 ноябрьдә урындагы вакыт белән 11 сәгатьтә узды. Беренче тапкыр диктантны 2016 елны язганнар, шулай итеп Россиядә әлеге масштаблы акция дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм ул дөньякүләм масштабка ия. Шуңа күрә этнография буенча белемнәрен безнең илдә генә түгел, ә чит илләрдә яшәүче кешеләр дә сынап карый алды. Чараның шартлары буенча теләге булган һәркем катнаша ала һәм яшь буенча чикләүләр дә юк.

Алабугада диктант язуда барлыгы 52ләп кеше катнашты. Биремнәр, тест рәвешендә, 30 сораудан торды: 20 сорау – барысы өчен уртак һәм 10ысы һәр субъект өчен уникаль сораулар. Башкарып чыгуга 45 минут вакыт бирелде. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь йөз балл бирелергә мөмкин. Чарада билгеләп үтүләренчә, диктантта Россиянең 85 төбәге һәм 38 чит ил катнаша.

Нурания Идиятова хәзер лаеклы ялда булуына карамастан, этнографик диктант язарга килгән. Үз вакытында ул Алабуга шәһәренең 8нче мәктәбендә китапханәче булып эшләгән.

– Мәктәпне кырык ел элек тәмамладым. Булган белемнәрне югалтмадым микән, шуңа инанасы килә. Диктантка берничек тә әзерләнмәдем. Аны Халыклар бердәмлеге көненә багышланачак диделәр, димәк ул халыклар турында булачак дип уйлыйм. Танышларым арасында төрле милләт вәкилләре бар: татар, рус, чуаш. Барысы белән дә элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Нурания Әкрам кызы.

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның илдә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүдә зур урын алып торган этнографиягә фән буларак игътибарны арттырачак.

– Мондый диктантлар кирәк, чөнки алар безгә үзебезнең белемнәрне сынап карарга мөмкинлек бирә. Бу чара безнең янда яшәгән халыкларның яшәү рәвешенә, милли ашамлыкларына, киемнәренә, гореф-гадәтләренә һәм башкаларга багышланган булыр дип уйлыйм. Бу өлкәдә белгәннәремне тикшереп карыйсым килә, “4” яки “5”ле билгесе алырмын дип өметләнәм, – дип фикерләре белән уртаклашты Алабуга медицина училищесының 1 курс студенты Регина Минһаҗева.

Биремнәрнең дөрес җаваплары һәм еш очрый торган хаталарның аңлатмасы Зур этнографик диктант сайтында 2019 елның 10 ноябрендә эленәчәк, ә шәхси нәтиҗәләр – 2019 елның 12 декабрендә – Россия Конституциясе көнендә билгеле булачак.

Искәртеп үтик, узган ел Россия һәм чит илләрдә оештырылган 4567 мәйданчыкта 392 мең кеше диктант язган. Татарстан Республикасында акцияне якынча 5 мең катнашучы хуплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев