Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада 2020 елның беренче пары

11 гыйнварда Алабуга муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә быел беренче никах теркәү тантанасы узды.

Оксана һәм Илназ Низамовлар бу елның беренче өйләнешүчеләре булды. Алар өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч иде, чөнки бу аларның гаиләсенең туган көне. Мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп яшьләр балдаклар белән алмашты. Яшь парларны котларга туганнары һәм якыннары килгән иде. Гаилә башлыгы белдергәнчә, никахлашу датасын алар махсус сайламаган, очраклы гына килеп чыккан.

Сүз уңаеннан, 2020 ел Татарстан Республикасы өчен юбилей елы – ТАССР төзелүгә 100 ел. Шуңа күрә ТАССР юбилеена багышланган Истәлек билгесен тапшыру тантаналы рәвештә теркәлүнең әһәмиятле мизгеле булды. Аны яшь парларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова тапшырды.

– Бүген без сезнең белән яңа гаилә туу шаһиты булдык. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән сезне әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйм! Сезгә мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүегезне телим, – дип котлады Низамовлар гаиләсен Галина Калашникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев